Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

БЕР ЧЫНАЯК СУ (хикәя)

Көтмәгәндә, миңа сәер бер йомыш куштылар. Нигә миңа куштылар? Белмим. Кем тарафыннан һәм ниндирәк вакыйга уңаеннан кушылган йомыш булды бу? Монысы да хәтердә калмаган, нигәдер исемә дә төшми. Хәтердә калганы шул – кичке караңгылык төшкәнче пар атка җигелгән иске-москы төялгән арбаны каядыр илтеп җиткерергә тиешмен икән. Һәм вәссәлам!

Улугбәк Хамдам (Улугбәк Абдулвахоб улы Хамдамов) – күренекле үзбәк язучысы, тәрҗемәче, журналист. 1968 елның 24 апрелендә Үзбәкстанның Әндиҗан өлкәсе, Мәрхәмәт районы Юкори Равват авылында туган. Ташкент дәүләт университетының филология факультетында югары белем алган. Әдәби иҗат белән бер үк вакытта үзбәк язучыларының әсәрләрен төрки телләргә һәм төрки телле язучыларның әсәрләрен үзбәкчәгә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.   

 

Көтмәгәндә, миңа сәер бер йомыш куштылар. Нигә миңа куштылар? Белмим. Кем тарафыннан һәм ниндирәк вакыйга уңаеннан кушылган йомыш булды бу? Монысы да хәтердә калмаган, нигәдер исемә дә төшми. Хәтердә калганы шул – кичке караңгылык төшкәнче пар атка җигелгән иске-москы төялгән арбаны каядыр илтеп җиткерергә тиешмен икән. Һәм вәссәлам! Ни өчен караңгылык иңгәнче? Җавабы билгесез иде. Өстәп, тагын шуны да искәрттеләр: «Иң мөһиме: юлда адашып калмаска һәм йөкне вакытында илтеп җиткерү лязим». Шул рәвешле, миңа йөкләнгән вазифа сер йомгагына уралган башваткыч булып чыкты.

Әйе, сәер эш иде бу. Хан заманындагы әлеге арба кемгә кирәк инде? Хәзер машиналарның ниндие генә юк, теләсә кайсына утыр да, җилдер генә. Төялгән йөген әйтер идем инде, нәрсә бу? Йөк өстенә чүпрәк-чапрак капланган һәм ул сүстән ишкән бау белән бәйләп куелган. Бик теләсәм дә, шуннан артыгын сөйли алмам.

Сәфәр ярыйсы гына күңелле башланып китте. Биек күктә яшь тәнемне иркәләп, кояш көлә. Атлар бер көйгә җай гына юыртып баралар. Ара-тирә дилбегә каккалап алам, акыллы хайваннарга тизлек чамасын җуймаска шул җитә. «Йа Ходам, шундый зирәк акыллы итеп яраткансың син атларны! – дип сөйләнеп алдым үзалдыма. – Әйтерсең, бу эшнең бөтен мөһимлеген миннән дә артык аңлап алганнар!»
Җырлыйсы килә башлады, юлда беркем юк, бөтен тавышыма җыр сузып җибәрдем. Көн эссе, болай кычкырып җырлап барсаң, ярты юл үткәнче көч-куәтне исраф итеп бетерермен дип, тавышны басып кына көйләп маташкан булам. Нинди көй искә төшә, шуны мырылдап барам инде. Күңел күтәренке, юл ерак, тирә-якка күз салам, кая бакма иркенлек, җаным куанып туя алмый. Иксез-чиксез офыкка карап алуга, бу манзарага гаҗәпләнеп, дулкынлана башлыйм. Хисләрем ташып, тышка бәреп чыга, беләктә көч, күкрәктә җегәр җитәрлек, тирәюньне яңгыратып кычкырып җибәрәм: «Ууу–лууу–ууг!» Күз ачып йомганчы кайтаваз ишетелә: «Гууу–лууу–ууу–ууу». Кинәт күз алларым караңгыланып китте, челлә үзәге булуга карамастан, маңгаема боздай суык тир бәреп чыкты, тәнем өши башлады. Ниндидер яклау эзләп, якягыма каранам. Бүтән кычкырасым да килми. Күпмедер вакыт тыныч кына барам, әмма бертөрлелек тиз туйдырды. Табигать һәрнәрсәгә битараф тынычлыкта иде.

Ә көн, бөтен дөньяны кочагына сыендырып, торган саен көчен ныгыта тора. Эчем кайный, әкренләп тамак кибүен сизә башладым. Берәр чишмә, кое күренмиме? Каранам да каранам. Бер генә су булырдай җир күзгә чалынмый шул. Кибегү көчәя, инде бу халәт мине гомер буе озата барган сыман тоела. Мең чакрым җир киткән шикелле сизелсә дә, юлга кузгалганга күп вакыт үтмәде. Су эчәсе килү теләге шундый күзаллауга китерә. Ярый, ни булса, шул булыр. Хәзер юк-бар уйларны читкә куып, ничек кенә булса да, су табарга кирәк. Каян гына табасы инде аны? Уйларга кирәк. Бу кибеп-көеп беткән чүлдә коега тап булсаң иде ул, көмеш суын эчеп туеп булмас иде дә бит. Бер чынаяк суга да риза булыр идем әле. Бер чынаяк су...

Мине чолгап алган зәңгәрсу ераклыкка карап алам, ярты көн дә җитмәгән ләбаса. Күк йөзендә ара-тирә ак болытлар күренгәли. Атлар, эссе көнгә игътибар итмәстән, бер җайга гына баруларын дәвам итәләр. Баш өстеннән чыркылдашып ике-өч кош очып китте. Исемә төште, юлга кузгалганнан бирле алар мине озата баралар бит, көтмәгәндә, юлдашларыма әйләнеп куйдылар. Гаҗәп! Шундук тынычланып калдым, алай гына түгел ниндидер күтәренке кәеф барлыкка килде хәтта. Ахыр чиктә, барысы да: шушы юл, биек ком таулары – барханнар, болытлар, һавада очкан кошлар алдыма куелган бурычны үтәп чыгарга булышалар бит! Әлеге уй-хисләрдән күңел очынып китте. Тагын да чүлне яңгыратып кычкырасым килә башлады, әмма эчке курку биләп алды: баягы сыман күңелсез уйлар иркендә кала күрмәгәем...

Әйе, җәй – җәй инде, иртәдән үк кыздыра. Эчәсе килү бөтен барлыгымны биләп алды, күз алдымда галәмәт олы, сап-салкын сулы күлләвекләр хасил була, шул су кочагына ташланып, бер генә мизгел рәхәтләнеп ятасы иде. «Са-гы-м... Ми-ра-аж...» – дип үз алдыма пышылдыйм, кибеп чатнаган иреннәремне ялаштырган булам, җанда шөбһәле уйлар өермәсе кузгала. «Нинди тинтәк мин, – дип, үземне тиргәп алдым. – Бер генә көпшән су алсам да, ничек шәп булыр иде! Челлә көнне юлга чыгасымны белдем ләбаса!» Миңгерәүләнеп калуымны тоеп, котылу чарасын эзләгәндәй, тирә-якка каранам. Атларым да, нидер сизенеп, адымнарын әкренәйттеләр. Инде дилбегә белән каккалап барудан туктадым, бичаракайларым, алар да эсселектән интегәләр, үзләре теләгәнчә генә барсыннар. Ни булса да, булыр инде! Вакыт ипләп кенә алга шуыша, йөк төялгән арба әкрен генә тәгәри, тәгәрмәчләрнең шыгырдаулары тешкә тия. Алга бару торган саен авырлаша. Сүгенергә тотындым: «Тәгәрмәчләрне майлап та маташкан булган идем бит инде! Акчаны җилгә очыру гына булды». Маңгайга бәреп чыккан тирне кулъяулык белән ныклап сөртеп алдым. Мин кайда да, барасы җир кайда! Барган саен офык артка чигенә, барган саен юл ерак тоела. Тәк, тынычлан, адәм баласы! Юлга кузгалыр алдыннан яхшылап аңлатканнар иде: «Әгәр, бер якка да кереп китмичә, шушы туры юлдан гына барсаң, кичке караңгылык иңгән мәлдә барып җитәрсең. Юл үзе сине барасы җиреңә илтеп җиткерер, читкә генә каерма!» Мин моңа ышанган идем. Кояш болай ук кыздырмаса һәм тамагым түзә алмаслык кипмәсә, ышанычым бер генә мыскал да какшамас иде. Эчәсе килү теләге тора-бара бөтен зиһенемне биләп алды. Әйтерсең эчемдә, дөя өркәче шикелле кайнар ком барханы хәрәкәт итә.

Кинәт еракта җәелеп яткан күл күренде. Күзләремә ышанмый торам, бусы да мираж булып чыкмаса иде дигән уйдан йөрәк өзелеп төшәрдәй булды. Чыннан да, бу мин көткән күл булмады. Тик шул арада галәмәт олы бер корылма күземә чалынды. Әлеге бина юл читенә үк салынып куелган кәраван-сарай икән бит. Шатлыгымнан, атларымны ничек туктатканымны да сизми калдым, тиз генә арбадан сикереп төштем һәм шыр ачык капка алдына килеп бастым. Ух, син! Шул мәлдә яңадан туган кебек булдым. Капка төбендә мине алсу иреннәренә елмаю кунаклаган, зур кара күзле, зифа буйлы сылукай каршы алды. Авыз ачып сүз әйтергә өлгермәдем, кыз якында гына челтерәп агып яткан чишмәгә борыла төшеп, ым какты. Аякларым, ирексездән, чишмәгә табан атладылар. Чишмәнең бер ягына, кеше-фәлән алып китмәсен диптер инде, нәзек кенә бауга төрле сурәтләр төшереп бизәлгән бакыр чынаяк элеп куйганнар. Чишмәдән тутырып су алдым да йотлыга-йотлыга эчә башладым. Бер-бер артлы дүрт-биш чынаяк су эчәрмен кебек тоелган иде, бер чынаякны эчеп бетерүгә кибегүем бетеп тә куйды. Бу хәл бик гаҗәпләндерде. Мин, яшермим, нык бәдәнле, буйчан егет, иртәдән бирле тамак кибүдән җәфа чигеп беттем, баксаң, бер чынаяк су эчүгә бөтен интегүләргә нокта куелды. Чынаягы да уймак кадәр генә бит әле аның. Ярый, бу хакта сүзне читкә куеп торыйк. Иң мөһиме, мин кибегүдән котылдым. Күз алларым яктырып китте – бу халәттә су эчүдән дә ләззәтлерәк нәрсә юктыр ул! Инде сәфәрне дәвам итсәм дә була. Салкын, шифалы су белән юынып алгач, рәхәтлек тагын да артты. Һәм шуның белән шул!

Хәзер алга да алга! Инде монда да, башка җирдә дә туктап торырга вакытым юк, каударланмыйча, бер мыскал да читкә тайпылмыйча, юлны дәвам итәргә кирәк! Миңа мөһим бурыч йөкләнде, аны бөтен йөрәгем, җаным белән кабул итеп, үтәп чыгарга тиешмен! Кушылган йомышны шул дәрәҗәдә җаваплы рәвештә кабул итмәсәм, юлга кузгалып та тормас идем. Монда аңлашылмый торган нәрсә юк. Вакытны сузмастан, кесәдән беркадәр акча алып, кызга суздым. Әмма тыйнак кызый, акчага күтәрелеп тә карамады, ишарә белән генә йортка төртеп күрсәтте, янәсе, су өчен шунда кереп түләргә тиешмен икән. Җавап көтмәстән, үзе алдан өй ягына атлады. Ирексездән аның артыннан иярдем. Ай-яй-яй! Кая килеп эләктем мин! Күз явын алырлык ике катлы йорт, зур ишегалды, андагы утыргычларга карлыгачлар сыман бәйрәмчә киенгән кешеләр тезелешеп утырган. Аларның үтә канәгать йөзләренә караш ташлап алгач, күңел түрендә көнләшү хисе барлыкка килде. Әх-ти, әгәр дә бик тә кирәкле йомыш үтәп йөрмәсәм... әх-ти... ике дә уйламый шушында калып, ашап-эчеп, кәеф-сафа кылып ятар идем. Әгәр дә җаваплы бурыч булмаса...

«Кайсы төшкә барып, кемгә акча түләргә?» дигән сорау башыма да килеп өлгермәде: бер почмакта рәт булып, чиратка тезелгән кешеләр төркемен күреп алдым. Вәкарь генә, үз дәрәҗәләрен белеп торалар болар. Йөзләрендә куаныч та сизелми, канәгатьлек чаткысы да чагылмый. «Йа Хода, – дип гаҗәпләнеп, үз-үземә сорау биреп ташладым. – Нинди сәерлек! Бу сүрән чырайларны күргәч, әлеге бинаның сокландыргыч гүзәллеге дә, мондагы халыкның күтәренке кәефләре дә чынлыкка туры килми түгелме соң? Болай, карап торуга, барысы да шат, барысына да рәхәт сыман тоела иде бит әле». Уйларыма чик куеп, почмактагы төркем янына киттем, минемчә, акчаны нәкъ шунда барып түләргә кирәктер инде. Шәраб эчеп йомшаган, истирәхәт кылып утыручы кешеләр яныннан үткән чакта тамак төбенең кибүен сиздем.

Чыннан да акчаны мин уйлаган почмакта түлиләр икән. Чиратка килеп баскач, башка шундый уй килде: бер чынаяк суга акча түләү өчен бу кадәр кыйммәтле вакытны сарыф итәргә кирәк микән? Мин бит кирәкле, мөһим, җаваплы йомыш үтәү юлында! Эшне ашыктырып булмасмы дигән өмет белән, әле бер, әле икенче хезмәтчегә мөрәҗәгать итеп карадым, алар исә кәттә кыяфәтләренә тузан кадәрле дә шик төшмәсен дигәндәй, ярты сүзне дә тыңлап тормастан, ашыгып, галәмәт зур чиратка төртеп күрсәттеләр. Синең ишеләр бетмәс монда, чиратка бас та, көт, янәсе. Шушы эшкә алуларына сөенечтән көязләнеп йөргән бу вак-төяк йомышчылардан нинди дә булса рәхим-шәфкать көтәсе юк иде. Шунда гына чиратта торган кешеләрнең ни өчен бу кадәр дә сүрән йөзле, изелгән кыяфәттә икәнлекләрен аңлап алдым. Тавыш-тынсыз чиратның койрыгына килеп бастым.

Әгәр да мин бер чынаяк су өчен шул кадәрле вакытны исраф итәчәгемне белгән булсам! Кушылган йомышны вакытында үтәп чыга алмау куркынычын тоеп, күпме вөҗдан газабы кичердем монда, күпме бушка көч түктем, күпме газаплы уйлар эчендә бәргәләндем. Боларны белгән булсам, бу йортка таба аяк та атламас идем. Әйтүе генә җиңел. Үзем кебек зар-интизар булып торучыларга сүз кушып карыйм, ләм-мим, эндәшүче юк. «Барысы да авызларына су капкан сыман, әллә телсез-чукраклар җыелганмы монда?» дигән гарьлекле уй үтте башымнан.

Утыртып куелган багана шикелле, селкенергә дә кыенсынып, бер урында тору ялыктырды. Бераз ял итәргә теләп, чүгәләп карыйм, әмма болай да тиз ардыра, оета, кабат аякка басам. Хәзер инде үземнең дә сөйләшәсе килү теләге бетте, бер тамчы көчем калмады. Минем артыма килеп баскан бер адәмнең ниндидер сораулар биреп, башкаларны бу тикторыш халәтеннән чыгарырга омтылыш ясавын күреп, эчтән хәсрәтле генә көлемсерәп торам. Үзем дә телсез һәм чукрак хәзер. Шул ук вакытта, кызыксынып, ишегалдында кәеф-сафа коручыларны һәм чиратта торучыларны күзәтәм. Чиратта торып, ниһаять, акча түләү бәхетенә өлгәшкән кешеләрнең күзләре ялкынга уралып кабына, куанычларыннан нишләргә белмичә, бәйрәм итүчеләргә килеп кушылалар, ә чираттагыларны өметсезлек чолгап алган. Мескен кыяфәт белән, ишегалдын һәм йорт эчен тутырган бәйрәм коручыларны күзәтәм. Әгәр дә алар шушы әкәмәтне үз тиреләрендә татып карамасалар, бу кадәр бәхетле хис итәрләр идеме үзләрен?

Вакыт үтә тора. Арудан башлар әйләнә. Чүгәләп, күзләремне йомдым. Бераз вакыт үтүгә, тамак чатнап кибә башлады. Бик тә таныш нәрсә бу миңа. Йә, Аллам, нәрсә инде бу? Мин бит бая эчкән бер чынаяк су өчен акча түләргә торам, әле түләргә өлгермәдем, тагын кибегүдән интегеп торам. Чираттан чыгып, тагын су эчеп килсәм? Сабыр ит, чишмәдән урап килгәнче, чиратым да юкка чыгачак бит. Мондагы чиратның очы-кырые юк. Шушы чиксезлекне күреп кенә дә, акылдан язарга мөмкин. Бер генә кеше дә чиратын калдырып китәргә теләк белдерми. Тешләремне кысып, чиратта торуымны дәвам итәм. Вакыт коточкыч әкрен үтә, кешеләр чылбыры әле тизрәк, әле әкренләп, алга шуыша. Ара-тирә алда торучыларны ашыктырырга теләп, бераз төрткәләп куйгандай итәм, ул да булмый, әллә кибегүдән, әллә талчыгып, эч пошудан, саташа ук башлыйм, андый мәлдә үземнең кайда, ни өчен торуымны да аңлаудан мәхрүм булам. Артта торучы бичаралар мине дә эткәләп-төрткәләп алалар, алга сөрлегеп, ярты гына адым булса да алгарак үрмәлим. Күпме вакыт үтте? Белмим. Кемдер нык кына иңсәмә төртеп куйды, күзләремне ачсам, кечкенә тәрәзә каршына килеп басканмын. Уфф-ф! Янчыгымнан алдан ук әзерләп куелган акчаны алып, кассирга сузам һәм тизрәк бу тирәдән ераккарак таю ягын карыйм.

Адымнарымны кызулаган саен, үземнең коточкыч аруымны тоям, тәмам хәлсезләнгәнмен, җеп өзәр җегәрем калмаган. Гәүдәм авырая, адымнарым ышанычсыз, тигезлекне югалтам. Нигә шулай? «Монда шулкадәр күп вакыт сарыф ителде, шуңа күрә бер хәлем дә калмаган, арыдым, алҗыдым», – дип уйлаган булам. Нинди вазгыятькә килеп капканны чамалау лязим бит.

Юк сүзләр бит инде болар! Мин чиратта тордым! Инде бу газап чигү артта калды, шушы хистән куанып, сикерәсе, мәтәлчек атасы килә. Тик моңа минем көчем-җегәрем җитмәячәк шул. Гаҗәпләнеп, үз-үземә читтән карап торган сыман булдым. Нәрсә бу? Сихергә юлыктыммы? Кәрван-сарайга кергәндә, үземдә бетмәс-төкәнмәс куәт барлыгын тойган идем, хәзер изелеп-сытылып беткән бәндә кыяфәтендә калдым. Тән тиресе изрәп төшкән, сөякләрем төртеп чыккан, чак кына этеп җибәрсәләр, авып китәрмен кебек. Гаҗәпләнеп, авыз ачып тора идем, карашым теге хезмәтче кызга килеп төртелде. Карадым да катып калдым – кызый бер тамчы да үзгәрмәгән иде, гүзәл, сылу сынлы, иреннәрендә шул ук елмаю, юлчылар туктаусыз килә тора, ул исә ягымлы карашын жәлләми, аларны кәрван-сарайга озата тора. Ару да юк анда, талу да сизелми. Чыннан да, бер генә арба да бу йортка тукталмыйча үтеп китми. Атлар туктарга өлгерми, арбабашы сикереп төшә дә чишмә янына йөгерә. Кыз юлчыларга ягымлы елмаеп, ым кага, һәр юлчы, бер чынаяк су эчүгә, кибегүен басып та куя.

Башым әйләнә, аякларымда җегәр бетте, нишләгәнемне дә абайламыйча, җиргә сыгылып төштем. Күзләремә, авызыма кайнар ком тулды. Иреннәрем чатнап ярылды, алар әрнеп авырталар. Яткан килеш, кармалана-кармалана, алга шуышырга маташам. Кулыма бер таяк килеп эләкте. Аны нык кына тотып, шуңа таянып аякка басарга азапланам. Көч-хәл белән аякка бастым, бәбәкләремне ачтым! Арбам янында басып торам икән. Шушы мизгелдә барысын да исемә төшердем. Соң... соң... миңа мөһим йомыш кушылган иде бит! Аннан... аннан кич җитте, кояш баеды, аптырашта калдым: минем вакыт чыгып килә икән бит! Йомышны үтәп өлгермим, соңга калам! Изге бурычны тиешенчә башкарып чыга алмадым?! Шушы хәлгә әрнеп, кычкырасым килде, әмма булдыра алмадым, ыңгырашу гына чыкты, баш миемдә нидер шартлады сыман...

Таякка таянган хәлдә, авырлык белән берничә алдым алга атладым, арба янына җиткәч, үземне гаепле санап, башымны аска идем. Кинәт күкрәк тирәсеннән алып, бар гәүдәмнең салкын суга чыланганын сиздем. Читкәрәк тайпылып, күзләремне киереп ачып, арба ягына янә караш ташладым: арбадан ком өстенә шыбыр-шыбыр су ага иде, инде кечкенә күлләвек хасил булырга өлгергән. Гаҗәпләнеп, соңгы көчемне җыеп, калтыранган, хәлсезләнгән кулларым белән арба өстендәге йөкне каплаган иске-москы чүпрәкне читкә алып ташладым... Йә, Илаһым, шушы мәлдә башымда кайнашкан уйларымны белсәгез иде! Бүген күргән бөтен газапларымны кабат кичердем. Йөрәкнең әрнүенә чама юк иде...

Арбага су тутырылган көпшәннәр тезеп утыртылган. Шуларның берсе ватылган да, мең гасыр буе дымга тилмергән чүл комына су тамчылап тора иде...    

 

УЛУГБӘК ХАМДАМ

  Үзбәкчәдән Факил САФИН тәрҗемәсе.  

   

"КУ" 06,2023

Фото: unsplash ,фотода автор үзе,архивтан.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев