Логотип Казан Утлары
Җәһәт тәнкыйть

Лениза Вәлиева шигырьләре

Югары шигърият биеклегенә күтәрелү өчен Ленизага шул – үзенең сукмагын салырга кирәк булачак. Аңа уңышлар телик!

Бу юлы «Җәһәт тәнкыйть» рубрикасына кабул ителгән юлдан читкәрәк китеп, татар әдәби дөньясында исеме инде билгеле яшь шагыйрәнең яңа шигырьләре сайланган. Лениза Вәлиева – «Диңгездә йолдыз коена», «Хәят күгем» исемле шигырь
җыентыклары авторы. Шулай ук тел белеме фәне юнәлешендә гыйльми тикшеренүләр алып баручы, инде уңышлары-казанышлары да булган галимә.
Шулай да мин бүген «Лениза Вәлиева стиле» бәясен кулланырга кыймыйм. Чөнки, авторның исем-фамилиясен күргәнче үк, шигырен «бу – Лениза Вәлиеваныкы» дип атап күрсәтә алырыма ышанычым юк.
Шуңа күрә сөйләшүне Л.Вәлиева стилен барлыкка китерә алырлык сыйфатлар – ягъни журналга тәкъдим ителгән шигырьләрдәге «көчле якларны» барлаудан башларбыз.
Шагыйрәнең гел эзләнүдә булуын, бигрәк тә шәркый жанрлар һәм сурәтләргә охшатып стильләштерүләрен беренче урынга куясы килә. Тәкъдим ителгән циклдагы беренче шигырь – «…Тел, тел дибез, милләт дибез, татар дибез…» хикмәт жанры таләпләрен тергезеп язылган. 12/12 үлчәме, лирик геройның бер кавемгә, «без» исеменнән сөйләүче төркемгә – милләткә риторик эндәше төсен алуы аңа борынгылык рухы бирә. Хикмәт жанрына хас үткен сүзлелеккә ирешү өчен шагыйрә мәкаль- әйтемнәргә күпләп мөрәҗәгать итә. Аларны җайлап, шигъри тезмәләргә урнаштыру
осталыгын да аерып күрсәтү дөрес булыр. Менә беренче строфа:
Тел, тел дибез, милләт дибез, татар дибез…
Купшы сүздән тыйнак гамәл артык юкса.
Үткен телле, сүздә көчле без һәммәбез.
Шулай инде: арта батыр орыш юкта.
Икенче тезмәдә дә, өченче һәм дүртенче тезмәдә дә канатлы гыйбарәләр күзгә бәрелеп, күренеп тора.
Хикмәт таләбен үтәп, икенче строфада милләткә юнәлтелгән тәнкыйть урын ала:
«Түрдә кунак – урыс кияү, төрек кияү…» Шуның янәшәсендә тыйнак кына лирик геройның үзенә юнәлтелгән тәнкыйть тә (бу да жанр өчен мөһим) күренеп китә:
«Бәндә кылган гамәлләрне бәяләргә / Хакыбыз юк». Аннары инде төп фикер-тәнкыйть көчле позициядә, адресаты чиктән тыш киңәйтелеп (ул милләткә дә, хәтта Аллаһыга да адресланган булырга мөмкин, текст мондый укылыш мөмкинлеген калдыра)
яңгыратыла: «Ишәйтәбез нишләп һаман башка кавем». Аның тәэсир көчен шуның артыннан ук, соңгы тезмә итеп, һәр кешегә адресланган сораулы өндәү чиктән тыш арттыра: «Кайсы милләт вәкиле соң газиз улың?!»
Шигырь шәркый жанрларга охшатып стильләштерүнең Л.Вәлиева иҗаты өчен кулай булуын күрсәтә. Шул ук 12/12 калыбында, хикмәт-нәсыйхәт хасиятләрен кулланып иҗат ителгән, күпмедер күләмдә чичәнлек сөйләме сизелеп киткән¸ төзелеше ягыннан
фәлсәфи кыйтга жанрын кабатлаган «...Намусы кушканча яшәгән адәмгә...» шигыре дә, заман сурәтен тәнкыйди күзлектән тергезеп, шуннан килеп чыккан фәлсәфи нәтиҗәне, төп фикерне болай дип күрсәтә: «Күңел бит (нишлисең?!) һаман да ышана / Яманлык
тез чүгеп, яхшылык җиңүгә». Беренче очрактагы кебек үк, шуның артыннан ук фикер шәхсиләшә: «Югыйсә ничә кат теленгән йөрәгем / Төрелгән мең дә бер әрнүле ямауга». Шушы «Л.Вәлиева алымы» текстка кабат әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә, яхшылыкның
җиңүенә ышанычның мең тапкырлар җимерелүен, әмма әлеге өметнең барыбер тормышны яшәтүче көч булуын искәртә. Бер үк вакытта шәхсиләштерү алымы ярдәмендә тасвирланган, «ничә кат теленгән», «мең дә бер әрнүле ямауга» төрелгән йөрәкле лирик герой, беренче шигырьдәге кебек үк укучыга үз, ихлас тоела. Шушы ихлас лирик герой – Л.Вәлиева шигъриятенең табышларыннан, уңышларыннан берсе дә.
Әлеге иҗаттагы тагын бер сыйфат – күңел халәте белән табигать сурәте янәшәлеген бик тыгыз үрү, фәнни итеп әйткәндә, психологик параллелизмда рухи хәл-халәтне калкуландыру дия алабыз. Чөнки гадәттә психологик параллелизм табигать сурәтенә
буйсына, табигатьтәге алмашынулар – күңелдәге, гомердәге үзгәрешләрнең билгесе булып килә. Л.Вәлиевада киресенчә.
Әлеге алымнар: шәхсиләштерү, психологик параллелизм – Л.Вәлиева иҗатына хас көтелмәгәнлек эффектын тудыруда катнашалар. Кайбер шигырьләрдә көтелмәгәнлек – эчтәлек дәрәҗәсендә дә күзәтелә. Әйтик, «Кем син?!» шигырендә әле фәрештә, әле иблис булып күзалланган зат – лирик геройның үзе булу шундыйлардан.
Л.Вәлиева шәхси халәттән зур гомумиләштерүгә дә килергә сәләтле. Әйтик, күңел-аргамак янәшәлегенә корылган «...Җирне тырный туарылган аргамагым…» шигырендә лирик геройның иреккә ашкыну халәтен тасвирлап, шагыйрә текстны болай тәмамлый: «Кысаларга кире кайтыр, димә, / Бер татыса күңел ирек көчен». Бу очракта инде яшәешнең бер законы, кануны пәйда була.
Шигырьләрендә борчу-өзгәләнүләр күп булса да, аларда барыбер якты караш, өмет җиңеп чыга. Бу бигрәк тә «...Офыккача, офыккача барам...» шигырендә аермачык. «Ярым саташулы бу төн үткән. / Якты язмыш булып таң сызыла» дигән тезмәләр һәр
язмышның, һәр вакыйганың, ахыр чиктә, якты өмет белән төгәлләнәчәген искәртә.
Шигырьләрдәге экспрессия, хисләр көчлелеге еш кына фикерне анык белдерергә комачаулый. Аерым бер очракларда көчле позициядә көтелмәгәндә калкуланган образ-сурәтне үстерү юлы күренми. Мисалга «...Аккан суга сал да сагышыңны...» шигыренең соңгы юлларын китерергә мөмкин. «…Өнме, төшме – яшь томаны аша / Рәшә генә гүя атам кабере» тезмәсендәге «атам кабере» образы шулай: ул алдагы строфалардагы халәтләр алмашыну белән дә бәйләнми, кабат кайтып, хисләрнең сәбәбен әтине югалтуда дип караргамы – бу да билгесез кала.
Кайчак, рифма табу өчен, гармонияне боза торган сүз-гыйбарәләр килеп керә. Түбәндәге строфада соңгы тезмә, мәгънә ягыннан шигырь эчтәлеген ачуга хезмәт итсә дә, татарча яңгырамый:
Узган тантанадан калган тынлык –
Көз хакиме кабат җиһан тота.
Эчкә сыймас шатлык били җанны.
Аһ! Быел көз мең язларны ота!
Аерым бер очракларда ритм бозыла. Бер мисал:
Гаҗиз күңел: байый инде кояш, (4+4+2 / 10)
Сүнеп бара дәрья аръягында. (4+2+4 / 10)
Нәүмиз соң нурлары тирбәләләр (3+1+3+4 /11)
Мәгърур диңгез салкын сулышында. (4+2+4 /10)
Күрәбез, 3 нче тезмәдә ритм бозылды, аръягында/сулышында рифмалашуын гаять уңышсыз дип бәяләргә мөмкин.
Гомумән алганда, Л.Вәлиева иҗаты – хис-кичерешләргә бай, сурәтле-тасвирлы иҗат. Шагыйрәнең үз табыш-алымнары бар, шулар арасында, бигрәк тә, шәркый жанрларга охшатып стильләштерү, лирик геройның ихласлыгы-самимилеге, көтелмәгәнлек эффекты тудыру, күңел халәтен табигать-әйбер образлары белән үреп күрсәтә алу – алга таба үз стилен
булдыруга китерерлек сыйфатлар кебек тоела. Югары шигърият биеклегенә күтәрелү өчен Ленизага шул – үзенең сукмагын салырга кирәк булачак. Аңа уңышлар телик!

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: җәһәт тәнкыйть публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев