Зилә Сабитова хикәясенә җәһәт тәнкыйть

Романтик хикәя, беренче мәхәббәтне искә төшерү тарихы, «кәеф прозасы» үрнәге. Әсәр заманча төзелешле: Сөембикәнең яшьлек хатирәләре һәм соңгы хаты шрифт белән аерып куелган. Мозаика кебек аерым күренешләргә таркалып киткән текст аң-хәтер агышы төсендә, әмма бу таркаулыкны мәхәббәт хатирәсе уяткан җылылык җиңә, тәртипкә-гармониягә китерә: хикәя романтизм калыбында кала. Гомер юлын кичкән Сөембикәнең көндәлегендәге соңгы хаты Искәндәргә кагылышлы булу, диварда эленеп торган рәсем һәм андагы сурәтнең яшьлектә, күл буенда җанлануы мәхәббәтнең кеше өчен бик тә мөһим, бик тә кадерле, гомерлек яшәү көче бирерлек хис икәнлеген ассызыклый. Рәсемнең һәм вакыйганың кабатлануы – Зиләнең матур табышы. Гомумән, кабатланулар эмоциональлекне арттыру чарасы буларак уңышлы кулланылалар. Әйтик, «бәлки» сүзе белән бәйле кабатлау – шундыйлардан. Әмма барлык кабатлауларны да урынлы дияргә ярамас. Мәсәлән, хикәягә эпиграф куелган: «Я со странностями шёл к тебе, а ты со скромностью». Г.П.» – текст эчендә дә егетнең сүзләре кабатлана. Аның көчле позициягә – эпиграфка чыгарылуы аерым йөкләмә белән бәйле булырга тиеш. Бу очракта, Сөембикә белән Искәндәрнең аерылышуында кызның артык тыйнаклыгы сәбәпче, дигән фикер күздә тотыла төсле. Әмма моны текст эчендә калкытып кую кирәк иде. Дөрес, Зилә әлеге фикерне Искәндәр белән әтисе сөйләшүендә искәртә: «Авыл кызы. Табигать. Табигый каш. Ихлас елмаю. Шулай иде. Без яшь чакта. Тик менә, улым, калды микән хәзер андыйлар?» – дип сорады әтисе улыннан, бернинди җавап та өмет итмичә». Тик бу гына текст белән эпиграфны тоташтырып бетерә алмаган. Гомумән алганда, хикәя тышкы чынбарлыкның күңел дөньясында чагылышы итеп уйланылган. Бүгенге татар әдәбиятында бу язу рәвеше киң таралмаган, әмма яши. Гадәттә, мондый текстлар сүзгә аеруча игътибарлы булуны, алымнарда осталык сорый. Шуңа да әсәрдә хикәяләүнең төрлелеге (эклектика) тәэсирне киметә, Сөембикәнең аң һәм кичереш агымына көйләнүенә – аннан «чыгарга» мәҗбүр итә. Танышу вакыйгасындагы романтик хислелек сөйләшүләрдәге гади сөйләм белән үрелә. Гадәттә, хикәяләүдәге төрлелек дөнья сурәтен тәртипсезлек, хаос буларак тергезгән, ягъни модернистик һәм постмодернистик текстларда кулланыла. Романтизм текстта беркадәр якты сагыш белән өртелгән лириклыкның өстен чыгуын таләп итә. Сөйләшүләр, гади сөйләм кергән өзекләр, әлеге очракта, күзгә азрак чагылса яхшы. Әдәбиятта бу «классик текстларда пафосның тотрыклылыгы» дигән таләп белән бәйле. Икенче фикер-киңәшебез эчтәлек ягына, төп героиня образына карый. Сюжет Сөембикәне ике вакытта – яшь кыз һәм гомер юлын узган дәү әни буларак тасвирлауны таләп итә. Әмма беренче образ «ярыйсы чыккан», дисәк тә, икенчесе – Сөембикә әби хакында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Аның кирәк өчен генә кияүгә чыгуы, балалары-оныклары барлыгы, рәсем ясавын ташламавы һәм көндәлекләр алып баруы берничә җөмлә белән хәбәр ителсә дә, Искәндәрдән соңгы тормышы тарихка әйләнмәгән. Уйлап карасак, күпне күргән: кияүгә чыгу һәм балалар, оныклар туу шатлыгын да, гаилә белән аңлашып яки аңлашмыйча, яратмаса да хөрмәт итеп яшәүне дә, һәр кеше гомер юлында очрата торган авырлык һәм хәсрәтләрне кичергәннән соң да, Сөембикәнең бердәнбер якты, соңгы хатта искә төшерерлек хатирә итеп «Таныш кеше»сен санавы, асылда, кеше фаҗигасе (һич югы – драмасы) ул. Өлкән Сөембикәне образ һәм характер буларак эшләп бетерү шушы фаҗигане күрсәтергә мөмкинлек бирер иде. Әмма текстта ахыргы хат һәм яшьлек хатирәсе героиняның аннан соңгы тормыш контекстына ятмаган. Тагын бер юнәлешне үстерергә мөмкинлек күренсә дә, өзелеп калган мотив бар: ул туган телне белүгә карый. Искәндәрнең Сөембикә исемен әйтергә, татар телендә сөйләшергә күпмедер өйрәнүе, аннары рус кызы белән очраша башлавы эпиграфтагы «скромность» сүзе белән бәйләнештә ментальлеккә кагылышлы фикер үстерүгә оеткы бирә. Әмма моннан файдаланылмаган. Дөрес, татарлыкның тыйнаклык сыйфаты булуы әйтелә кебек, бу Сөембикәнең «күзләргә карый алмаганга – маңгайга каравы» деталендә сизелеп китә. Тагын бер тәкъдим – геройларга исем сайлау. Сөембикә – татар укучысы өчен символик исем. Шушы яктан махсус уйнатмаган очракта (мәсәлән, Р.Зәйдулланың шул исемдәге хикәясе моңа матур мисал була ала), аны куллану кирәкми, дип саныйм. Искәндәр исеме турында да охшаш фикер әйтергә мөмкин. ХХ гасыр татар әдәбияты өчен Искәндәр ХХ йөз башы әдәбиятында татарлык символы саналган Җәгъфәр кебек үк үзенчәлекле. Г.Кутуйдан соң Х.Туфанның аны лирик герое исеме буларак куллануы мәгъшук герой, иҗат кешесенең җыелма образы дәрәҗәсенә куя. Хикәянең сөйләме – аерым мәсьәлә. Билгеле бер очракларда Зилә сүзләрдән матур, күз алдына килеп басарлык сурәт ясый белә. Мәсәлән, болай: «Диварда еллар аша килеп, төсен җуйган рәсем эленеп тора: күл буенда зәңгәр күлмәктән бер кыз утыра, күк белән сүз куешып, бертөрле киенгәннәр күрәмсең. Алдында – мольберт. Аннан да алда бер егет чүгәләгән, кулында фотоаппарат ахрысы». Бу сурәт текстның төзелеше-тәртибе белән килешеп тора. Әмма текст дәвамында сүз белән эшләү җитәрлек түгел. Берничә мисал китерик. «Каләмемне читкә алып куйдым. Күзләр бермәлгә яшьләнгәндәй итте. Күңел, үтәли җил искәндәй, ыжгырып алды. Гүя Сөембикәнең күңелендәге иң самими серен – назлы гөлен урладылар да ишек-тәрәзәләрне шыр ачык калдырып чыгып чаптылар. Юк, урламадылар, үзе бирде. Гомере буе кем беләндер серләште ул. Арадашчылары кәгазь булды. Бүген көндәлек үз өстенә авыр йөк алды: соңгы хат язылды. Сөембикәнең соңгы, тапшырылмаячак хаты иде бу». Әлеге абзацта беренче заттан өченче затка кинәт күчү фикер аныклыгын киметә. Күңелнең «үтәли җил искәндәй, ыжгырып» алуын аңлау читенлек тудыра, чөнки үтәли җил үзе тавыш чыгара. Янәшә җөмләләрдә “күңел” сүзен куллану да бу очракта синоним тапмаганлыктан булып тоела. Инде стильгә кергәнбез икән, көндәлектәге язманы хат дип атау да ризасызлык уята. Тагын бер өзек карыйк әле. «Кызлар аш бүлмәсенә килеп керделәр. Сөембикә, тычкан шикелле, суыткыч янына йөгерде, анда казына башлады: ризыкларын ала, янәсе». Яшь, матур, тыйнак, яхшы күңелле итеп тасвирланган Сөембикәне бер дә тычкан шикелле, суыткыч янына йөгергән, анда казына башлаган зат рәвешендә күрәсе килми! Яки Сөембикә хатындагы «Бар нәрсәнең дә ул чакта ук билгеле булуын бары соңрак кына аңлый алдым...» дигән сүзләр дә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешеннән читтәлеген раслый: текстта моңа аңлатма-ачкыч юк. Нишләп билгеле булган, кем билгеләгән икән? Язмышмы, холыкмы? Әлеге сорау ачык калган хәлдә, текстта мондый өзек калка: «Син миңа, мин сиңа килдек. Йөрәкләр якынайгач, борылдык та кире киттекме? Барысы да тыныч, артык тыныч иде. Безгә бернинди каршылык – җил-давыл, яңгыр-буран очрамады. Бәлки, ул чакта шулай артык җиңел булганга җиңелгәнбездер дә. Кеше бит бәхетенә авырлык аша килүчән, җиңел килгән – җиңел китә, диләр. Гомумән, адәм бернәрсәнең дә җиңел булуына ышанмый. Шул чактагы җиңеллек өчен хәзер авыр дадыр, бәлки. Әмма бу җиңел авырлык. Ул сыта, изә, ә сиңа рәхәт, синең күңелең капкасы шыр ачык. Җилләр уйнавы да рәхәт». Әлеге фикерне ничек аңларга? Авырлыкка очрамаганга, мәхәббәт югалдымы? Хәзер авыр булу гомуми вакыйгалар барышындагы якты сагыш белән каршылыкка керә – ни өчен? Шул рәвешле, күп кенә сораулар туа. Гомумән алганда, Зилә прозада кәеф тудыра белә, моның өчен бик нечкә алым-детальләр белән эшләү сәләте бар. Кәеф артында – олы тормыш тарихы, яшәеш фәлсәфәсе дә ачык тоемланырлык итеп, шушы кәефнең текст буенча саклануын да күрәсе килә. Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, академик, филология фәннәре докторы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: