Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Бәхеткә юл

Озын булган саен бәхеткә юл Кыскарганнан бара кыскара.

Күзләреңнең ни дип кычкырганын

Аңлап булмый күреп кылганың.

Ник алдарга – берни файдасы юк:

Хәтеремдә нәни кулларым.

Мин калдырып кабат үз өемне,

Китеп бардым синнән еракка.
Синнән башка язмыш, тозын сибеп,

Камчы белән кыйный ул якта.

Синең белән күргән михнәтләрем

Йөз мәртәбә миндә яңара.

Менә шулай тырышам мин сине

Хәтеремнән сызып ташларга.

Озын булган саен бәхеткә юл

Кыскарганнан бара кыскара.

Әскәр Таукан улы Додуев (1954) – балкар шагыйре, «Мәңге тау» журналының баш мөхәррире. Карачай-Черкес республикасының халык шагыйре.
 


Әскәр  Додуев 

Балкарчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

"КУ" 01, 2022

Фото: архив

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев