Лилия Низамова шигырьләре

Лилия Низамованың шигырьләрен монда басып укырга мөмкин.

Лилия Низамованың «Бу дөнья – искиткеч!» дигән циклга тупланган шигырьләре эчтәлегенең самимилеге, ихласлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Лилия традицион шигырь формасына да иярә, интонацион һәм ирекле шигырьдә дә көч сынап карый; романтик, фәлсәфи-модернистик мотивларга мөрәҗәгать итә. Эзләнүләрдә аның үз юлын табарга омтылуы күзгә ташлана. Шуңа да сөйләшүне тагын бер тапкыр яңачалык һәм традицияләрне саклау мәҗбүрияте хакында корырга ниятләдем. Чөнки традицияләр – электән килгән иҗат итү рәвеше генә түгел, алар шигърияттә һичшиксез сакланырга тиешле иҗат кануннарын да аңлаталар. Алардан башка әдәбият үз укучысын таба алмый. Чөнки кеше һәр заманда, теләсә нинди эшчәнлек юнәлешендә элгәреләр тәҗрибәсенә таянып яши. Шуңа да без үзебез очраша торган һәр яңа күренешне моңа кадәр билгелесе белән чагыштырабыз. Әйтик, урындыкның – утыру җайланмасы, сәгатьнең – вакыт санау җиһазы икәне мәгълүм. Аларның нинди формаларын, төрләрен уйлап тапмасыннар, хәтта урындык формасында сәгать ясалса да, барыбер кеше сәгатькә – утыра, урындык ярдәмендә вакыт саный алмый.
Шуңа да безнең аңыбыз дөньяны «көтү горизонты» дигән үлчәү ярдәмендә танып белә (әдәбият белемендә хәтта 1970 елларда Алманиядә шушы төшенчәне үзәккә куйган махсус гыйльми юнәлеш тә барлыкка килә). Әдәби әсәр укыганда, һәр укучы аңы аны моңа кадәр әдәбият турында белгәннәре тәҗрибәсе җирлегенә куеп карый. «Көтү горизонты» – шушы җирлек, ул өр-яңа күренешләрнең буыннар тәҗрибәсе аша ирешелгән күзаллаудан танып булмас дәрәҗәдә ераклашмавын тәэмин итә. Әдәби әсәрнең укучыга ошау-ошамавы да аның ни дәрәҗәдә «көтү горизонты» белән тәңгәл килүенә бәйле.
Циклдагы беренче шигырь «Көрәшү» дип атала, ул лирик геройның үз-үзенә, үз асылына төшенергә, үзен аңларга омтылышы турында. Исемгә чыккан «көрәшү» сүзе дә – кешенең үз-үзе (үз аңында пәйда булган корт) белән көрәшүе булып аңлашыла. Әсәрнең яңалыгы – лирик геройның ихласлыгында; әмма бу ихласлык наив шигырьгә әйләнми, романтик күзаллау булып кала. «Хак юлдан» тайпылу билгесе булып «чит телдә» сөйләшү (күрәсең, бу очракта ул күчерелмә мәгънәдә кулланыла һәм кешенең үз асылына тәңгәл килмәгән амплуада күренүен аңлата) һәм «фикерне кыйммәткә» сату, ягъни матди якка өстенлек бирү күрсәтелә. Бу очракта читләтеп әйтү юлын отышлы дип булмас.
Әмма иң мөһиме – безнең «көтү горизонты» текстта башланган фикернең төгәлләнүен таләп итә! Тик соңгы тезмәләр биш строфада алып барылган сөйләшүне йомгакламый, киресенчә, шигырьнең ахыры табылмаган дигән нәтиҗәгә китерә. «Минем уем, сүзем кешеләргә эчке дөньямны ача» дигән, соңгы строфага салынган фикер («Минем уй – минем йорт, минем тел – тәрәзә. / Ачамын пәрдәне, эндәшәмен сезгә») текстта үстерелә килгән каршылыкны чишми, чишү юлын да күрсәтми яки аның чишелеше юклыгын, ачык килеш калуын да белдерми. Ул бөтенләй башка сукмакка – башка эчтәлеккә тарта! Тик бу – төрлечә укылыш мөмкинлеге дә түгел, йомгак башка шигырь тексты язуны сорап тора. Ә инде текстта төрлечә укылу мөмкинлегенә ирешерлек урын да бар: «Мин һаман гел хаклык җиңәдер дип уйлыйм» фразасында шундый оеткы күренә.
Инде форма ягына килик. Шигырь 12/12 үлчәмендә иҗат ителгән, беренче строфа аны 3+3+3+3 рәвешендә буыннарга аера. Ритмик буыннар текстның эчке көен хасил итә һәм безнең «көтү горизонты» башка строфада да шушы көйне «ишетергә», тоярга тели.

Әмма бу гармония сакланмый. Менә икенче строфаның икенче тезмәсе: «мин күпләрне / сүгәм / һәм ачы / сөйләшәм» (4+2+3+3). Аны техник яктан (бу очракта мин эчтәлеккә кермим) «мин сүгәм / күпләрне / һәм ачы / сөйләшәм» кебек үзгәрткәндә – вәзен төзәлә. Яки иң соңгы тезмә: «Ачамын / пәрдәне, / эндәшәмен / сезгә» (3+3+4+2) очрагында «эндәшәм / мин сезгә» кебек зур булмаган төзәтү эчке музыканы торгызырга сәләтле!
Дөрес, укучының «көтү горизонты»нда традицион шигырьдә вәзеннең аерым бер сүзгә, фразага, фикергә игътибар юнәлтү өчен махсус бозылу очраклары теркәлгән. Без мондый очраклар белән мәктәп программасы кысаларында ук күпләп танышабыз! Ләкин «Көрәшү» шигыре моңа мисал була алмый. Димәк, вәзен бозылу – осталык җитмәү билгесе булып чыга.
Лилия Низамова шигырьләренең кабатлауларга корылуы уңышлы як буларак күрсәтелә ала. Хис-кичерешләрне көчәйтү өчен фигыльләрне, исемнәрне яки сыйфатларны бер-бер артлы тезеп бару – татар шигъриятендә традицион, ул, хәтта, И.Юзеев иҗатында яңа бер форма – «Юзеев строфасы» тууга да китерде. Ягъни урынлы кулланылганда, билгеле бер дәрәҗәдә «чиктән чыгу» яңарыш алып килә! Бу очракта да «алдашам, ялгышам, саташам», «Мин көләм, мин елыйм, кычкырам, һич тынмыйм» кебек кабатлаулар лирик геройның рухи эзләнү-бәргәләнүләрен тагын бер кат күрсәтә, бу кичерешнең көчен билгели.
Әмма «чиктән чыгу» һәрчак ниндидер максат белән бәйле булырга тиеш. Мәсәлән, текстны икегә бүлеп «мин» һәм «ул» кабатлануы эчке каршылыкны ассызыклый – бу яхшы. Әмма «мин» артык күбәеп китеп (зур булмаган шигырьдә ул 21 тапкыр кабатлана), урынсыз кулланыла башлый һәм тагын бер тапкыр каләм сынаучының тәҗрибәсезлегенә ишарә ясый.
Оста иҗатчыларда кабатланган сүзне яки фразаны, мәгънәгә хилафлык китермичә, башкасы белән алыштырып булмый. Шул яктан кабат беренче строфага мөрәҗәгать итик әле: «Мин һаман алдашам, ялгышам, саташам,/ мин һаман үземне табарга маташам./ Мин көләм, мин елыйм, кычкырам, һич тынмыйм,/ мин һаман гел хаклык җиңәдер дип уйлыйм». «Мин һаман»ны икенче тезмәдә калдырып, беренче һәм дүртенче тезмәдә башка сүзләр белән алыштырып карыйк: «Адашам, алдашам, ялгышам, саташам,/ мин һаман үземне табарга маташам./ Мин көләм, мин елыйм, кычкырам, һич тынмыйм,/ тормышта гел хаклык җиңәдер дип уйлыйм». Мәгънә бозылдымы? – Юк шикелле. Болай алмаштыру «мин һаман алдашам» фразасы бирә торган ялгыш эчтәлекне (лирик герой алдакчы булып чыга бит!) дә төзәтте. Бу урында безнең «көтү горизонты»нда алдакчы лирик герой (әйтик, Г.Афзалда) булуны искәртергә була. Әмма моның өчен шигырьнең дә башка эчтәлектә (сатирик әсәр буларак) язылуы шарт.
Икенче шигырь – «Үземә киңәш» эчке монолог формасында кешенең иң мөһим кыйммәтләрне барлавы, раславы төсен ала. Һәр фикер-гамәл – галәмнән; дөнья – бөтен; һәр җан иясе – саф; һәркем – тигез кебек раслаулардан соң, нәсыйхәт төсендә: яктыга омтыл; мәхәббәткә ышан; хакыйкатькә һәм хыялга тартыл; яшәүне ярат кебек өндәмәләр урын ала. Болар – тапталган фикерләр, бу очракта эчтәлек ягыннан яңалык җитмәде. Форма ягыннан текст беренче шигырьдә күрсәтелгән кимчелекләрдән азат түгел.
Өченче шигырь – «Дөнья сиңа гашыйк», ул, күпмедер күләмдә, икенче шигырьнең бер вариациясе төсендә. Лирик герой әңгәмәдәшенә, укучыга яки, гомумән, кешегә мөрәҗәгать итеп, яшәүнең матурлыгы, сөюнең олы бәхет булуы турында сөйли. Форма ягыннан – интонацион шигырь, сүзләр сайланышы, ритмик буыннар кабатлануы хисабына эчке ритм барлыкка килә. Мондый текстларда ритм-рифмага, традицион шигырь белән чагыштырганда да, зуррак таләпләр куела: бу очракта да беренче һәм соңгы строфада рифманың уңышлы сайланмавы, 2 строфаның соңгы тезмәсендә ритм бозылу шунда ук күзгә ташлана.
Гомумән алганда, гади, матур текст килеп чыккан. Ул Л.Низамованың сүзләрдән сурәт ясый белүе турында сөйли. Татар интонацион шигыре лирик геройның гадәти кеше булмавын (ешрак – экспрессив, гыйсъянчы) традиция ясады – бу текстта аннан тайпылыш бар. Әмма мондый очракта да шигырьнең югары нотада тәмамлануын көтәсең. Тик соңгы строфа – бәхетеңне сакла дигән тапталган фикергә кайтып кала.
Дүртенче шигырь – «Коткар!», ялгызлык фәлсәфәсе, яраткан кешегә эндәшү. Эчтәлек ягыннан, «сүзләрең – дару», «күзләрең – дару», «мәхәббәтең – дару», «җылың – дару» кабатлауларын уңышлы табылган дип булмас. Бер яктан, алар лирик геройны авыру хәлендә итеп күрсәтә. Икенче яктан, шигырьдә матур гына килеп чыккан йомгак белән каршылыкка керә: авыру халәттә «яңа дөнья» корып буламы?
Ирекле шигырь формасына мөрәҗәгать ителгән. Әмма ирекле шигырь гадәти булмаган образ-детальләре белән гаҗәпләндерергә тиеш: монда алар юк. Ә инде «чит- ятларның мәхәббәте чертә» кебек фразалар – шигърияттә, гомумән, булырга тиеш түгел (югары поэзиядә «көтү горизонты» мондый сүзләрне кире кага). Алар, бары тик, махсус максат белән, сатирик, ироник алым кысаларында гына кулланыла ала.
Бишенче шигырь – «Сына, Казан», Казанга мәхәббәт аңлатуны көтелмәгән формага төрә. Әмма шигырь белән танышу барышында Казанга мәдхия – урбанистик фәлсәфә белән алмашына, андагы: «уйлы башлар – / синең дошманың», «Сындыр хыялымны, / Юк ит минем тормыш мәгънәсен» кебек сискәндерә торган, көтелмәгән мотивлар үзирония яки ирония хасил итү мөмкинлеге ала. Нәтиҗәдә төрлечә укыла ала торган (романтик яки абсурд эстетикасы кысаларында язылган) текст хасил була.
Шигырь миңа 1920-1930 еллар модернистлары иҗатын (бигрәк тә, Г.Кутуйның «Көннәр йөгергәндә» (1925) җыентыгына кергән шигырьләрен) хәтерләтте. Текстның Казанга эндәшү кебек язылуы да, сынландыру алымының үзәккә куелуы, риторик эндәшләр уйнатылу, кулланылган футуристик-абсурд образлар («Сына мине, Казан, / учыңа ал, / назла башта, / соңрак бөгәрлә», «Тик югалткач, / сагынып, янә тудыр») да шуңа ишарәли.
Миңа ул бәйләмдәге иң уңышлы шигырь булып тоелды. Ни өчен? Бер яктан, алты строфалы шигырьдә фикер һәм кичерешләр үсеп-үзгәреп бару эзлекле, тәэсирле килеп чыккан. 10/9 формасында тезмәләрне, ритмик буыннарга тәңгәл итеп, икегә аеру (6+4/4+5/6+4/4+5) шигырь эчтәлегенә туры килеп тора, шул ук вакытта эчке музыканы сакларга да ярдәм иткән. Шигырьнең төрлечә укылу мөмкинлеге текстка кабат-кабат әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә, аны сер белән сугара.
Алтынчы шигырь – «Синең хакта», беренче карашка мәхәббәт шигыре булып тоела. Әмма, әле генә карап үткән «Сына, Казан» кебек үк, романтик шигырь буларак та, абсурд эстетикасы сукмагында да укыла ала. Мәхәббәт турында сөйләгән шигырьдә башта «мин» сүзенең кабатлануы сискәндерә, аннары шул сүз белән янәшә лирик геройның үзе хакында монологы тоташ текст хасил итә. Аннары абсурд образлар пәйда була: «Минем уем – бәллүр / үзем кебек», «Йөзем төссез – / синең сөю кебек», «Көнем чиксез – / мәхәббәтем кебек», алар мәхәббәтнең кеше өчен бәхет түгел, бәхетсезлек булуы фикерен ныгыталар.
Шулай итеп, Лилия Низамова шигырьләре – аның иҗатта үз юлын эзләве хакында сөйли. Аларда лирик героиняның үзе турында эчке монологы алга чыга. Әмма еш кына шигърияттәге иң төп кануннар сакланмавы күренә.
Шулай да циклда соңгы итеп урнаштырылган ике шигырь – ике төрле укылышка ия, һәм романтик, һәм модернистик әсәр буларак бәяләнә алырлык «Сына, Казан» һәм «Синең хакта», минем фикеремчә, Лилиянең әлеге юлны табуы турында сөйли кебек. Аның каләменә интонацион, ирекле шигырь түгел, традицион калып кулай тоела.
Тәҗрибәләр ясарга, эзләнергә хирыс яшьләрнең берсе буларак, аңа уңышлар һәм иҗатының татар укучысының «көтү горизонты»на җавап бирерлек булуын телим.

"КУ" 11, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: