Аһ асыл чибәркәй!
...Аккошым, качыйкчы җәйгордай тоттырмас!.. Без бергә булганда киртәләр һич булмас!
Аһ асыл чибәркәй! Тотынып кулга-кул
Качыйкчы икәүләп без җирнең читенә,
Уйлар да җитмәгән җәйгорлар юлыннан
Офыклар артына йөрәгем җилкенә.
Син һәм мин... Икәүләп, авыр юл узарбыз,
Кичәрбез күперләр, чоңгыллар өстеннән.
Һәм безне куалап килүче туфаннар
Себерер һәммәсен шул юллар эзеннән.
Безләрне бәйләүдән баш тарткан тәкъдирдән
Качарбыз икәүләп, эңгергә кадәрле,
Баш бирмәс тулпарның ялына ябышып,
Офыкка сеңәрбез, ризалаш, чибәрем!
...Аккошым, качыйкчы җәйгордай тоттырмас!..
Без бергә булганда киртәләр һич булмас!
Аһ асыл чибәркәй! Тотынып кулга-кул
Качыйкчы икәүләп без җирнең читенә,
Уйлар да җитмәгән җәйгорлар юлыннан
Офыклар артына йөрәгем җилкенә.
Син һәм мин... Икәүләп, авыр юл узарбыз,
Кичәрбез күперләр, чоңгыллар өстеннән.
Һәм безне куалап килүче туфаннар
Себерер һәммәсен шул юллар эзеннән.
Безләрне бәйләүдән баш тарткан тәкъдирдән
Качарбыз икәүләп, эңгергә кадәрле,
Баш бирмәс тулпарның ялына ябышып,
Офыкка сеңәрбез, ризалаш, чибәрем!
...Аккошым, качыйкчы җәйгордай тоттырмас!..
Без бергә булганда киртәләр һич булмас!
(Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәсе)
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев