Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Ана теле

Синең аша әйттем бары сүземне Ана телем – алга әйдәр байрагым! Ана телем!

Ана телем – минем рухи бәйрәмем,
Туган телдән табалмадым баерагын.
Синең аша әйттем бары сүземне
Ана телем – алга әйдәр байрагым!
Ана телем!
Синең аша белдерә алам серемне,
Туган телдә язам бары җырымны.
Яман уйлар буып торса тынымны,
Ак хисләрем биләп ала моңымны.
Телем белән бәйле гомер, насыйбым,
Телем барда куркусыз мин, көчлемен.
«Тел белгече» саналамын.
Иң гадел
Бәһасе шул минем Тәкъдир эшенең.

 

С А Г Ы Н Ы Ш  М О Х И Т  К Ы З Ы
Казакъчадан Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА тәрҗемәсе

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев