Дилбәр Булатова. "Соң түгел"

«Башкорт ягы»нда яшәүчеләрнең хис-кичереш тирәнлеген, иҗади талантын, осталыгын расларга теләгәндәй, шушы як татар әдәбиятын матур әсәрләр, милли әдәбиятыбызда булмаган күренешләр, яңа исемнәр белән шатландырып тора. Дилбәр Булатова да – шулардан. Соңгы елларда Татарстанда да аның исеме күренә башлады. Инде менә журналда әдибәнең «Соң түгел» повесте тәкъдим ителә. Әсәр күп кенә сыйфатлары белән игътибарны җәлеп итә. Укыла! «Башкорт ягы»нда иҗат ителгән әсәрләргә хас булганча, теле матур, ачык, бай! Татар әдәбияты традицияләрендә, укучыга әхлакый фикер, мөһим идея җиткерә: тормышны яңадан башларга – соң түгел, гафу үтенергә – соң түгел, башкаларга ярдәм итәргә – соң түгел дип дәшә аның авторы. Повесть безнең заман турында сөйли. Яратышып өйләнешкән, балалары үсеп килгән Әдип белән Гөлчәчәк тормышында мәхәббәт, үпкәләргә күмелеп, югалса да, гаилә яшәвен дәвам итә. Әмма Әдипнең авариягә очравы, шул авариядә өч кешенең гомере өзелеп, ирнең гаепләнүе хәлне үзгәртә: алар аерылышалар. Әдип үзен аңлардай яр – Гөлшатны таба. Ирнең апасы Әминә энесенең гаепсезлеген исбатлау өчен күп көч куя, ләкин ситуация алар файдасына булып чыкмый. Вакыйгалар суд залында төгәлләнә: язучы әйтмәсә дә, Әдипне акламаулары тоемлана. Аның гафу үтенүе дә – гаебен тану түгел, бәлки гаепсезлеген тагын бер кат ишеттерү булып аңлашыла. Повестьның отышлы ягы – психологизм алымнарына мөрәҗәгать итүдә. Язучы Әдип, Гөлчәчәк, Әминә һәм тикшерүче Булат исеменнән хикәяли. Гомумән, нәкъ менә психологизм текстны эчтәлек сөйләүгә корылган публицистик әсәр булудан коткара да. Әмма психологизмның өлешчә генә кулланылуы әсәрнең эшләнеп бетмәгән кебек кабул ителүенә китерә. Әдип белән аерылышуга, язучы Гөлчәчәк исеменнән сөйләүдән туктый: бу сызык өзелеп кала. Әдипнең балалары белән мөнәсәбәтләре шулай ук бернинди дәвамсыз, ирнең кичереш-мөнәсәбәтен күрсәтмичә генә туктый. Гөлшат линиясе, әлеге тормышны яңадан башлау соң түгеллеккә иллюстрация булса да, повесть өчен артык. Гөлшаттан башка да бу эчтәлекне повесть итеп язып бетерергә мөмкин. Матур гына эшләнә башлаган ана образы аның үлеме хакында соңыннан бер җөмлә әйтү белән кырт киселә. Шуның белән бергә, әсәрдә әйтелеп бетмәгән күп кенә мәсьәләләр кала. Бу урын да әдәбият белемендәге классик мисалны – стенага эленгән мылтыкның атылырга тиешлеген искә төшерми булмас. Ни өчен Гөлчәчәкнең әти-әниләре кияүне яратмыйлар? Ни өчен балалар әтиләрен якламый? Гөлчәчәк Әдипкә, чынлап та, яратып кияүгә чыкканмы? Ни өчен «Киа» машинасы каршыга килеп чыккан (язучы аның руле артындагы ирнең гамьсез йөрүен әйтә-әйтүен)? Өйгә кем ут төрткән (Гөлчәчәкнең әтисе дияр идең, алар мал бүлешү белән мәшгуль)? һ.б. Әсәрдә типиклаштыру юлы табылмау – шулай ук төп кимчелекләрдән. Язучы хатаны тану – гафу үтенү, кешеләрнең ялгыш күзаллаулар белән яшәве (Гөлчәчәкнең баштагы монологы яки Булат фикерләре), башкалар тормышына аңламыйча да кыенлык, хәтта кайгы китерү кебек сызыкларны башлый – әмма аларны тормыш закончалыгы дәрәҗәсенә җиткерми. Әдипнең уйларында язучы заман көнитешенә, кешеләрнең байлык артыннан кууына бәя бирдерә бирдерүен. Әмма бу бәя генә повесть жанры таләп иткән гомумиләштерүгә мөмкинлек бирми. Образлар белән аларны тудырганда кулланылган детальләрнең тәңгәл килмәвенә дә игътибар итәргә кирәк. «Әдип таң белән гаражга керде дә, ач кеше табынга йотылып карагандай, ашыгып-ашыгып, машинасын урап чыкты». Бердән, ач кеше белән чагыштыру повестьта алга таба тергезеләчәк Әдип образы белән ярашмый. Икенчедән, гомумән, кешенең ач кеше табынга карагандай машинасына каравы сатирик пафослы әсәр өчен генә урынлы. Яки шул ук беренче биттә авыл ир-атларының чебен кебек кырылуы да әсәрнең пафосына туры килми. Фактик төгәлсезлекләр дә бар: Әминә белән Әдипнең әтиләре Гаяз икәнлеге кат-кат әйтелсә дә, бер урында Әминә Халиковна варианты кулланыла. Төп мәсьәлә – әсәрдә тергезелгән тормышның бербөтен сурәт булып җыелып бетәргә тиешлегендә. Бу талантлы каләмнән шушы якларга игътибар иткән әсәр көтеп калам.

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА,

академик, филология фәннәре докторы


Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: