Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Азатлык

Ә ирек ул – очар коштай, ул зәңгәр күкне коча...

Азатлыкка омтыласың,

Очар өчен иректә,

Югарыда, көчле, горур,

Ялгыз булып, ничек тә…

Ялгызлык – читлеге бит ул

Өлешсез калган җанның.

Анда сөю сирәк яши,

Артык ашкынма тагын…

Дусларың да, якыннар да,

Сөйгән яр да булмаган

Тарафларга ашкынма син.

Шәүләләр иртә таңнан

Йөри анда әйләнгәләп,

Чыгар юл табалмыйча.

Ә ирек ул – очар коштай,

Ул зәңгәр күкне коча.

Ул кошның җанын җылытып

Булмый дәрт-дәрман белән,

Читлек кошы оя кормас,

Синеке булмас, беләм.

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев