Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

"Минем бәхетле булмавым – бәхетем каралыгы..."

Бәхетем ярлы булса да, ул нур тарата

Минем бәхетле булмавым –
Бәхетем каралыгы,
Маллы-мөлкәтле булмавым –
Кесәм бичаралыгы.
Гел уңыш явып тормавы –
Ул тышкы кыяфәтем...
Болар кемгәдер китерә
Дөньяның зур афәтен:
Комсыз, саран адәмнәрнең
Тормышын нурландыра,
Тонык тәрәзәләренә
Җан яктысын яудыра.
Бәхетем ярлы булса да,
Ул нур тарата;
Акчасыз да күңелемдә
Һәрчак таң ата.
Уңышлар ерак качса да,
Өметем ныклы;
Тормыштан сөенеп атлыйм,
Уйламыйм юкны.
Бу халәтем комсызларны
Сагышка сала:
Соры көннәре тагын да
Караңгылана.

Якутчадан Ленар Шәех тәрҗемәсе

"КУ" 5, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев