Логотип Казан Утлары
Җәһәт тәнкыйть

Фәридә Хәсәнова шигырьләре

Борынгы заманнарда каләм көченә таянып иҗат итүчеләргә җиңелрәк булгандыр дип шаярта галимнәр – ни әйтсә дә яңа, яңалык.

Борынгы заманнарда каләм көченә таянып иҗат итүчеләргә җиңелрәк булгандыр дип шаярта галимнәр – ни әйтсә дә яңа, яңалык. Бүген инде кабатланудан качу мөмкин түгел. Шуңа да XXI гасырда әйтелмәгән сүз яки фраза калмады дигән гомумбилгеле фикер – цитациягә, ягъни башка текстлар белән сөйләшүгә корылган өр-яңа төр әдәбиятның барлыкка килүе өчен нигез дә була. Кабатлану – мәҗбүрият, әмма кабатлаганда да үз сукмагыңны, үз алымыңны, үз язу рәвешеңне табу сорала. Аны бик матур итеп – «йөзем бөртеге» дип тә куялар әле. Изюминка. Фәридә Хәсәнова шигырьләренә бәйле шуның турында сөйләшербез.

Беренче шигырь – «Тукайга да бәсләр кунган». Туган тел хакында шигырь язмаган шагыйрь булмас. Бу очракта да текстта тел язмышы үзәккә куела. Лирик герой һәр кешенең аны саклавын тели һәм өмет итә. Шигырьдә ике «йөзем бөртеге» бар: беренчесе – «Тукайга да бәсләр кунган» фразасы туры мәгънәсендә Тукай һәйкәленең кышкы сурәтен күз алдына бастырса, аннан соңгы тезмәдәге вазгыять сүзе белән янәшә Тукай теленең, мәдәниятенең «бозлыклар» чорына килеп керүенә ишарә ясый. Бу образ яңгырашы яки тәэсир көче белән шигырьне «тотып торырлык» ук булып чыкмаган. Хәтта аны бераз төгәлләштереп, «Тукай һәйкәленә бәсләр кунган» дип үзгәрткән очракта да, бу фраза үзеннән соң ук тагын бер ачыклаучы матур тезмә сорап тора.

Әмма икенче сурәт чын мәгънәсендә әдәби: «Телең телгә йокмасын, дип, / Телим сиңа, газиз халкым». Ул беренче сурәт кебек үк ясалган: туры мәгънәсендә үткен гыйбарәне кабатлау булса (тел телгә йокмау – туктаусыз сөйләп тору), күчерелмә мәгънәдә исә бер тел икенчесенә йокмау, башка чит тел белән кушылмау турында сүз бара. Шушы сурәт беренче текстны шигырь ясаган. Дөрес, сүзләрне яңгыраш ягыннан туры китереп сайлауда осталык җитәрлек булмау үзен нык сиздерә.

Икенче шигырьдә – «Ә мин китәр идем җир читенә...» – мондый «йөзем бөртеге» юк. Хис булса да, сүзләр сайланышындагы хилафлыклар аны шактый аңлаешсыз калдыра. Җавапсыз мәхәббәттән арынырга теләү турындагы матур гына башланган беренче строфадан соң килгән икенче строфада лирик героиняның каршылыклы кичерешләрен янәшә тезмәләрдәге «көтми» һәм «көтик» сүзләрен бергә куллану бөтенләй бутап җибәрә. 3 строфада вәзен бозылу, 4 строфадагы «әйдә, бергә барыйк» фразасының уңышсызлыгы (җир читенә китеп җавапсыз сөюдән арынырга өметләнгән героиня инде шунда сөйгәнен чакыра?!) шигырьдәге эмоциональ эчтәлекне, хис-кичерешләрнең эзлекле үсеш-үзгәреш юлын җимереп ташлый.

Өченче шигырь – «Мин сине сагындым... сулышың...» кабат «йөзем бөртеге» турында сүз ачарга мөмкинлек бирә. Бу бик яхшы – димәк, табышлар бар. Беренче табыш матур: «тузанын үбәрмен син кайткан юлларның», ул мәхәббәтнең көче турында да, героиняның холкы турында да сөйли. Әмма ул гына шигырьне формалаштырып бетерерлек түгел. Дәвам иткәндә, эмоциональ яктан да, эчтәлек ягыннан да артык, кирәксез булган өченче строфадагы өмет «утарының» җимерелүе хакындагы образ тупас килеп чыккан. Чиксез иркенлеккә оча-йөгерә ала торган өметне утарга кертеп биклисе дә, ул утарны җимерүне күз алдына китерәсе дә килми.

Дүртенче шигырь – «Бутала, саташа табигый фасыллар» – 12/12 вәзене белән үк игътибарны җәлеп итә. Милләтнең, кешелекнең асыл затлары, аларның бөек миссиясе хакындагы шигырь, кызганыч, шулай ук буталчык юлга кереп киткән. Беренче ике строфада, пафос һәм сүзләр сайланышы ягыннан башка шагыйрь әсәре хәтергә килсә дә, матур гына гражданлык лирикасы үрнәге күзаллана башлый. Әмма 3 нче строфа кинәт кенә «мин» турында сөйләргә керешә. Әлеге строфаның соңгы тезмәсендәге «телсезләр» һәм «баткак»

сүзләренең ничек ярашуы бөтенләй аңлашылмый... Гомуми тексттан бу өченче строфаны бөтенләй алып куясы килә. Дүртенче строфа кабат беренче икесендә табылган эчтәлеккә ярашып китә. Әмма монда да өченче тезмә – ясалма булып, сораулар тудыра.

Тагын бер текст – «Ә мин бүген алтмыш тугыз тапкыр...». Беренче тезмәдәге «йөзем бөртеге» игътибарны җәлеп итә: нишләп 69 тапкыр икән ул? Әмма... бу табышмак җавапсыз кала.

«Вакыт үткәч бездән калыр...» – бәйләмдәге иң уңышлы текстлардан. Дөрес, төсле фотографияләр чорында аклы-каралы сурәт детален куллану сорау уята. Әмма һәр кешенең күңелендәге миннән ни калыр дигән сорау текстны бергә туплый, тиешле дәрәҗәдә сагыш белән дә сугара. Кызганычка каршы, бу шигырьнең соңгы юлы табылмаган. Чөнки биредәге соңгы тезмә – «Сурәт янса, җан – мәңгелек» аны йомгакламый, бәлки, дәвам итүне сорый.

«Казан! Туңдым, әйдә, каһвә яса» – шәхсиләштерелгән текст. Уйлап бетерелмәгән юллар бар. Әйтик, «Синең стандартыңа туры килмим, / Бераз йомшаруың көтәрмен». Казан шәһәренең йомшаруын көтеп утыручы героиня – кызык та, кызганыч та.

Гомумиләштергәндә, Фәридә Хәсәнова шигырьләре турында түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин: текстларның аһәңе-көе яки сүзләрне яңгыраш ягыннан туры китереп сайлауны аерып мактап булмас; тема-мотивлар яки лирик геройның дөньяга карашы җәһәтеннән дә гаҗәпләндерерлек яңалык күрмәдем; фикер ачыклыгына килгәндә – монысы да җитәрлек түгел. Бигрәк тә соңгысы – иҗатчы өчен мөһим таләп. Хәтта махсус катлауландырылганда, берничә эчтәлекне бер-беренә урнаштырганда да (бу Ф.Хәсәнова очрагы түгел), аларны укырга ачкыч, юнәлеш сорала.

Шулай да текстларда аларны шигырьгә әйләндерерлек матур гына яңа-үзгә табышлар бар. Максатчан уйланганда-эзләнгәндә, Фәридә Хәсәнова матур әсәрләр иҗат итә алыр кебек. Әмма вәзен, шигырьгә – шигъри сүзләр сайлау өстендә эшләргә, артык детальләштерүдән котылырга кирәклеге дә аермачык.

 

Фәридә Хәсәнованың шигырьләрен монда укыгыз.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Теги: җәһәт тәнкыйть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев