Гөләндәм Галиева шигырьләре

Гөләндәм Галиеваның «Мин яратам сине, әй, Тормыш...» циклына туплап бирелгән шигырьләренә яңгыраш ягыннан көйлелек, ягъни ритмның (шул исәптән эчке ритмның) саклануы; рифмаларның нигездә уңышлы табылуы ярдәмендә хасил булган төзеклек; кичерешләрнең ачык-гадилеге хас. Табигый сәләт, зәвык, матурлыкны күрә һәм күрсәтә белү, һичшиксез, шагыйрь-язучы өчен мөһим сыйфатлардан.

Шул ук вакытта Михаил Храпченконың сәләттән талантка кадәрге бүленеш баскычларын искә төшереп, бу шигырьләрнең «беренче планда» – ягъни язылуга классик әсәрләргә әйләнеп, дәреслекләргә, әдәбият тарихына кереп китәрлек булмавын әйтеп, нинди сыйфатлар җитешми, дигән сорауга җавап эзләп карыйсы килә.

Беренче шигырь – «Якты хатирә» – әниле, якты, җылы, коймаклы балачакны искә төшерү. Беренче тезмәдәге образ җиткерергә теләгән хис-тәэсирне тулысы белән колачлап ала: «Мич алдында әнкәй коймак туглый». 1, 2, 3 строфаларда ул төгәлләшә бара. Иҗат таләбе буенча, 4 нче строфа йә тирән фикер, йә көтелмәгән образ белән шушы күренешне төгәлләп куярга, яңа биеклеккә күтәрергә, аңлатырга ... тиеш. Чөнки әнкәйләргә, мич алдында коймак туглауга йөзләрчә шигырь багышланган! Ул хатирәгә кагылган иҗатчының шулардан аермалы үз индивидуальлеген күрсәтә алуы шарт!

Әмма боларның берсе дә юк! Хатирәнең күңелдә яшәвен кабатлау гына әлеге күренешне бәяли, шәрехли алмый («...Үткәннәрнең якты хатирәсе / Яши шулай җанны җылытып: / Мич алдында әнкәй коймак туглый, / Дөньяларны тоташ нур итеп!..»). Аңа салына башлаган фикер төенен – хатирәнең бүгенгене җылытуын үстереп алып китәсе килә! Соңгы строфаның, шигырьне йомгакларга тиешле югары аккордның табылмаганын тагын бер кат раслагандай, дүртенче строфада рифма да (җылытып / нур итеп) ясалмарак. Нәтиҗәдә текст – йомгакланмаган, әдәби әсәргә әйләнмәгән булып чыга!

Икенче шигырь иҗат темасына – «Язучы» дип атала. Җитешсезлек беренче тексттагыга тәңгәл.Тапталган эчтәлек, ул матур итеп җиткерелә. Шуны зур фикер белән йомгаклап куярга вакыт җиткәч кенә, фикер җебе өзелеп кала.

Соңгы строфаны җентекләбрәк карыйк: «Тәңредән йөкләнгән зур бурыч – / Һәркемне иманга өндәргә. / Күтәрмәс Алып та бу йөкне, / Ул бара күтәреп иңнәрдә».

Шагыйрьлекнең – илаһи чыганагы, язучының Тәңре һәм кешеләр арадашчысы булуы турындагы фикер урта гасырлар романтизмыннан ук килә, Мөхәммәдьярда ук бик ачык әйтелгән. Аннан соң романтизм көчәйгән чорларда һәрдаим искә төшерелә. Өндәү фигыленең иман белән янәшә кулланылуы кабат дини әдәбиятка якынайта: чөнки дөньяви әдәбиятта инде иҗатчы яхшылыкка, яктылыкка... өндәргә тиешлеге күрсәтелә. Аннары, иманга өндәү – дин әһелләре эше дә бит әле!

Шуннан соң килә торган ике тезмә генә бүгенге дөньяда язучының урынын, миссиясен, вазифасын аңлату өчен җитәрлек түгел. Иманга өндәү авыр, мифологик юнәлешле образ (Алып) бу авырлыкны күрсәтер өчен кертелгән. Әмма шушы урында фикер җебе киселә.

Өченче шигырь пейзаж лирикасына карый. Шулай ук матур табигать сурәте. Образ итеп ясап бетерергә мөмкин булган үзенчәлекле, әмма өзелеп калган табигать-кеше янәшәлеге: «Челтер-челтер... Саф көмештәй тавыш.../ Шыгыр... Шыгыр – итек тавышым». Табигать һәм кеше – беркайчан да тынмый, туктамый торган хәрәкәт! Матур сынландырулар («Бит алмасын кыш салкыны үбә» һ.б.), чиктән тыш арттыру хисләрнең иң югары чиккә җитүе («Бар җиһанны кочагыма алып, / Җылытасым килә бу мәлдә!.. »). Һәм иң ахырдан – берни белән дә дәлилләнми торган ике риторик эндәш: «Күкләр ярып, кычкырасым килә: / «Мин яратам сине, әй, Тормыш!» / Туар таңга кулларымны болгыйм, / Хәерхаһ бул миңа, и Язмыш!».

Алар ясалма, мең кат кабатланган. Эчтәлек ягыннан бер-берсенә якынлык, соңгы юлларның логик бәйләнешне өзүе (әле генә тормышка мөрәҗәгать иткән лирик герой инде язмышка ялвара) аларның шигырьне йомгаклап куя алмагач, рифмага җайлаштырып кына табылган кебек тәэсир калдыра.

Циклдагы «Өзелде муенсам», «Кыр казы» кебек текстлар турында да шушы ук гомуми бәяне кабатларга мөмкин. Ачык, гади аңлатылган хисләр иң югары ноктага күтәреләләр дә өзелеп калалар. Бу язу рәвешен сайлаганда, аларны көтелмәгән көчле фикер белән йомгакларга кирәк икәнлеген тагын бер кат искәртик.

Фикер җитмәү кайчак көтелмәгән каршылыклы нәтиҗәләргә китерә. Әйтик, «Ак кәгазьгә тама хисләрем» дигән, иҗатка багышланган шигырьнең соңгы строфасындагы гомерем иҗат белән бәйләнгән дип белдерү генә – каләмгә тотынуның сәбәбен дә, иҗатчының әйтергә-җиткерергә теләгән хис-кичерешен дә үзенә сыйдырмаган, тупламаган. Чын шагыйрьгә – миңа сәләт бирелгән, мин шигырь язам дип игълан итү кирәк булырмы? Яки чын шагыйрь илһамга-иҗатка: «Аерылсам синнән, нишләрмен?» дип эндәшә аламы? Чөнки иҗат – сәләт бирелгәннәр өчен табигый халәт, бу кешенең «һава суламасам, нишләрмен» дип эндәшкәне кебегрәк яңгырый.

Шул ук вакытта иҗатчының башкарак характердагы – әйтелеп бетмәгәнлек күзәтелгән текстларының сыйфат ягыннан югарырак булуын күрсәтергә кирәк. Исемсез шигырьдә («Кичә генә әле җәйләр иде...») беренче һәм соңгы тезмәләргә яшеренгән күңел-күбәләк янәшәлеге шундый тәэсир уята. Әлеге кичерешнең сәбәбе – гомер узумы, әллә ниндидер башка күренешме икәнлеге ачыкланмау текстта сер хасил итә, шул серлелек кабат укырга, сәбәпне эзләп карарга этәрә.

Тагын бер исемсез шигырьдә («Ул кырык толым үреп...») билгесезлек башта «кырык толым үрүченең» табигатьме, лирик героинямы, әллә, гомумән, адәм баласымы булуын әйтеп бетермәүдән туа. Бу очракта да текст яңача яңгырый, кызыксындыра.

Көтелмәгән сурәт-образлылык – шулай ук шигырьдә һәрчак отышлы, гаҗәпләндерергә дә, туктап уйланырга да мәҗбүр итүче сыйфат. Бу иҗатчы шигырьләрендә дә моңа аерып игътибар итәргә кирәк. Менә дүртьюллык «Язга авышу»:

Чүлмәк авып, түгелепләр киткән, Җир өсләре гүя ак каймак!..
Мич башыннан сикереп төшеп килә – Март песие алырмы ялап?!

Шәп сурәт, ул текстны, соңгы тезмәдә эчке ритм сакланмауга карамастан, яхшы шигырьгә әйләндерә.

«Кышкы мизгел»дәге табигать сурәтенең матурлыгы да тәэсир итәрлек. Бу сурәткә артык аңлатма соралмый да. Шуңа да «мәңгелек мизгел» фразасы уйланып бетерелмәгән сурәт булып тоела, аны дөреслисе килә: чөнки алогизм буларак ул урынлы түгел.

Исемсез шигырьдәге башлап җибәргән «Хәтереңнең саллы киштәсен дымлы чүпрәк белән сөрткәндә» юлларындагы сурәт шулай ук күңелне эләктереп ала. Әмма шушы көчле образ аннары мәхәббәтне сакламаган өчен үкенергә чакырган текстка әйләнеп китә.

Әлбәттә, тәкъдим ителгән текстлар турында сөйләшүне башлап җибәргән мизгелгә әйләнеп кайтсак, чыннан да, шигырьләр – укыла, алардагы кичерешләр аңлаешлы, сүзләр уңышлы сайланган. Әмма – фикердә яки образлылыкта яңалык юк: бик матур булган әлеге тезмәләр 1960 еллардагы халык иҗатына якынайган романтик поэзиябезне хәтерләтә. Шул дәрәҗәдә ки: фамилиясе куелмаган очракта, кайбер текстларны билгеле башка бер шагыйрьнеке, дип тә уйларга мөмкин.

Бу очракта безнең сүзебез, нигездә, иҗатчы үз алдына куя торган максатларга кагыладыр. Дусларга бүләк итәрлек, гаилә ядкаре булырлык, газета-журналларда бастырырлык шигырьләр инде бар. «Олы әдәбият» мәйданында яңгырар өчен өйрәнергә, эзләнергә, үз юлыңны-сукмагыңны табарга кирәк.

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА,

академик, филология фәннәре докторы

«КУ» 7 (июль), 2019

фото: http://diplar.belem.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: