Логотип Казан Утлары
Кайтаваз

Көтеп алган журналыбыз

Соңгы елларда әдәбиятыбыз яңа исемнәргә, яңа әсәрләргә байый бара. Моңа төрле конкурсларның үткәрелүе дә зур этәргеч бирә. Ә аларны укучыга тиз арада җиткерүдә журналның өлеше әйтеп бетергесез зур.

Хөрмәтле редакция!

«Казан утлары» журналын «Совет әдәбияты» чагыннан ук алдырабыз, аның елдан ел үсә баруын тоябыз. Көтеп алабыз, чиратлашып укыйбыз. «Дәвамы бар» дигән әсәрләрне, кадерле кунак шикелле, түземсезләнеп көтәбез. Шундыйлардан Равилә Шәйдуллина-Муратның «Тау башында бүре бар» романы («Казан утлары», 2023 елның ноябрь, декабрь, 2024 елның гыйнвар, февраль саннары). Әсәр кай ягы белән үзенә тарта, укучыга нәрсә бирә? Өмет һәм үз-үзеңә ышаныч, дияр идем. Романда төп образ булган Асиянең үҗәтлеге, сабырлыгы, теләсә нинди хәлләрдә өметсезлеккә бирелмәве, тырышлыгы, максатчанлыгы сокландыра. Кешенең тормышы сынаулардан тора. Шул сынауларда сынмаска, «мин булдырам» дип яшәргә өйрәтә. Авторга сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.

Соңгы елларда әдәбиятыбыз яңа исемнәргә, яңа әсәрләргә байый бара. Моңа төрле конкурсларның үткәрелүе дә зур этәргеч бирә. Ә аларны укучыга тиз арада җиткерүдә журналның өлеше әйтеп бетергесез зур.

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» конкурсына җибәрелеп, журналда үз урынын алган барлык язмаларны укып бардым. Үзем күп еллар укытучы булып эшләгәнгәме, әллә Гөлүсә Батталованың әдәби осталыгымы, «Чыра» хикәясе күңелемне тетрәндерде. Бүген дә укучылар алдында басып торгандай тойдым үземне. Минем дә классымда бар иде Айнур кебекләр...

«Чыра» – әдәби әсәр. Укытучы да, укучы да бер-берсен аңлап, уңышка ирешәләр. Хикәя яхшы бетә. Ләкин тормышта гел алай түгел шул. Бүгенге тормышыбызда Айнур кебекләр күпме?!

Кечкенә авылларда, 7-8 укучылы сыйныфларда кимендә 2-3 баланың (исән килеш!) йә әтисе, йә әнисе юк (әнисезлек бигрәк куркыныч). Кайсысы Айнур кебек әби белән үсә. Ә шәһәр мәктәпләрендә андыйлар күпме?! «Алия апа» кебек укытучылар бар ул.

Уңышлар сиңа, Гөлүсә сеңлем!

Хөрмәт белән, ветеран укытучы Гөлзәлифә ӘХМӘТГАЛИЕВА.

Актаныш районы, Качкын авылы.

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев