Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Айлы төн

Айлы төн, күгендә җемелди йолдызлар, Салмак җил тарата гөлләрнең хуш исен.

Айлы төн, күгендә җемелди йолдызлар,

Салмак җил тарата гөлләрнең хуш исен.

Йөрәгем яктыра күңелле уйлардан,

Алладан барсына ярлыкау телисең.

Йолдызлы диңгездә тулган ай чайкала,

Яктыртып җир өстен үзенең нурында.

Айлы төн тып-тыныч, изерәп йокыга

Талган да төш күрә ярату турында.

Йокла син, Балкарым, мин бишек җырымны

Багышлыйм синең һәр авылың, йортыңа.

Йокысыз чишмәләр көен мин күбәләк

Канаты җилендә аламын җырыма.

Таралыр җырларым Ватаным өстенә.

Тынычлап йокла син, и минем Балкарым.

Тынлыгын илемнең күктә ай сакласын,

Айлы төн яктысын алсын ал таңнарың.

Әминә  Газаева 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев