Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

***

Киләм дип, килер җиргә син килмәдең...

Киләм дип, килер җиргә син килмәдең,

Яшь баладай як-ягыма карандым.

Җәй көне ак кыш төшеп хыялыма,

Әйләнәмне чолгап алды караңгы.

Син миңа шик саклама җәй дә, кыш та.

Көн булып чыккан идең тормышыма.

Өшедем, болыт каплап, калтырандым,

Кояш барын белмичә җылысында.

Син миңа шик саклама бәйрәмнәрдә,

Җыелып күңел ачкан бу җайларда,

Балкып эчерерлек шәраб булып,

Кыстаудан кызуланган башкайларга.

Син миңа шик саклама гомер буе,

Хөкемеңә тапшырамын күңел, уйны.

Хәйләгә юк теләгем бер тамчы да,

Алдымда менгән атым аксак булды.

Киләм дип, килер җиргә син килмәдең,

Яшь баладай як-ягыма карандым.

Җәй көне ак кыш төшеп хыялыма,

Дерелдәп, өшеп торды бар караңгы.

Омор Солтанов
Кыргыз теленнән Ленар Шәех тәрҗемә итте

   

Омор СОЛТАНОВ (1935) — совет һәм төрки әдәбиятлар классигы, Кыргызстанның халык шагыйре. Кыргызстан Язучылар берлеге рәисе, Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәрендә яши.

 
"КУ"  9, 2015
Фото: freeimages

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев