Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

"Безнең җан шигырьгә үрелеп терелер..."

Безнең төс, безнең хис – Мәхәббәт күренер!

Бүгенгебез кичәгегә әйләнгәч,

Еллар узгач, без үлгәч,

Читтәге кырлардан эзебез югалыр,

Һәм җаннар һавага йә суга әйләнер,

Тыныбыз тукталгач,

Һәм тормыш оныткач безнең тән барлыгын –

Эрегәч сурәтем…

Хәтердән җуелгач үткәннәр,

Пакь яфрак шикелле талпынып,

Еракта, киң офык артында

Торачак әйтелми калган сүз

Һәм газиз сөелми калган яр…

Җәй үтеп,

Көз җиткән шикелле

Ул көннәр киләчәк…

Вакытның күчәре сытачак,

Изәчәк,

Адреслар, хатларны...

Сүнәчәк шәмнәр дә…

Кулымны изим дә

Өр-яңа хәрефләр тезәм мин.

Гасырлар буена яфраклар коелып,

Бар хисне, уйларны,

Миндәге бар гамьне күмәчәк,

Көл итеп, тузандай сибәчәк…

Шулай да

Йөзәр ел узгач та,

Бу китап битенә кагылыр

Миңа ят Киләчәк,

Укырлар! –

Саргаеп таушалган

Кәгазьнең юлларын

Йә кичен,

Йә көннең уртасы җитәрәк,

Мәңгелек мәхәббәт хакында

Бүгенгем тудырган шигырьне...

Шул мәлдә өрфия шикелле

Безнең җан шигырьгә үрелеп терелер,

Вакытның караңгы катламы астыннан

Безнең төс, безнең хис – Мәхәббәт күренер!

 

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев