Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

***

Гомернең йомгагын сүтеп, мизгелләр ага тиз сызып...

Нарасый чая кызлардай

Яз көне гөлләр ясана.

Күңелсез булыр яшәеш,

Тормышта хезмәт булмаса.

 

Көләч күз — яшьлек булмаса,

Танылу алмас сылулар.

Килмәс иде гөлле заман,

Әгәр булмаса олылар.

 

Гомернең йомгагын сүтеп,

Мизгелләр ага тиз сызып.

Укы, хозурлан, хезмәт кыл,

Тормышның юлы бик кызык!    

 

Омор СОЛТАНОВ

Кыргыз теленнән Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе

 

 

"КУ" 9, 2015

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев