Логотип Казан Утлары
Кайтаваз

"Казан утлары" - татарларның көзгесе

"Казан утлары" журналының исеме җисеменә тиң. Чөнки ул  95 еллык бай тарихы белән безнең күңелләргә якты, җылы нурлар сибеп тора.

Мин үзем Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районында яшим һәм "Казан утлары"н даими рәвештә яздырып алам. Бу журналны кулыма тоткач ук бала чагым, әти-әнием искә төшә. Чөнки алар аны ял вакытларында бик яратып укыйлар иде, бәлки, алар укыганны күрүп үсү күңелемдә татар әдәбиятына мәхәббәт уяткандыр да. Шуңа мин бала чактан шигырьләр, юморескалар язу белән мавыга башлаганмындыр. Шушы хисләргә, хыялларга күмелеп, иҗат эшенә бирелеп 40 елдан артык вакыт үтеп киткән. Һәм бүген бихисап язмаларым төрле газеталарда басылгалап тора.

"Их язма эшләрем "Казан утлары"нда басылса иде!", - дигән хыялым гомерем буе күңелемдә яшәде һәм ул бүген дә минем белән бергә.

Ниһаять, быел март санында журнал битендә минем кечкенә генә хикәям басылып чыкты һәм бу минем өчен олы, чиксез шатлык иде.

Бүген мин "Казан утлары" журналы белән ныклы элемтәдә яшим. Аның сайтында шигырьләрем дә, хикәяләрем дә, нәсерләрем дә, парчаларым да даими дөнья күреп торалар.

"Казан утлары" - ул безнең журнал. Барлык милләтәшләремне аңа язылырга өндим! "Казан утлар"ы - татарларның көзгесе!

Рөстәм АРИФУЛЛИН.

Россия журналистлар союзы әгъзасы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев