Гүзәлә шигырьләре

Татар шигъриятенең, шигыренең зур үзгәрешләр кичерүе барыннан да бигрәк яшьләр иҗатында күзгә ташлана. Бүгенге яшьләр иҗатын ХХ йөз башы яки уртасы гына түгел, ХХ-ХХI гасырлар чигендә мәйдан тоткан шагыйрьләр әсәрләре белән дә янәшә куеп булмый. Хәтта шигырь теориясе белән таныш булмаган кеше өчен дә шигырь техникасының үзгәргәне, яшьләрнең бөтенләй үзгә текстлар тудыруга омтылуы аермачык.

Бәлки, моның сәбәпләре хәзер бик еш телгә алына торган «клип мәдәнияте» – замана яшьләренең образлар җемелдәве рәвешендә фикерләвенә тоташа торгандыр. Бәлки, идеологик чикләүләрдән арыну әдәбиятта шәхси башлангычны калкуландыргандыр. Ничек кенә булмасын, яшьләр иҗатында модернизм һәм постмодернизмга өстенлек бирелү, тормышны катлаулы сурәт итеп тергезү, дөньяга үзенчәлекле, күпмедер сәеррәк карашлы лирик герой булу, синтетизм, ягъни төрле, бер-берсеннән ерак алымнарны бергә куллану кебек күренешләр күзәтелә.

Әмма яңача язу рәвешенә, яңа «техникага» өстенлек биргәндә дә, сәнгатьнең төп законнары саклану шарт. Әйтик, әлеге шарт үтәлмәүне Җир шарындагы төп физика законнарын исәпкә алмыйча, мәңгелек двигатель уйлап табу белән тиңләргә мөмкин. Әдәбияттагы законнар да Җир шарындагы физика законнары кебек үк беренчел әһәмияткә ия. Аларны саклау мәҗбүри. Бүген укучыга тәкъдим ителә торган Гүзәлә шигырьләре турында сөйләшкәндә, әлеге законнарның кайберләренә игътибар итәрбез. Ритм-көй тудыра белү, лирик субъекттагы сәерлек, тормышны аңларга омтылу сыйфатлары белән бу әсәрләр Гүзәләнең шигърияттә үз юлын-сукмагын эзләве хакында сөйли.

Беренче текст – «...Аякларны җиргә тарта...», асылда, иҗат турында. Каләмгә үрелгән һәр кеше иҗатында әдәбият-сәнгать турында шигырьләр бар. Гүзәлә иҗат эшен ике пар оппозиция тирәсенә туплап күзаллый: сүз – хис һәм җир – күк. Сүз – җирнеке, хис – күккә тарта; шуларны тоташтырганда, иҗат хасил була дигән фикер кабатлаулар ярдәмендә укыла («Аякларны җиргә тарта / әйтелмәгән сүз әрнүе, / еланмаган яшь диңгезе / күзләремне күккә төртә»; аннары «Хисем аякларга күчә –/ миңа шулай яшәү кулай». Һәм соңгы тезмәләр: «Аякларга күчә хисем, / аякларны тарта җиргә»). Әлеге 3 кабатлау төп фикерне билгеләргә ярдәм итә.

Гүзәлә теманы шулкадәр үзенчәлекле формага төргән ки, текстның иҗатка багышланган булуын аерып алу да җиңел түгел. Шигырьдә (башка текстларда да) заман әдәбияты яратып куллана торган алым – «аң агышы» кулланылган. «Аң агышы» – субъектның фикере артыннан күзәтеп бару, эчке монолог, үз-үзең белән сөйләшү; әдәбиятта ихласлылык, психологизмның көчле булуы дигән сүз. Ул модернизмның төп алымнарыннан санала, татар постмодернистик поэзиясендә дә үзәктә. Әмма теләсә нинди алым кулланылып язылган текстта, шул исәптән «аң агышы»на мөрәҗәгать иткәндә дә, төп фикер аныклыгы булу мәҗбүри. Бу да – әдәбиятның төп законнарыннан. Шул фикер аныклыгы белән янәшә сурәтләнә торган тормышка гаҗәпләндерерлек караш-образ булып, аның шигърилеге дә күзәтелсә, болар инде «аң агышы»на, кеше психологиясенә төрелгән энҗе бөртекләренә әйләнәләр.

Тагын бер үзенчәлек – лирик әсәрнең субъекты. Текстта характеры, тормыш тарихы күренеп торса, лирик герой, болар ачык булмаганда, «лирик мин» табыла, дибез. Әмма нинди генә амплуада бирелмәсен, лирик субъект, аның сурәте аңлаешлы булырга тиеш. Чөнки лирик әсәр укучыны лирик субъект хис-кичерешен үзенеке кебек күңел аша уздырырга мәҗбүр итә. Димәк, тексттагы лирик герой, хәтта «мин» образы да ачык күзаллану шарт. «Аң агышы» кебек психологик алым кулланылганда да, лирик субъектның асылын күрсәтү мөһим. Бу очракта, Гүзәлә тексты «мин» исеменнән башланып китә. Беренче строфада илһам – күккә өндәгән, каләм – җиргә тарткан, ягъни иҗатка һәвәс лирик субъект сурәте хасил була башлый. Беренче строфага бишенче юл итеп урнаштырылган тезмә: «Һәрбер сүзең – миңа дога» – эндәшү объектын Илаһи көч, каләм, илһам ... итеп аңлауга юл күрсәтә. Әмма өченче строфа кабул итү горизонтын үзгәртә: «миңа шулай яшәү кулай» дигән фраза икеләнү уята: илһам белән яшәүнең кулай булуы бердәм логикага буйсынмый башлый. Аннан соң килгән «Син бирешмә шикләреңә» тезмәсе инде эндәшү объектын үзгәртә: ул укучы булып аңлашыла башлый. Аннан соң килгән соңгы тезмәдә кабат буталчыклык чыгара, ул сөйгән кеше түгел микән дигән фараз уяна: «мин чиксезлек кадәр синдә, / (син чиксезлек кадәр миндә)». Мондый күчешләр текстны аңлауны авырайта.

Инде тагын бер мәсьәләгә килик: шигырь эстетикасы. Шигърият сүзләр сайлауда, куллануда, проза яки драматургия белән чагыштырганда, үзгә таләпләр куя. Биредә һәр сүз яки фраза һәм мәгънәсе, һәм яңгырашы ягыннан эчтәлеккә тәңгәл сайланырга тиеш. Шушы таләптән чыгып караганда, күп кенә образ-детальләр, сүзләр уңышлы сайланганмы дигән сорау туа. Иң беренче күзгә бәрелә торган образ – «хисем аякларга күчә» шактый каршылыклы кабул ителә.

Текстлардагы самимилек үзенә җәлеп итә. «...Табан астын – Казан комы...» шигырендә беренче дүрт тезмәнең ихласлыгы, сурәтләнә торган тормышны детальләрдә тергезә белү текстка тарта. Тик тормышның матурлыгы һәм сәерлеге турындагы текстта шулай ук фикер аныклыгы җитенкерәми. Моңа аерым фразаларның ниндидер вазифа башкарырлык итеп файдаланылып та, аны укырга юл күрсәтелмәү дә китереп чыгара. Мәсәлән, «Алар хәтта үземә дә / эндәшмәде» дигәндәге «үземә дә» сүзләре лирик героиняның сәерлеген ассызыкларга мөмкинлек бирә алыр иде. Текстның соңгы строфасы – «аң агышының» йомгаклану өлеше, ачыклык кертү урынына, фикри буталчык тудыра: «Казан комын кытыклыйм, дип / бармакларым сүз тудыра./ Ул сүз – караш. / яңа сер бу. / Пар үрдәкләр аны ятлый».

Өченче, кышның матурлыгын раслап, әмма кешенең барыбер язга омтылып яшәвен күрсәтеп язылган «...Кала йөзе – тоташ кершән...» дигән шигырь дә хисләрнең самимилеге, сәер, экспрессив лирик геройның дөньяга карашы, үзәк фикернең үзенчәлеге белән җәлеп итә. Әмма биредә дә сүзләрнең уңышсыз кулланылуын әйтми булмый. Әйтик, алтмыш көннән «син» кунакка чакырыла, аннан соң килгән строфада «синнән өстен көчләр шактый» дигәндә, «син» урынына «мин»не куллану дөресрәк түгелме?

«...Сүнеп барган соңгы яфракларның...» дигән кыска, ике строфалык шигырь бу кимчелекләрнең ритм һәм рифма өчен сүз сайлау белән бәйле булуы хакындагы нәтиҗәне ныгыта. Чөнки кыска шигырь – һәр теренең өмет белән яшәве хакындагы текст мондый кимчелекләрдән азат. Ул Гүзәләнең үз стиле, тормышка үз карашы булуны аңларга ярдәм итә.

«...Күкләргә ярәшкән болытлар өерен...» шигыренә эпиграфның уңышсыз булуын әйтергә кирәк. Әдәби әсәрдә көчле позиция булган эпиграф аерым бер вазифа башкарырга тиеш. Шулай булмаганда, аны куллану кирәкмәс.

Мәхәббәт шигыре булган «...Караңгы сүрелә, күкләрдән хәбәр бар...» тексты да үзенчәлекле фикерләре белән игътибарны җәлеп итә. Анда сөю белән иҗатны бер үремтәгә бәйләп, һәр шигырьнең – шагыйрь яшәгән мизгелне үтереп тууы, икенчесендә – мәхәббәтнең өмет ярдәмендә башкага яшәү көче бирүе әйтелә. Шулай итеп, шигърияттә үз стилен булдырырга омтылган Гүзәләнең игътибарын шигырь техникасы өлкәсенә юнәлтәсе килә. Дөньяны хаос халәтендә сурәтләсәләр дә, заманча юнәлеш-агымнар барыбер төзек кануннарга буйсына, шул хаос-тәртипсезлек арасында ялтыраган энҗеләре белән укучыны җәлеп итә.

"КУ" 10, 2019

фото: instagram

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: