Нәфрәт уятмады, ләкин күңелне кайтарды...

Быел журналның январь, февраль, март саннарында Рафис Корбанның «Ватан» исемле романы басылып чыкты. Шундый роман көтелә, дип, гыйнвар башында миңа Абдулла Алиш туганы Азат абый Сөнкишев хәбәр иткән иде.

Азат абый сүзләренә караганда, Р.Корбан «җәлилчеләр»не матур сурәтләп, алар турында объектив язарга тырышам, дип, аңа үзе сөйләгән; бу объективлык, имеш, Шәйхи Маннурда да, Габдрахман Әпсәләмовта да юк. Романны укып чыккач, чынбарлыкта ул бер Җәлил турында гына дигән нәтиҗәгә килдем. «Ватан»ның да төп максаты – Җәлилне элек дөнья күргән бөтен әсәрләрдәге кебек үк, әсирлектә фашистларга каршы яшерен көрәшнең төп фигурасы итеп күрсәтү. Шуңа күрә роман бары тик Җәлилне чиктән тыш мактаган чираттагы бер панегирик булып чыккан, минемчә.

Романда әсирлектә яшерен көрәшнең куркыныч якларын, конспирация кагыйдәләрен Җәлил генә иң яхшы аңлап, кулга алынганчы һәр очраганга сак булырга, немецларга каршы көрәшергә кирәк, дип, армый-талмый акыл өйрәтә. Шуңа иң көлке мисал – аның легионга керергә тәкъдим итүенә Кормашның реакциясе: «Муса абыйсының сөйләгәнен тын да алмыйча дикъкать белән тыңлап торган Гайнанның маңгаена тир бөртекләре бәреп чыкты…». Җәлилнең үзен, алдан оештырган яшерен төркемгә тарткан, аннан башка бүтән иптәшләре белән бергә өч батальонны Кызыл Армия ягына күчәргә инандырган, Фин сугышында катнашып өлгергән Кормашка ике айлык политрук курсларында гына укыган, фронт газетасы корреспонденты нишләргә дип акыл сата, ә профессиональ разведчик Кормашның шундый ап-ачык хакыйкатькә үз башы җитми, имеш...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының 2019 елгы 3 нче санында Р.Корбанның романы турында интервью басылган. Аның кереш сүзендә «җәлилчеләр» турында элек язган авторлар арасында Мәскәү профессоры, тарихчы Абдулхан Әхтәмҗан да телгә алына; шул профессор китабын Рафис Харисович укыганмы икән? «Муса Джалиль и его соратники в Сопротивлении фашизму» исемле китабында А.Әхтәмҗан яза: «Главным зачинщиком» татарского сопротивления нацистам имперский суд признал Гайнана Курмашева…» (Рафаэль Мостафин бу хакта 2002 елда ук әйткән иде); «…эту группу советских военнопленных татарского происхождения правильнее и точнее было бы называть «Группой Курмашева». Именно под этим девизом можно продолжать поиск в германских архивах». Әйе, романның беренче бүлегендә Р.Корбан яшерен төркемне Кормаш оештырганын таный тануын, ләкин оешма җитәкчесе булып, барыбер никтер Җәлил кала («…бөтен оештыру эшләре Демблиннан, Гайнан Кормашев аркылы алып барылды. Һәм Җәлил белән килешенеп башкарылды»; «Җәлил җитәкчелек иткән яшерен оешма…» һ.б.), ә интервьюда барыбер: «Мусаның каһарманлыгы яшерен оешма төзүдә генә түгел…», ди автор.

«…Баш күтәрүгә чакырып язылган листовка төргәкләренең иң күбесе Гайнан ятагыннан табылгач, оешманың башлыгы да ул, дип уйладылар», дигәнне уку да көлке; мин бу сүзләрне тупас хата, Кормаш ролен киметеп күрсәтү, дип бәялим. Кормашны оешма башлыгы дип, «ятагында табылган» листовка саныннан чыгып түгел, Империя Суды подпольщиклардан сорау алу нәтиҗәсендә таныйлар.

Автор Җәлил белән бергә җәзалап үтерелгән иптәшләренең биографияләреннән элек әсәрләрдә очрамаган вак-төякләрен китерә; аларны «матур сурәтләү» шуннан гыйбарәт, дип аңларга кирәкме? Фашистлар белән хезмәттәшлек иткән Гариф Солтан, Әхмәт Тимер, Шәфи Алмас һ.б., хәтта оккупацияләнгән («көнчыгыш») территорияләр буенча Германия рейхсминистры Альфред Розенберг биографияләре дә бәйнә-бәйнә яктыртылган; димәк, автор аларны да әсирләр белән бертигез матур сурәтләгән килеп чыга.

Җәлил тирәсендәге әсирләрнең уйлау сәләтләре да әллә ни югары булмаган кебек тәэсир кала. Алишны үзе белән бер баракта тотылучы Газыйм исемле егет күреп, аңа: «Сезне танырлык та түгел, йөзегезне сакал-мыек баскан. Күптән кырынганыгыз да юк, ахры», – дип гаҗәпләнә. Кеше йөзен сакал-мыек баскач, ул күптән кырынмаган, дигән нәтиҗәгә ничектер килә алган бу Газыймны автор кызганамы, әллә шулай «матур» итеп сурәтлиме? Рәхим Саттарның әсирлектән качарга, дигән нияте турында ишеткәч, Җәлил аны да: «Качарга һәрвакыт җай чыгарга мөмкин. Ләкин көрәшергә кирәк, Рәхим дускай», – дип акылга утырта. Фин сугышында катнашкан, командованиенең махсус биремнәрен үтәгән десантчыны, яшерен оешманың актив әгъзасын... Ә яшерен оешмасын «ачкан» Абдулла Баттал турында юк-бар риваять ике бит диярлек кенә: «Баттал Мәхмүткә ачыла башлый: беркатлылыгы, кешеләргә ышанучанлыгы белән аннан шикләнми дә...» һ.б.

Яшерен оешмасын ачуда Батталның гаебе расланмаган, бу турыда миңа хәтта Германия тарихчылары әйтте; шуның белән язучы Туфан Миңнуллин да ризалашып, «Моңлы бер җыр» исемле пьесасыннан Батталның «артык ышанучанлыгы»на үкенгән урынын алып ташлаган. Шуннан соң романда нинди объективлык турында сүз бару мөмкин?

Романда бүтән чыганакларга туры килмәгән фикерләр моның белән генә чикләнми. Әйтик, немец офицеры Клаус Шенк граф фон Штауффенберг турында «20 июльдәге заговорны менә шушы полковник оештыра да инде», диелгән. Ә «Известия» газетасының 2009 елның 29 гыйнвар (№14) санында немец тарихчысы, профессор, Берлиндагы нацизмга Каршылык мемориаль үзәге (Герман Каршылык музее) җитәкчесе Йоханнес Тухель бер интервьюсында Штауффенбергны Гитлерга каршы заговорның төп фигуралардан берсе булса да, шул заговорны ул гына оештырган, дию дөрес түгел, дигән. «Операция Валькирия» фильмына бәя биреп, ул Штауффенберг турында «…Он показан этаким лидером, зажигающим сердца окружающих его людей,.. ведущим на борьбу с режимом фюрера. В реальности это было не так», дигән. («Фильм «Операция Валькирия» – некорректный и неправдивый» исемле мәкаләдә). Романда подпольщик Михаил Иконниковның дусты Русанов тоткынлыктан азат ителгән, ә А. Әхтәмҗан китабы буенча, НКВД капитаны Александр Дмитриевич Русанов тоткынлыкта газапларга чыдый алмыйча, кан тамырларын үзе кисеп һәлак булган. Романда Рәхим Саттарны партизаннар немец дип белеп, ялгыш атып үтерәләр, ә язучы-эзтабар Шаһинур Мостафин фронтовик-язучы Шәйхи Маннурның шундый сүзләрен китерә: «Саттаров һәм аның белән Едлинодан качып киткән кешеләр»
«...фронт сызыгын үтәргә өлгерә алмыйча, немецларның засадасына юлыга. Печән кибәненә яшеренгән легионерларны, огнемëттан атып, яндырып үтерәләр фашистлар». («Алар – Җәлил-Кормаш йолдызлыгыннан!..», 26 бит). Сүз уңаеннан шундый сорау да туа: ант биргәндә, подпольщиклар учларын кан чыгарлык итеп кискәннәрен автор кайдан алган?

Ачыктан-ачык әйткәндә, «җәлилчеләр» турындагы китапларда хаталар еш очрый.

Интервьюда Р.Корбан «...Әсирләрне ач үлемнән коткарып калу өчен легион оештыру ул вакытта бердәнбер дөрес юл булган, дип уйлыйм», ди. Легионны немец командованиесе оештырган; өстәвенә урыс булмаган әсирләрне үлемнән коткару өчен түгел, Советлар Союзына каршы сугышка җибәрер өчен; шул турыда әсәрендә автор үзе дә сөйли бит, ә подпольщиклар аларны ватаннарына каршы сугышмаска өндәп агитация эшен алып барганнар.

«Мусаның гаилә хәле турында минем тәфсилләп сөйләп торасым килми. Романны укыган кешеләр үзләре күреп аңлар», ди автор. «Җәлил нәселенең кайбер вәкилләре белән элемтәдә торам, кайберләренең безнең илдән күченеп китүеннән дә хәбәрдармын». Гафу, мин барыбер шуны аңлап бетермәдем: Җәлилнең улы Альберт 1999 елда вафат, аның оныклары Казанда яши, дип ишеттем; кызы Люция үз кызы Лилиана, оныгы Баграт белән Петербургта яши, кызы Чулпан үз кызы, оныклары белән – Мәскәүдә, дип белә идем. Шулай булгач, Җәлил токымнарыннан безнең илдән кем китә алган икән?

Быел мартта мин Казанның 31нче мәктәбеннән «делегация»гә кушылып, Минзәләгә Муса Җәлил музеена барып кайттым. Анда, педагогия колледжы бинасында урнашкан музейда безгә Чулпанның оныгы Миша Митрофанов музыкага өйрәнергә Израильгә киткән, дип әйттеләр. (Бөтенләйгәме – билгесез). Р. Корбан шул очракны күздә тоткан булса, ник ачыктан-ачык әйтмәгән? Җәлил нәселеннән теләсә кемнең туган иленнән китү турында анык әйтүнең «патриот-шагыйрь»нең шәхси тормышына нинди катнашы бар һәм бу аның намусына ничек кагыла алсын? «Бөек шәхеснең шәхси тормышында тирәнрәк казынуны үземә бурыч итеп санамадым», – ди Р.Корбан. Димәк, Җәлил нәселе кешеләре белән үзең элемтәдә, тормыш яңалыкларыннан хәбәрдар булып тору «бөек шәхеснең» шәхси тормышында казыну булып саналмый, ә әсәрләр-интервьюларыңда икеле-микеле тәгъбирләр аркасында укучыларда үзең уяткан табигый сораулар казыну булып чыгамы?

Интервьюда Р.Корбан сүзләре: Җәлил һәм аның көрәштәшләрен «...каралтып күрсәткән әдәби әсәрләр, матбугат язмалары дөньяга чыкты. Үзләрен милләтче дип санап йөргән ул авторларга карата күңелдә нәфрәт уянып, былтыр мин, ниһаять, шушы романны язарга җөрьәт иттем»; «Муса Җәлилне әүлия итеп күрсәтергә тырышу – ул совет җәмгыятенең коммунистларны идеаллаштырып күрсәтү сәясәте җимеше». Р.Корбан романы, әлбәттә, миндә үзенә нәфрәт уятмады, ләкин күңелне кайтарды: буыннан-буынга макталган шагыйрь бу төссез әсәрдә дә чираттагы мәртәбә шул ук әүлия итеп күрсәтелә. «Рафис «Җәлилчеләр» турында язган бу соңгы роман булачактыр, чөнки әлеге тема сүнә бара дигән», – диде Азат абый Сөнкишев. Вакытлар узу белән әллә нинди вакыйгалар турында хәтер сүнә, әмма мин Кормаш төркеме турында шундый әсәрнең соңгысы булуына өметләнәм.

Фәрит Батталов

 

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: