Логотип Казан Утлары
Кайтаваз

«Ватан» онытылмый

Без балалар шагыйре дип белгән Рафис барыбызны да таң калдырып, проза әсәрләре язарга кереште. Аның да әле гади хикәяләреннән түгел, катлаулы, тәҗрибәле каләм ияләренең генә хәленнән килердәй роман жанрында каләмен сынады һәм уңышка иреште.

Рафис Корбанның «Ватан» романын укудан туган хисләр әле күңелләрдә суынырга да өлгермәде, «Казан утлары»ның быелгы беренче һәм икенче саннарында автор үзенең яңа романы белән йөрәкләрне әсир итте. Без балалар шагыйре дип белгән Рафис барыбызны да таң калдырып, проза әсәрләре язарга кереште. Аның да әле гади хикәяләреннән түгел, катлаулы, тәҗрибәле каләм ияләренең генә хәленнән килердәй роман жанрында каләмен сынады һәм уңышка иреште.

Рафисның «Әхмәров» романын укудан алган тәэсирләрем нәтиҗәсендә кулыма каләм алсам да, аның «Ватан» әсәре хакында сүз әйтүне мөһим дип таптым. Ник дигәндә, Рафисның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүе һәм бу бүләкнең быел, Бөек Җиңүнең – 75, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләгән елда нәкъ менә шушы роман өчен бирелергә тиешлеген Татарстан Президенты каршындагы Г.Тукай премиясен бирү комиссиясе әгъзаларына искәртеп үтәргә гомерен татар әдәбиятына хезмәт итүгә багышлаган 92 яшьлек ветеран язучы буларак, үземне лаек дип санадым. Бу әсәрендә Р.Корбан халкыбызның бөек улы, татар халкын бөтен дөньяга таныткан тиңдәшсез батырлык кылган Муса Җәлилнең, аның көрәштәшләренең һәм «Идел-Урал» легионының эшчәнлеген яңача яссылыкта, бүгенге көн күзлегеннән торып бәян итүе белән игътибарга лаек. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында күп язылды, әдәби әсәрләр дә, тарихи эзләнүләр дә күп булды. Әсәрдә тасвирланган тарих чын әдәби алымнар белән сурәтләнгән. Шунысы игътибарга лаек: романда автор җәлилчеләрнең башыннан кичкән хәлләрне, аларның уй-фикерләрен, акылларының көчен, фәлсәфи карашларының киңлеген ача алган, үзенең зур гомумиләштерүләр ясарга сәләтле автор икәнен күрсәткән.

 

"КУ" 03, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев