Иҗатың ак юл синең, бала!
Журналның һәр санында кызыклы әсәрләр басыла тора. Бу бик куанычлы хәл. Май саны мине аеруча куандырды, дисәм, һич тә артык булмас.
Журналның һәр санында кызыклы әсәрләр басыла тора. Бу бик куанычлы хәл. Май саны мине аеруча куандырды, дисәм, һич тә артык булмас. Андагы башка әдәби уңышлар белән беррәттән якташым, дөресрәге, авылдашым, тагын да дөресрәге, безнең Бәләкәй Кәркәле авылыннан өч-дүрт чакрымда гына яткан, бишенче-җиденче сыйныфларда без көн саен җәяү йөреп укыган Олы Кәркәледән булган (исемнәре раслап торганча, аларны еш кына бер авыл, дип тә телгә алалар) Розалина Тимербулатованың «Сагыну» хикәясен телгә алсам, бик тә урынлы булыр кебек. Ул мине үзенең җыйнаклыгы, кыскалыгы, теленең гадилеге, байлыгы, моңлылыгы, сюжетының тормышчанлыгы, халыкчанлыгы белән куандырды. Матбугатта беренче тапкыр бердәнбер хикәясе белән әле кичә генә чыгыш ясаган кыз бала өчен бик зур вакыйга бит инде бу! Чынлап әйткәндә, җиңү дип бәяләнерлек бу адымы белән мин Розалинаны, аның ата-анасын, туганнарын, авылдашларын чын күңелдән котлыйм. Хикәяне басарга әзерләгән, аны «Җәһәт тәнкыйть» белән тәкъдим иткән хадимнәргә рәхмәтләремне белдерәм.
Мине бу хикәя икенче яктан да якты тойгылар белән баетты. Эш шунда ки, мин, шушы авылдан чыккан, 77 яшь өстенә баскан, дистәләрчә китаплар нәшер иткән автор, Казан кадәр Казанда чыга торган «Казан утлары»нда Розалина сеңлемнең шушы искиткеч моңсу хикәясен укыгач, «57 ел буе әдәбиятка хезмәт итеп, үземнең туган ягым, бу очракта туган авылымнан бер генә язучы да үстереп чыгара алмадым» дигәнрәк шактый шартлы үкенечтән (чөнки әле Розалинаның нинди юл сайлавын, кайсы юнәлеш белән китәчәген фаразлавы авыр) гаҗизләнеп йөргән көннәремдә ул, мине бу «гаеп»тән коткару юлында уңышлы адым ясады кебек. Амин, шулай булсын. Әлбәттә, хәзерге заманда әдәбиятка килү һәм анда үзеңчә юл саба алу – бик четерекле бурыч. Әмма куркырга кирәкми. Милләтебез батыр, акыллы, талантлы яшьләребезне иман өчен көрәш кырында көтә.
Авылдаш сеңлемне уңышы белән котлый алу, әйткәнемчә, минем үземә дә шатлык китерде. Кайчандыр «Казан утлары»бызда (1966 ел, 9 нчы сан) минем беренче шигырьләремне Башкортстанның халык шагыйре, быел октябрь аенда 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк Мостай Кәрим зур өметләр баглап, дөньяга күрсәткән иде. Мин аңа мәңге рәхмәтле булдым. Куанычка, аның ышанычын әсәрләрем белән акладым бугай. Розалина сеңлем Тимербулатовага да шундый язмыш насыйп итсен иде.
"КУ", 7 (июль), 2019
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев