Энҗе Хөсәенова. «Чәчәгеңнең һәр таҗында – сөю исе»

Җәһәт тәнкыйть сәхифәсендә шигырьләргә күзәтү ясауның үз тәртибе урнашты.

Әсәрләрдә яңалык бармы? Шигырь законнары, беренче чиратта, гармония сакланамы?

Яшь каләм әһеле сайлаган эзләнүләр юлының кайсысы аның иҗади фикерләве өчен

үз-якын күренә? Бу очракта да Энҗе Хөсәенова шигырьләрен шушы яклардан күзәтеп

узарбыз.

Беренче шигырь – «Әбием догасы». Лирик героиня әбисе күрсәткән дин юлыннан

тайпылуы өчен үкенә, сызлана. Бу фикер һәм үкенеч хисе ачыктан-ачык белдерелә:

аларда яңалык юк. Ритм сакланмауны махсус уйланылган дип саныйк. Әмма рифмалар

да камилләштерүне «сорап» тора: хәтта соңгы, көчле позициядәге «күземә – өстендә»

рифмасын «күземә – үземә» дип үзгәрткәндә дә эчтәлекне дә дөресләп, йомгаклап

куярга мөмкин булыр иде. Чөнки Энҗе тәкъдим иткән вариантта фикерне төгәлләмичә

өзү яки тәсбих образын символга әйләндерү омтылышы гына текстны кызыклы яки

күпмәгънәле итә алмаган.

Икенче текст – «... Без хушлашкан урын». Анда сөю хисе, шул хистән арына бару

халәте яки арынырга теләү тасвирлана. Текст самими, укыла, әмма ритм бозылу гомуми

уңай тәэсирне киметә. Шуның сәбәпләрен барлап карыйк.

Текст 10 / 9 үлчәме белән иҗат ителгән. Беренче строфа 6 / 9 / 10 / 9 рәвешендә. Әмма

бу очракта беренче тезмәдәге 4 иҗек махсус төшереп калдырылган, «Без хушлашкан

урын» дигәч, хисләрнең иң югары ноктага җитүен күрсәтү өчен пауза, «ак калдыру»

алымы кулланылган кебек тоела.

Икенче строфада вәзен 9 / 9 / 10 / 9 булып чыккан. Аны «төзәтү» өчен «яфракка»

сүзен «яфыракка» дип укыйсы килә. Әмма болай уку иҗек санын 10-га җиткерсә дә,

гармонияне тергезми. Нигә? Беренче строфада «сагынып» сүзе «сагнып» дип укыла бит.

Чөнки «яфыракка» дип укыганда, тексттагы эчке ритм бозыла. Эчке ритмны исә

беренче строфа хасил итте һәм укучы аңында ныгытты. Тезмәләрдә ул болай килеп

чыкты: 6 (4+2) / 9 (4+2+3) / 10 (4+2+4) / 9 (4+2+3). Өченче строфа шушы вәзенне

кабатлый. Ләкин икенче строфа аны боза: 9 (5+4) / 9 (2+4+3) / 10 (4+4+2) / 9 (4+2+3).

Тексттагы көй, гармония юкка чыкты. Шуның белән мәхәббәт шигыренең укучыга

тәэсир итү көче дә кимеде.

Бу урында шунысын да искәртергә кирәк: гармонияне җимерү аерым бер текстларда

махсус алым буларак кулланыла ала. Бигрәк тә иҗтимагый-сәяси лирикада ул еш очрый

һәм укучы игътибарын аерым бер сүзләргә-лексемаларга яки образларга юнәлтә,

эчтәлектә акцентларны дөрес итеп көйли. Әмма «...Без хушлашкан урын» – нечкә

хисләр турында сөйләүче лирик-эмоциональ әсәр, мондый текстларда кичерешләр

хәрәкәте, алмашынуы махсус хисси-эмоциональ катлам хасил итә. Шушы хәрәкәтне

өзмичә укучыга җиткерү өчен, гармониянең саклануы зарури.

Текстның соңгы строфасында алма (баллы алма / ачы алма) образы килеп керә.

Әмма бу образ уйланып бетмәгән, аның мәхәббәт шигырен үзгәртерлек потенциалы

файдаланылмаган. Чөнки образ аңлашылмый, бәлки, күп сораулар тудыра: биредә

бер үк алма турында сүз барамы, ялгызлыктан әлеге баллы алма ачыга әйләндеме

яки киңәш биреп эндәшә торган ачы алма – ул шәхси тәҗрибәме, йөрәкме??? Әлеге

сораулар образны символга әйләндерүгә комачаулый, берничә эчтәлек хасил булмыйча,

укучы бер эчтәлекне дөрес итеп ачыклаудан да мәхрүм, моның өчен «ачкыч» юк.

Өченче текст – «...Үзеннән җибәрми...» шулай ук мәхәббәт лирикасына карый,

алдагысы кебек үк альбом шигыре. Кичерешләр ярату, икеләнү, сөю хисеннән

арынырга теләү, ярату кебек үсә. Бу очракта да вәзен гармониясенә игътибар итәсе бар.

Текст үзенчәлекле: 6 / 6 үлчәме 6 (3+3) / 6 (3+3) / 6 (3+3) / 6 (3+3) кебек таркатылган.

1-2 строфаларда ул шулай. Әмма өченче строфада бер артык буын пәйда була: 6 (3+3)

/ 9 (3+3+3) / 6 (3+3) / 6 (3+3). Аны карыйк:

...Очрашу (3) нигә соң (3)

булганда (3) киртәләр (3) арада?..(3)

Аллаһка (3) ялварам (3)

сагыштан (3) арала.(3)

«Булганда» сүзен төшереп калдырганда, гармония тергезелә, әмма эчтәлеккә зыян

килә. Димәк, бу тезмәне ике буынлы итеп үзгәртеп язарга кирәк.

Соңгы строфа ике генә тезмәле булып чыккан:

Бу сөю (3) бетми дә, (3)

көннән-көн (3) ярала... (3).

Әмма ике тезмәне төшереп калдыру бу очракта урынлы: көчле позициядә хисләрнең

иң югары ноктасына җитүе белән бәйле пауза, «ак калдыру» рәвешен ала.

Мәхәббәт лирикасы рифмаларның охшаш-аваздаш һәм матур яңгырашын таләп итә.

Аларга да күз төшерик: «бу халәт – сәгадәт», «иркенгә – юк, килмә», «арада – арала»,

соңгы строфа да шушы тезмәләр белән рифмалаша: «ярала». Яңгыраш гармониясе

бар, әмма рифмалар сайлаганда, сүзләрнең мәгънәләренә игътибар җитәрлек булмаган.

Югыйсә, «Бу сөю бетми дә, / көннән-көн ярала...» кебек гарип җөмлә тумас иде. Сөю

бетми дию үзе үк мантыйксыз: ипи яки конфет кына бетәргә мөмкин. Яралу исә бер

тапкыр булып, аннары үсүгә китерә торган процесс...

«...Мин көчсезмен, әнкәй» алдагы текстлардан үзгәрәк. Әнкәйгә риторик эндәшү,

тормыш авырлыклары турында сөйләү Такташ шигырьләре белән ассоциация уята.

Лирик монолог героиняның үзен көчсез, ялгыз, бәхетсез хис итүе турында сөйли,

укучыны да шушы хисләрне тоярга мәҗбүр итә. Әмма аларның сәбәбе нидә – бу

аңлашылмый. Беренче строфада ул тормыш китергән «үтереп сынау» дип әйтелә, тик

ул сынауның нидән гыйбарәт булуы нәмәгълүм кала. Нәтиҗәдә мизгел эчендә күзләргә

тулган, сәбәбе героиняның үзенә дә ачык булмаган яшьләрнең (үпкә, авырлыкның)

кәгазьгә түгелүе – әлеге дә баягы альбом шигыре хасил була. Шигъриятнең бер кануны

исә текст укылсын өчен ул күпләрнең халәтенә якын булырга тиеш дип ассызыклый.

Димәк, күпләргә аңлаешлы дигән сүз ул.

«...Йокыга талдыңмы, милләтем?» шигырендә милләт йокысы мотивы үзәккә куела.

Бу мотив менә бер гасыр инде татар шагыйрьләренең күбесенең иҗатында кабатлана.

Кызганыч, текстта Энҗенеке генә булган образ яки деталь дә, фикер яки күзәтү дә юк.

Билгеле мотивларга мөрәҗәгать иткәндә, текстта яңалык булу мәҗбүри.

Тагын ике текст: «...Шигырем укырсың» һәм «...Бу җиһанның» – шулай ук мәхәббәт,

альбом шигырьләре. Укылалар, аларда Энҗе текстларына хас әһәмиятле сыйфат –

ихласлык. Беренче текстта индивидуаль образ табылган:

Бүләк иткән чәчәгеңнең

Һәр таҗында – сөю исе.

Ләкин ул үстерелмәгән, автор көчле позициягә дә аны түгел, җанны урталай бүлүне

чыгара. Соңгысы исә – кабатланган образ.

Икенче шигырьдә дә шундый яңа образлылык күрәсе килә.

Энҗе шигырьләрендә үзенә җәлеп иткән тагын бер мөһим сыйфат – күзгә бәрелеп

тормаган кичерешләр турында сөйләү. «...Йөзеңдәге елмаю» дигән серле текстта,

әйтик, бик нечкә халәт – яшьлектә дә үзен олыгайган итеп тоючы кеше халәте турында

сүз бара. Шуның белән сискәндерә ул. Әмма бу текстта да вәзен гармониясе бозылу

шушы нечкәлекне күреп бетерергә комачаулый.

 

"КУ" 3, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: