Логотип Казан Утлары
Кайтаваз

Сез языгыз, без укыйбыз!

«Казан утлары»н күп еллар яратып укып барам.

«Казан утлары»н күп еллар яратып укып барам. Айгиз Баймөхәммәтовның «Урам балалары» повестен йөрәгем аша уздырып укыдым. Айгиз яшь булса да, балалар йортындагы хәлләрне фаш итеп, сиздерми генә дөреслекне күрсәтеп бирә алган.

Журналның быелгы 1, 2, 3 нче саннарында Равилә Шәйдуллина-Муратның «Карт шомырт хатирәсе» романын да, иманым камил, һәркем көтеп алып укып чыккандыр. Хәзер инде икенче китабын түземсезлек белән көтәбез. Хәлфәләрнең, Нәфисәнең язмышын беләсе килә. Солтангәрәй белән Нәфисә мәхәббәте җиңә алырмы?

Шәмсия Җиһангированың әткәсенә багышлап язган шигыре дә укучыларны битараф калдырмагандыр дип ышанам.

Барлык язучыларга, шагыйрьләргә иҗат уңышлары телим. Сездән тагын шундый яхшы әсәрләр көтәбез, рәхмәт сезгә!
 

Илһамия Хәлилова. Казан шәһәре

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев