Логотип Казан Утлары
Җәһәт тәнкыйть

Райнур Әгъләметдинов. "Чат"

Татар әдәбияты өчен традицион хикәя: гадәти булмаган, күңелгә тиярлек сюжет, әхлакый нәтиҗә. Укыла, тәэсирле, публицистиклыктан алып китү өчен, автор берничә отышлы алым куллана. Беренчесе – хикәяләүнең вакыт-вакыт төп героиня Чулпан исеменә дә күчеп алып барылуы, ул психологизмны көчәйтә. Икенчесе – зур булмаган текстны график яктан өлешләргә бүлеп, аерым, чагыштырмача мөстәкыйль тарихларга әйләндерү. Әлеге тарихларны формалаштырып бетергәндә, һәрберсеннән мөстәкыйль нәтиҗә ясалырлык һәм гомуми текстның төрлечә укылышын тәэмин итәрлек әсәр килеп чыгар иде (монысына язучы алга таба үз әсәрләрендә игътибар итәр дип уйлыйм). Өченчесе – хикәянең башламы: бер яктан, ул үзәк каршылык чишелешендә Чулпан ясаячак адымга метафора булып килә, шул ук вакытта алда булачак вакыйгаларда катнаша, кайберләренең сәбәбенә әверелә. Әмма безгә тәнкыйтьләү өчен азык та бирә: кереш өлештә, хикәянең исемендә (көчле позиция!) ачык аңлашылган идеяне тагын ике тапкыр текстта кабатлау (беренчесе: «Җиде юл чаты, диләр... «Чат» дип Рәшәт авылында бер генә урынны атыйлар. (...) Ә бүген ул язмыш чаты да кебек әле»; икенчесе: «Язмыш чаты. Гади бер авылда гына. Һәр юлы төрле. Авыл кечкенә. Ул чатта мең тапкыр басып торыла, мең тапкыр уңга да, сулга да барыла. Әмма шундый вакытлар була икән – синең кая борылуыңа карап, язмыш булып язмыш хәл ителә!») артык булып тоела, укучының фикерен инде табылган төп идеягә кабат-кабат юнәлтеп, хикәянең әдәбилеген киметә. Мәгърифәтчелек, үгетнәсихәтчелек чорына хас бу сыйфат бүгенге заман әдәбиятына куела торган төп таләпне үтәргә комачаулый – һәр укучының үз текстын табу, уку мөмкинлеген чикли. Инде хикәягә якынрак килик. Ул кечкенә генә кереш белән башланып китә. Чулпан исемле яшь хатын үзенең кызы белән хастаханәдән кайтып бара, кыз, автобус тәрәзәсеннән күргән сукбайны Галимҗан бабасына охшатып, кул болгый. Кызчыкның елмаюы сукбайның карашын да үзгәртеп, җылытып җибәрә. Хикәя ахырында без шушы очрашуның «чаттагы» Галимҗанның авылга кайтуына, тормышын үзгәртергә карар кылуына сәбәпче булуын да аңлыйбыз. Аннары хикәяләү Чулпанның уйларында моннан дүрт ел элек булган көз көненә әйләнеп кайта. Ире Рәкыйпнең хыянәтен белеп, яшь хатын тормышын үзгәртә: кызы белән шәһәргә чыгып китә. Аерып куелган чираттагы тарих – авылның эшкә нык кешесе – Галимҗанныкы. Рәкыйпнең әтисе Галимҗанның гомере эштә узган. Әмма улы белән якынлык, аңлашу юк. Авырып киткәч, аны гаиләдә бөтенләй читкә тибәрәләр. Улы кыйный. Көзен Галимҗан бабайны хастаханәгә салалар, ул аннан авылга бүтән кайтмый. Хикәяләү кабат хәзерге вакытка күчерелә: Чулпанга Рәкыйпнең үлгәнен әйтеп шалтыраталар. Чулпан кызы Сәйдә белән ирен соңгы юлга озатырга авылга кайта. Зиратта була, Галимҗанның исән икәнлеген, аның да мондалыгын ишетә. Автобус тукталышында Сәйдәгә кул болгап калган сукбайның Галимҗан булганлыгы ачыклана. Каенатасы белән очрашырга карар иткән Чулпан хәтерендә тагын бер күренеш калка: «Рәкыйпнең шул кичне әтисен елата-елата ишегалдында кыйнаганы... Туктатмады бит Чулпан аны шулчак. Өйдән чыкмыйча, кызын кочаклап тик утырды. Чыгып туктата ала иде. Туктатырга кирәк иде...» Бу күренеш һәр кешенең хата ясау мөмкинлеге турында искәртә. Әмма иң мөһиме: ул Чулпанны идеаллаштырудан коткара, чөнки хатын каенатасын үзе белән алып китәргә, аның өчен җаваплылыкны үз җилкәсенә алырга карар кылды! Героиняны идеаллаштырган очракта, язучы, бу игелекле адымның һәр кеше эшләргә тиешле, эшли ала торган гамәл икәнлеген ассызыклый алмас та иде. Шулай итеп, хикәя гадәти булмаган, аянычлы вакыйгада зур фәлсәфи гомумиләштерүгә алып чыга. Ул тормышны – кешене адым саен сагалап торган сынау мәйданы, һәрвакыт ике капма-каршы якка аерылып китә торган чатлар белән чуарланган юл итеп күзаллауга корылган. Чатта башкаларга мәрхәмәт күрсәтү сукмагын да, үзеңне генә ярату – эгоизм сукмагын да сайларга мөмкин. Әмма Чулпан-Сәйдә-Галимҗан мисалы һәр яхшылыкның, һәр елмаюның, һәр мәрхәмәтнең – башкаларга куаныч китерүе турында сөйли. Хикәянең авторы үзе әйтергә теләгән фикерне укучыга җиткерә, ишеттерә алды! Инде хикәянең эшләнешенә кагылышлы кайбер күзәтүләр. Хикәя артык гади, фикерләрне ачыктан-ачык әйтеп бара. Бу язучының публицистиклыктан котылып җитә алмаганлыгы турында сөйли. Гәрчә хикәянең үзендә укучы фикерен үстерергә юнәлеш күрсәтерлек оеткылар күренеп торса да, алар автор тарафыннан файдаланылмаган, уйнатылмаган. Әйтик, хикәядәге тарих – аяныч: яп-яшь ир гаиләсен таркатты, атасын ташлады, эчеп үлде; аның әтисе, гомере буе шушы җирдә эшләгән кеше, сукбайлыкка чыкты. Шушы күренешләрнең сәбәпләре (иҗтимагый, матди, сәяси, фәлсәфи???) хакында, әлеге кешеләр белән янәшәдә тормыш иткән күршеләре, туганнарының битарафлыгы (эчүләрен дә күргәннәр, кыйнауны да ишеткәннәр ләбаса!) турында уйланырга юл күрсәтү, ишарә ясау текстны баетыр, тирәнәйтер иде. Матур гына итеп символ (чат) яки табигать күренешен куллана башлау өзелеп кала. Бу алымнарны баштан ахырга кадәр өзмичә, мәсәлән, хикәя башындагы яңгыр һәм салават күпере сурәтен, чат белән бәйле сукмак яки юлны символик образ дәрәҗәсенә куеп файдалану мөмкинлеге дә бар. Татар хикәясе һәрвакыт тел-сөйләмнең матурлыгына, аһәң-яңгырашның көемузыкасына, сүзләрнең урынлы сайлануына йөз тотты. Кече жанр булган хикәядә һәр сүз урынлы сайланып, һәр деталь тергезелгән ситуацияне мөмкин кадәр тулырак ачыкларга ярдәм итәргә тиеш. Без карый торган текстта сөйләмнең эчке көе, «музыкасы», эчтәлегенә тәңгәл интонация, тотрыклы булып, вакыйгаларны озата бармый. Хикәянең беренче җөмләсендә ачыкланган пафосның, хисси яңгырашның ахырга кадәр килүе шарт. Ул вакыйгалар алмашыну ноктасында бөтенләй үзгә, капмакаршы «ноталар» белән үрелсә дә, текстның тулысы белән йә үкенечле, йә сагышлы, йә раслаучы, йә романтик-күтәренке һ.б. яңгырашы – татар хикәясенең традициясе! Миңа калса, уңай традиция. Сөйләмнең аһәңе мәсьәләсенә кагылмастан, сүз сайланышына игътибар итик. Менә бер өзек: «Шундыйрак бер вакытында берчак оныгы янына кергән», дип башланган абзац. Беренче җөмлә стиль хатасы (бер вакытында берчак) белән дә, төгәлләнмәгәнлеге белән дә сөйләмне боза. Алга таба «шул мизгелдә эштән килене кайтып төште», дигәндә, «кайтып төште» формасы ерактан, читтән кайтучыга карата гына кулланыла ала. Бу очракта «шул мизгелдә» ачыклавы да отышсыз булып чыга. «Каравыл акырып җибәрмәсенме» формасын экспрессиягә сылтасак та, киленгә карата «бүген бөтенләй бәйдән купты» фразеологизмы урынсыз икәне күзгә ташлана. Аны куллану башка ситуацияне, «бәйләп куелганлыкны» таләп итә. Алга таба «йөзе бүртенгән, кабарынган», дигәндә, «кабарынган» сүзе йөзгә карата кулланыла алмаганлыкны искәртергә кирәк. Мондый мисалларны күпләп күрсәтергә мөмкин. Әмма бу очракта башкарак якка караш ташлау да таләп ителә: әлеге сүзләр Галимҗан исеменнән әйтелә, аларда килененә карата ачу сиземләнә. Хәлбуки, хикәянең гомуми пафосына туры китереп, аңлашып яшәмәүгә юнәлтелгән үкенеч соралып тора. Кайбер мәгънәви каршылыклар да гомуми хикәяләү тәэсирен җимерә. Мәсәлән, зиратта Чулпан уйларында шундый монолог калка: «Гомерең – менә шушы юл чатындагы тузан. Җил истеме – оча да тарала. Кешенең җирдәге өлеше шулкадәр генә... Моннан берничә ел элек Чулпан әнисен җирләгән чакта тормышның бу хакыйкатен аңлады сыман инде». Ә хикәянең вакыйгалар бирелешендә кешенең ничек яшәве – якыннарына тәэсир итә, аларның бәхетле яки бәхетсез, гомерле яки гомерсез булуы һәр кешенең нинди юл сайлавына бәйле дигән фикер укыла! Димәк, кешенең гомере һәм эш-гамәлләре – тузан түгел, бәлки гомуми яшәешнең ниндилеген хасил иткән бик мөһим кыйммәт булырга тиеш. Гомумән алганда, әдәбиятның асылын барлыкка китерә торган алмаз таш табылган, әмма аның, кырланып-сырланып, бриллиантка әйләнгәнен күрәсе килә!

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, академик, филология фәннәре докторы

Райнур Әгъләметдиновның әлеге әсәрен "Казан утлары" журналының 9 нчы санында (2018) һәм САЙТЫБЫЗДА ДА укырга мөмкин:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=47315
  2. http://kazanutlary.ru/?p=47373
  3. http://kazanutlary.ru/?p=47429

Фотода: Райнур Әгъләметдинов; "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев