Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Бомба

Ә ул, исәр, машинадан түгел, Атом бомбасыннан курка иде.

Ул курыкты атом бомбасыннан...

Хәтта ялгыш искә төшерү дә

Аның өчен шомлы булды сыман.

Ә бер көнне, шулай иртә белән,

Ул ашыгып эшкә бара иде,

Ашлык төягән зур йөк машинасы

Юл чатында аны таптап китте.

Ә ул, исәр, машинадан түгел,

Атом бомбасыннан курка иде.

 

Ә с к ә р Додуев

Балкарчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.

 

"КУ" 11,2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев