Ләйлә Хәбибуллина шигырьләре

Татар шигърияте үзенең барышында, зур үзгәрешләр чорына килеп кердеме, «озын шигырь» формасына мөрәҗәгать итә. 1920-1930 елларда «озын шигырь» татар шагыйрьләренә имажинизм һәм футуризмны милли шигърият мәйданына чыгарырга этәргеч бирә (Заһидуллина Д. Модернизм в татарской литературе первой трети ХХ века. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2013. – С.136). ХХ-ХХI гасырлар чигендә исә постмодернизм юнәлешендә тәҗрибәләр ясарга мөмкинлек ача.

Җыр-музыкада аерым жанр дип билгеләргә тәкъдим ителә торган «озын җыр» кебек үк, татар поэзиясендәге «озын шигырь» дә, күләме белән генә түгел, жанрлык хасиятләре ягыннан да гаять үзенчәлекле. Ул фикер һәм хис агышын тоташ «автоматик язуга» әйләндерә. Нәтиҗәдә, кеше психологиясен өзлексез һәм хис-фикер күчеше артыннан ияреп, күзәтеп барырга мөмкинлек туа.

Ләйлә Фаяз кызы Хәбибуллинаның укучыга тәкъдим ителә торган шигырьләр бәйләме шундый «озын шигырь» белән ачыла. «Хуш, калам!» шигыренең лирик герое кеше өчен мәңгелек конфликт булган үз-үзе белән көрәш мизгелендә: таңда, кала белән хушлашып, «ирек ягына юл» алырга карар итә, шушы адымның дөреслеген үз-үзенә исбатлый, әмма ахыр чиктә, соңгы тезмәдә, «Юк! Калам!» дип белдерә. «Шәһәр-кала» һәм «калу» фигыленең бер төрле яңгырашы сүз уены китереп чыгара, бу көрәшнең, тартышның – һәр көнне, һәр мизгелдә һәркем үтә торган юл булуын ассызыклый.

Шигырьнең төп эчтәлеген лирик героиняның «калага» эндәшкән монологы тәшкил итә. Аң-фикер агышы кебек барган монолог тәэсирле: ритм хасил иткән эчке музыка саклана, рифмалар төзек, уңышлы сайланган. Бу агышта хис-кичерешләр бер-берсенә ялганып бара. Аклану («Син үзең беләсең – / мин синдә / бер тонык тавыштай югалам»), үкенеч: («Мин синдә / табылып талчыккан / бер бәллүр валчыктай уалам»)чарасызлыкка («Син үзең беләсең – / чарасыз, / күпме моң, / күпме яшь түгелгән»), аннары ачуга («Түзелгән. / Көчектәй, суыктан өтелеп, / шау-шуың сүгелгән») тоташып китә. Тагын үкенеч, аннары, боларның таң саен кабатланганын искә төшереп, сагышлану, гыйсъян («чәрдәклә хыяллар пыяласын») һәм ризалашу шигырьне йомгаклап куя.

Каладан китә алмау тормыш эзеннән, тәртибеннән чыга алмау булып аңлашыла, бу шигырьдә күпмедер аңлатылыш та таба: «Шавыңа күмелә йөрәгем тибеше». Ягъни кешенең, үзе каршы килә торып, тормыш белән бер ритмда калуы – яшәеш законы (һәр кешенең эчке көрәше) кебегрәк шәрехләнә. Бу фикерне ассызыклап, көчлерәк белдерү фәлсәфәне формалаштырып бетерер һәм шигырьнең эчтәлеген фәлсәфи лирика юнәлешендә төгәлләштерер иде.

Шигырьдә табылган уңышлы образлар: «салына олтаннар / зур бушлык чокылган йөрәккә»; «Сап-салкын күмердән / өметләр калдыгы эзләнгән»; «Кесәгә сыярлык күңелнең / бар җиһан сыярлык ярасын / кап-кара төннәрең яласын» – хисләрне көчәйтүгә хезмәт итә.

Аерым бер өлешләрдә сүзләрне дөрес сайлау җитеп бетмәгәнлек үзен сиздерә. Берничә мисал китерик. Хисләрне өсте-өстенә өеп, иң киеренке ноктага җиткергәннән соң, гыйсъянның чеметү белән чикләнүе («Син мине чемет тә / чәрдәклә хыяллар пыяласын») фикер көчен киметә.

«Шау-шуың сүгелгән» тезмәсе уңышсыз, алга таба хисләрнең үсә баруы дулкынында, аны «өзелгән» рифмасына туры китереп үзгәртәсе килә. «Кирегә чигешем», дигәндә, «чигешем» сүзенең чигенү мәгънәсен эзләп алу авыр.

Мәхәббәт лирикасы үрнәге – «Сагыштан арала». Традицион шигырь, сагыну, мәхәббәт сагышы турында сөйли. Поэзиядә мең кат сөйләнгән сүзләр Ләйләнең тәэсирле образлары ярдәмендә яңара, яңача кабул ителә. Мең сагышның яралуы һәм мең кабат үлеп терелүе мәхәббәтнең көчен тагын бер кат ассызыклый.

 

Мин сине буранның көчләрен

Басарлык итепләр сагынам, –

 

дигән гади генә юллар сагыну хисенең иң югары ноктасына китерә.

 

Син миннән ераксың, ераксың –

Галәмнәр сыярлык арага,–

 

дигәндә, инде үкенечнең иң югары дәрәҗәсе күзаллана. Өч строфада өч төрле кичереш максималь биеклеккә җитә. Шул рәвешле, һәр тезмәдә бер кичерешнең иң экспрессив ноктага кадәр күтәрелүе шигырьдә яңалык булып килә. Укучыны да шушы хисләрне кичерергә этәрә.

«Адашасы килә!..» шигырендә мәхәббәт иркенә бирелергә кыймау, хис белән эчке көрәш халәте тергезелә. Өченче строфада «язу» сүзенең ике мәгънәсен уйнату матур тәэсир калдыра:

 

Юлдан язам!

Язган юлларымны

сиңа түгел, диеп, алдашам.

 

Беренче тапкыр кулланылганда, ул хисләрнең тәртипсез, хаотик булуын күрсәтсә, икенче тапкыр лирик геройны шагыйрә-автор белән якынайта. Бер үк вакытта бу тезмә яратуын үз-үзе каршында да танырга кыймаган кеше образын тудыра.

Икенче строфада логик төгәлсезлек («кайтсам өннәремә, / синле хатирәсез нишләрмен?») бар: хәтер буранында булган сәхифә хатирәдә дә яши! Шулай ук шигырьнең ахыры табылмаган.

«Бир кулыңны...» шигырендә гадәти генә саубуллашу мизгеле ярату хисе хакында сөйләргә мөмкинлек бирә. Әмма эпиграфның нинди фикергә ишарә ясавы аңлашылмый. Саубуллашырга ашыккан сөйгәнен мәхәббәт иркенә бирелергә чакырумы ул, әллә героиняның үзенә юнәлтелгәнме – текстта моны укырга ачкыч юк.

Беренче шигырьдәге образ кабатлану («хисем очкыннарын / актарырсың йөрәк көленнән») соңгы текстның сыйфатын төшерә.

Гомумән алганда, Ләйлә матур романтик шигырьләр яза. Шигъри сөйләм камил, уңышлы образлар табылган. Әмма беренче әсәре авторның фәлсәфи, модернизм яки постмодернизм яссылыгында иҗат итү мөмкинлекләре дә булуын күрсәтә. Уңышлар телим.

 

Дания Заһидуллина,

академик, филология фәннәре докторы

фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: