Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

1391 елны хәтерләп

Ләкин аксак үткен телле: – Юк, – ди, – башка чарам, Кача алмам, яу кырында Мин җиңәргә барам.

Аксак сувар яуга чыккан,
Иярткәннәр аяп.
Бер кулына чалгы тоткан,
Бер кулында – таяк.
Көлә аңардан ишләре:
Кая бара аксак?
Кача алмассың бит, диләр,
Без җиңелә калсак?
Ләкин аксак үткен телле:
– Юк, – ди, – башка чарам,
Кача алмам, яу кырында
Мин җиңәргә барам.
Туган җирне саклау дәрте
Бөтерде дә алды,
Ишетәсезме, җил көенә
Чыңлый минем чалгы.
Болгар илен яклый бүген
Хәтта чукрак, сукыр...
Аксак Тимер дигән ятка
Алар ясин укыр.
Чалгым сызгырыр да чалыр,
Кыен хәлгә калсак.
Шулай тиеш – җиңә алыр
Аксакны тик аксак.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев