Ильяс Баһауов. "Фәрештә бәхете"

Ильяс Баһауовның "Фәрештә бәхете" хикәясен монда укырга мөмкин.

 

Әдәбиятның төп үзенчәлеге – хыял ярдәмендә яңа дөнья тудыруда, диләр. Әлеге

яңа дөнья ике төрле була ала: без яши торган тормышка охшаган, аны кабатлап тергезә

торган, һәм киресенчә – аңа бөтенләй охшамаган, хыял ярдәмендә тулысынча уйлап

табылган... Әгәр барлык әдәби әсәрләрне олы бер диңгез итеп күзалласак, икенче төр

әсәрләр аңа килеп кушылган нәни елга рәвешен алыр. Ягъни аларның саны күп түгел.

Әмма мондый әсәрләрнең әдәбият тарихында үз урыны, үз әһәмияте бар.

Икенче төркемгә керә торган текстларны, гомумиләштереп, шартлы-метафорик

әсәрләр дип йөртәләр. Әлеге атама мондый әсәрләрнең төп сыйфатларын исеменә үк

сыйдырган: алар тудыра, кабат кәгазъдә тергезә торган дөнья – шартлы; һәм шушы

шартлы дөнья тормышка читләтеп, метафора рәвешендә бәя бирә. Кабат торгызыла

торган дөньяның характерына карап, мондый әдәбиятны өч төркемчәгә бүләләр:

әкияти, мифологик һәм фантастик шартлылык. Без таныша торган хикәя, Ильяс

Баһауовның «Фәрештә бәхете» әсәре өченче төркемчәгә карый. Ул фантастик дөнья

сурәте: фәрештәләр тормышын тудыра, бер көн эчендә бала фәрештәнең тормыш

хакыйкатенә төшенүен сурәтли. Шушы эчтәлектә кешеләр тормышына бәя бирә.

Шартлы-метафорик әсәрләр язуның үз тәртибе, үз таләпләре бар. Аларны еш кына

«башка», «чит» («другая») проза дип тә атыйлар. Беренчедән, язучы хыялы белән

тудырыла торган дөнья кеше аңы күнеккән тормыштан тамырдан аерылып торырга

тиеш.

Хикәягә мөрәҗәгать итик. Ильяс сурәтли торган дөнья – күк йөзе, анда «болытта,

аякларын салындырып, канатларын кояшка таба сузган бер Фәрештә утыра. Ул үзе

саклыйсы кешесен көтә». Бу сурәт шактый детальле итеп укучы күз алдына бастырыла:

фәрештәләрнең «күзләре яшел», алар – кешеләргә ярдәм итүчеләр («кеше һәрчак

ярдәмгә мохтаҗ»; «әйе, кешегә ярдәм итү – зур һәм авыр эш»; «кеше бу дөньяда

явызлык тудырмасын өчен. Яхшылык ул – рәхәт. Кешеләр шул рәхәтнең ни икәнен

онытмасын өчен без кирәк»). Әлеге детальләр Ильяс Баһауовка укучыны күзгә күренми

торган хыялый дөньяның барлыгына ышандырырга ярдәм итә.

Бу урында, икенчедән, шартлы-метафорик әсәрләргә сайланган сюжетның,

дөньяның әле беркем тарафыннан да әдәбиятта тудырылмаган булуы шарт икәнне

билгеләргә кирәк. Хәтта мифологик төркемчәгә кереп, билгеле мифны файдаланган

очракта да. Әйтик, Альбер Камюның «Сизиф хакында миф» («Миф о Сизифе») әсәре

1942 елда языла. Шуннан соң дөнья әдәбиятында шушы мифны файдаланган йөзләрчә

шартлы-метафорик әсәрләр иҗат ителә. Татар әдәбиятында И.Газинең «Юл өстендәге

таш» (1959) хикәясе дә шул җөмләдән. Әмма бу очракта һәрвакыт беренче тапкыр

сюжетны файдаланган язучы исеме телгә алына! Бу яктан, Ильяс Баһауов мөрәҗәгать

иткән хыялый сюжетның укучыга таныш булуын (дөнья әдәбиятыннан, сериаллардан,

кинолардан, хәтта кечкенә видеолардан) билгеләргә кирәк. Ягъни шартлы-метафорик

әсәрләр язарга алынганда, язучы тудыра торган дөньяның моңарчы беркем хыялында

да җанланмаган булуы яхшы. Мондый төр әсәрләр кеше хыялының, күзаллавының

чиксезлеге, көтелмәгән үзенчәлеге белән шаккаттырырга, гаҗәпләндерергә тиеш

булып чыга.

Шушы хыялый фонда мондый әсәрләрдә кешеләр дөньясы бәяләнә. Әдәбият

турындагы фән, гомумән, әкияти, мифологик яки фантастик дөньяның – кешеләр

тормышын бәяләү, аңа көтелмәгән яссылыкта күз ташлау сыйфатын беренчел саный,

аларда кешелек җәмгыятендәге ярала гына башлаган яки колачлы бәяләнмәгән

күренешләрне укучыга күрсәтергә мөмкинлек табылу иң әһәмиятлесе дип билгеләнә.

Әйтик, күренекле әсәрләрдән Т.Толстаяның «Кысь» (2001) романы атом бомбасы

шартлаганнан соң исән калган кешеләр тормышын тергезә, шушы контекстта кеше

асылын, аңа хас сыйфатларны барлый. Яки Ф.Искәндәрнең «Кролики и удавы»

(«Куяннар һәм буар еланнар», 1982) повесте совет чынбарлыгын тоталитар режим

буларак бәяләгән беренче әсәрләрдән була. Шуңа да фантастик дөнья сурәте тергезә

торган шартлы-метафорик әсәрләр еш кына антиутопия буларак иҗат ителә.

Без карый торган хикәядә дә кешеләр дөньясына хас кимчелекләр, аны фаҗигагә,

бетүгә илткән сыйфатлар күрсәтелә: «ләкин кешеләр могҗизага ышанудан инде күптән

туктадылар»; «кешеләр көннән-көн явызлана бара. Бер-берсеннән качалар, өйләренә,

үз эчләренә бикләнәләр. Алар үзгәрешләрне, яңалыкларны яратмыйлар»; «балачакта

кеше күңеле чиста, аяз. Бала дөньяны башкача күрә, кабул итә. Аның өчен җир якты

төсләр белән бизәлгән, ә үсә төшкәч, бу якты төсләр тоныклана, сорылана, кайчак

карала да»; «кешеләр байлык артыннан куып, аның ничек тиз үткәнен дә сизмичә дә

калалар. Алар үз-үзләренә читтән карый белмиләр. Кешеләр читтән бәхет эзлиләр,

әмма бәхетнең янәшәдә генә булганын белмичә үлеп тә китәләр». Моннан котылу

юлын хикәя авторы кешеләрдә үз-үзенә ышаныч хисен ныгытуда күрә.

Аннары бу фикерләр мисалларда ныгытыла. Канга баткан, кешесе сугышта һәлак

булган фәрештә болай ди: «сугыш ул – дөньядагы иң куркыныч әйбер. Кешеләр аны

бер-берсен юк итәр өчен уйлап тапканнар. Күп чакта җир бүлү өчен эшләнә». Кечкенә

фәрештәнең апасы сугыштан да куркынычрак күренеш дип «туганлык хисе бетеп

баруны» күрсәтә. Үз-үзенә ышанычын җуйганнарның хәмер белән мавыгуы; үзен

башкалардан өстен куйганнарның тирә-юнендәгеләргә кайгы-хәсрәтләр китерүе дә

телгә алына.

Әйткәнебезчә, өченче төркемчәгә карый торган шартлы-метафорик әсәрләр еш

кына антиутопия төсен ала, роман яки повесть жанрында иҗат ителә. Бу яктан, Ильяс

Баһауовның тәҗрибәсен хупларга кирәк: ул заманның чирләрен зур булмаган текст

эчендә әйтеп-билгеләп куярга өлгергән.

Әмма тагын бер таләп ителә торган сыйфатка аерып тукталырга кирәк, ул – бигрәк

тә мондый кимәлдә иҗат ителгән кече күләмле проза әсәрләрендә эчке көй-музыка булу,

сүзләр сайланышына, сөйләмнең эстетик матурлыгына аерым игътибар бирү. Татар

әдәбиятын искә төшерсәк тә, М.Кәбировның шартлы-метафорик кимәлдә язылган

«Канатлы кеше», «Дүртенче үлчәм», «Мин яратам сине» хикәяләре моңа мисал була

ала. Ильяска да без текстларның лирик-эмоциональ эчтәлеген барлыкка китерү, сүзсурәтләрнең матурлыгы белән укучыны җәлеп итү турында уйланырга киңәш итәр

идек. Яшь авторның моңа көче җитәр кебек тоела.

Инде гомумиләштереп карыйк. Хикәянең идеясе миңа бик тә ошады: канатлы

булу өчен, башкаларга ярдәм итәргә омтылыш, әзерлек кирәк, ди ул; ярдәмләшеп

яшәүнең тормыш хакыйкате икәнлеген искәртә. Ильясның нәни фәрештәсе, шушы

хакыйкатькә төшенүгә, канатланып, үз кешесе янына оча, аның теләге тормышка аша!

Шул рәвешле, хикәя хыял белән фәлсәфәне уңышлы тоташтыра, мин Ильяска шушы

агымда эзләнүләрен дәвам итүен теләр идем.

Шушы идеяне Ильяс фантастик сюжетка төрә: фәрештәләр дөньясы иҗат итә.

Әмма бу очракта мин кабатлану күрдем. Шул ук вакытта хыялда тергезелгән дөньяның

детальләре язучының үз, беркемне дә кабатламый торган хыял дөньясын тудыра

алырлык көче-егәре булу хакында сөйли.

 

Ильяс Баһауов Азнакай районының Мәсгут авылыннан. Башлангыч белемне туган авылында алган, урта мәктәпне Кәкре Елгада тәмамлаган.

Хәзерге вакытта КФУның журналистика факультетында өченче курста укый. Әдәби конкурсларда катнаша. Клара Булатова премиясенә лаек булган, «Илһам» конкурсының проза номинациясендә 2нче урынны алган.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: "Казан утлары" архивыннан

(фотода Ильяс Баһауов)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: