Логотип Казан Утлары
"Каләм белән җиңдек дошманны"

Энҗе Мөэминованың "Җыр тавышы" шигыре

видео

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларындагы авыл хатын-кызларының ачы язмышы, батырлыклары, уй-кичерешләре Энҗе Мөэминованың бик күп шигырьләрендә чагылыш тапкан. Күрше Габдрахман авылында яшәп математика укытты ул. Әнием, хәзерге вакытта музей хезмәткәре, Зарипова Ландыш Нигъмәт кызы шулай ук математика укытучысы булганлыктан, аралашалар иде һәм әле басылмаган шигырьләре белән дә беренчеләрдән булып танышу бәхете эләгә иде.

Сугышның  эчендә булмасалар да, тылдагыларның Җиңүдә өлеше гаять зур. 1941 елда мәктәп бетергән кызларның күбесе, шул исәптән,Энҗе апа да, фронтка киткән укытучыларны алыштырып, авыл халкының рухын күтәреп,өметләрен югалттырмыйча эшлиләр һәм яшиләр. 

 

Әлмәт районы, Бишмунча авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Купаева

Теги: җиңү75казанутлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев