Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Бер мизгел бар...

Бер мизгел бар Хыялымны янган уттай ялмаучы.

Бер мизгел бар
Өметләрне өздермичә ялгаучы,
Бер мизгел бар
Хыялымны янган уттай ялмаучы.
Бер мизгел бар
Танытыр ялган һәм хакны,
Бер мизгел бар
Хәтерләткән учакны.
Бер бакча бар –
Гөлләреннән ямь алдым.
Бер бакча бар
Ераклыкта мең адым.
Бер бакча бар –
Мин омтылып торамын.
Бер бакча бар –
Сокланудан армамын.
Бер кеше бар
Җан-күңлемә нур бөркер.
Бер кеше бар
Таң нурыдай сирпелер.
Бер кеше бар
Буйсынмаган миңа да.
Бер кеше бар
Яшәвем бит шуңа да.

 

С А Г Ы Н Ы Ш

М О Х И Т  К Ы З Ы

Казакъчадан Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА тәрҗемәсе

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев