Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

***

Гаепләмә, кичер дустыңны син...

Һич тә золым түгел тәүге хата,

Тәүге үпкәләү дә онытыла.

Тәүге курку бары шүрләүгә тиң.

Бик тә мөмкин: әгәр берәр көнне

Кыерсыта калса дустың сине

Гаепләмә, кичер дустыңны син

Бер тапкыр да юлдан язмаганны,

Күңеле бер тапкыр да азмаганны

Табып булмас җирдә, без эзләмик.

Әгәр дусның томаланса күзе,

Ишетелсә сиңа яман сүзе —

Бу хыянәт түгел, бер хата тик.

Сыңар ялгышымны сүгә-сүгә

Йөз чөергән дуслар! Минем өйгә

Ишек ачык һәрчак. Йә, керегез!

Бергә-бергә күпме еллар үткән,

һәммәгезне мин кичердем күптән.

Сез дә мине, зинһар, кичерегез.

 

Рәсүл Гамзатов

Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе

 

"КУ" 9, 2013

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев