Булат Ибраһим шигырьләре

Бүгенге татар поэзиясендә ХХ йөз башы милли шигърияте белән аваздашлык, интертекстуаль бәйләнешләр, һәр шагыйрь иҗатында диярлек, мотивларда, образларда, алымнарда – күзгә ташланып тора. Әмма бу яссылыктан караганда, яшь шагыйрь Булат Ибраһим иҗаты аерымрак урында. «Балык теле» (2014) дип аталган беренче җыентыгы, бигрәк тә, модернизмның бер юнәлеше булган сюрреализм традицияләрен үстереп язылган текстлары белән гаҗәпләндерде. Аның иҗатында сюрреализм – идеяләр белдерү өчен хезмәт итә торган иҗат алымы булып, тормышка, вакыйгаларга, әйберләргә, кичерешләргә гадәти булмаган караш ташлау төсен ала. Модернизм эстетикасына хас «озын» яки гадәти шигырьләрдән, җыентыктагы «Балык теле», «Тукай килә», «Йөрәк», «Казан алынган», «Бишенче фасыл», «Туган тел», һ.б. сюрсурәтнең классик картинасын үзгәртү юлы белән язылган.

Әмма сүзебез алар турында түгел. (Әлеге җыентыктагы шигырьләргә анализ белән Д.Ф.Заһидуллинаның «Татарская поэзия рубежа ХХ-ХХI вв.» (2017) китабын укып (169-178 бб.) танышырга мөмкин.) Бу очракта без журналга тәкъдим ителгән текстлар турында сүз алып барырбыз.

Шигырьләр «Татар булып гомер итү кирәк...» дигән мәгънәле баш астына туплап бирелгән. Бу исем аларны бүгенге татар җәмгыятен борчыган төрледән-төрле мәсьәләләргә багышланган итеп аңларга юл күрсәтә. Хәтта беренче карашка татар тормышы белән бәйле булмаган «Кыш бабайга хат» шигыре дә контекстта милли эчтәлек ала. Шуннан башлыйк.

Озын шигырь, элегрәк иҗат ителгән «Балык теле» кебек үк, тулысынча сюрреализм агымында. Өметләр һәм аларның өзелүе турында. Шагыйрь эчтәлекне сюр-формага төрә: Кыш бабайга хат язу һәм аның, адресатка тапшырылмыйча, кире кайтуы рәвешендә формалаштыра. Әмма хат – нәни баланың бүләк соравы түгел. Ул һәр олы кешенең күңелендәге теләкләрне («Имин көннәр, бәхет сорадым, / Илләр тыныч булсын, / Кешеләрдә / Кешелеклек хисе сулмасын») кабатлый, аларның тормышка ашмавы – хатның кире кайтуы иң олы борчу, чарасызлыкка әйләнә. Сиздерми генә шагыйрь укучыга моның сәбәбен күрсәтә: «Хатка мөһер суккан / «Кайтарырга кире!» / Каһәр суккан иле...». Лирик геройның, шушы белдерүдән соң, сәбәп эзләве, «Ә югыйсә, елдагыча яздым» тезмәсенең кабатлануы аны – бәхетсез илдә яшәүче беркатлы кеше буларак күз алдына китереп бастыра. Шигырь ахырындагы «Елдагыча, туган телемдә!» һәм «Нинди телдә бу?» дигән ике үзара бәйләнештәге тезмәләр бу илдә лирик геройның туган телен аңламыйлар дигән яңа эчтәлеккә алып чыга.

Шулай итеп, шигырь эчтәлеге ягыннан кызыклы, сәяси-гражданлык лирикасы әсәре булып чыккан. Сюр-форма аның эмоциональлеген, тәэсир көчен арттыра, кабатлаулар моны тагын да ассызыклый.

Эчтәлеген хуплаган хәлдә, форма турында берничә сүз. Сюр-форма, абстракт яки абсурд форма булсын – барыбер эчке гармония сакланырга тиеш. Шигырь 10/9 үлчәмен уйнатып, ирекле рәвешкә китереп язылган. Әйтик, беренче зур строфа болай урнаша: 6+4(10)/9,4+6(10)/9/9, аннары 6/6/6/9. Сәнгать законнары буенча, аннан соңгы икенче зур строфа шуны кабатларга тиеш. Әмма Б.Ибраһим бу тәртипне боза: 10/10/9/9; аннары 10/9/10/9; 10/9/10/9; 10/9/10/9; 10/10/10/9; 10/9/10/6; 6/6/10.

10/9 чикләреннән чыкмаганга, дисгармония артык күзгә ташланмаса да, вәзен тәртипле булмау үзен сиздерә. Бу очракта, беренче зур строфа тәртибен кабатлап бару шигырьнең формасын камиллеккә китерер иде. Гомумән алганда, мондый күзәтүне циклдагы күпчелек текстларга карата кабатларга мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк: беренче шигырь җыентыгы белән чагыштырганда, бу бәйләмдә эчке аһәңне саклау омтылышы көчлерәк.

«Татар булып» – традицион классик шигырь, гражданлык лирикасы үрнәге. Текстта «Безнең тарих тирән, / Тамырларын эзләп табыйм дисәң, / Җире каты» кебек үзенчәлекле, фәлсәфи тирән образлар бар. Ул Б.Ибраһимның классик романтик шигырьләрне дә үзенчә иҗат итә алу сәләте турында сөйли.

Исемсез, «хәтер» сүзен уйнатып язылган шигырь турында да шуны ук кабатларга мөмкин.

Модернизм юнәлешендә иҗат ителгән киләсе шигырь – «Беләсеңме, Тукай...» Тукай туган көнне язылган булып аңлашыла. Сюр-поэтикасы алымнарда, беренче карашка уңай күренеш булган, бөек шагыйребезне искә алуны милләтнең фаҗигасе дәрәҗәсенә күтәрә. Ахыр чиктә, һәйкәл булып баскан шагыйрь белән сөйләшү – милләт яшәешендәге барлык горурланырлык күренешләрнең үткәндә, тарихта калганын искәртә. Аның урынына – символлар гына торып калды дигән сызлануга алып килә. Асылда, шигырь сызлану (экзистенциализм) фәлсәфәсе кысаларында язылган, әмма аның тулысынча риторик эндәш формасында корылуы һәм образлылык – сюрпоэтикасы чикләрендә.

Үзенчәлекле образлар, берсен-берсе көчәйтеп, милләт дигән зур образ булып җыйнала торган тулы бер галерея хасил итә. Бу вакытта безгә таныш детальләргә мөрәҗәгать ителә: «Безнең милләт – / Өчпочмак та чәкчәк, / Һәм түбәтәй бугай кайчак»; «Дөньяларга тарих язган халык / Телен тешләп тора бер чатта»; «Үзебез үк кискән утын белән / Милләт яна утсыз учакта»; «Заманында яулар чапкан халык / Сабантуйлы калды нибары»; «Без үзебез салган мәчетләрдә / Ятим булып калып барабыз»; «Һәр ел саен сиңа киләбез без, / Ерагая гына арабыз».

Шушы образлар ярдәмендә тудырылган милләт сурәте тагын да көчлерәк бер абсурд образ белән йомгаклана: «Беләсеңме, Тукай, / Бар да үтә. / Бар да үтә, / Һәм бу... / Үтәчәк». Сөләйман пәйгамбәр йөзегендәге, шәркый әдәбиятлар өчен лейтмотив булган фикернең нинди контекстта әйтелүе аңлашылмый. Моның да үтүе – ул яхшымы, әллә начармы? Әлеге сорауга җавап юк: шигырьнең уйландыру сәләте менә шунда. Дөнья сурәтенең бертөрле җавапка яки гармониягә китерелмәве – модернизм билгесе, Б.Ибраһим иҗатының да көчле ягы булып чыга.

Кайчакта сюр-сурәт сиздерми генә таныла торган образ яки билге кертү аша хасил була. Бу да шагыйрьнең осталыгы турында сөйли. Әйтик, «...Йа Раббым...» шигырендәге: «Әле кичә генә туган сабый, / Төнге айны азгын икән, диеп, / Йолдызларны монафыйк, дип үртәп, / Күктән эзли гаеп» юлларында Такташ шигъриятенә ишарә ясала, шуның аша кешелек тарихына совет чорының динсез дәверләре урнаштырыла. Шигырь ахырындагы «Йа Раббым, / Син Җир шарын зур намазлык иттең. / Әле кичә генә туган сабый, / Синнән ярдәм сорый, сәҗдә төшә, / Тик кыйбласы берәү түгел аның, / Әллә ничә...» дигән юллардагы сурәт кеше фәлсәфәсенә әйләнә, яшәештә кешенең үз урынын таба алмавын төрле кыйблаларга табынуы белән аңлата.

Тагын бер үзенчәлекле, экзистенциаль шигырь – «Сугыш бетте, бабай...» Текст тирән фәлсәфи фикергә нигезләнә: сугыш чорын үткәннәрнең, ул тәмамланганнан соң да, шуның белән яшәүләрен ассызыклый. Асылда, текстны төгәлләп куя торган тезмә конкрет кешегә – лирик геройның бабасына, эпиграф белән бәйләнештә – шушы чорны кичкән тулы бер буынга, димәк, илгә карата да әйтелгән булып аңлашыла: «Уян, бабай, чәй кайнады, әйдә, / Ниләр күрдең, төшләр кайда йөртте? / Сугыш бетте, илбасарлар бетте, / Сез җиңдегез!.. / Сугыш бетте, бабай, / Бетте...». Болай гомумиләштерә алу – шигырьнең югары сәнгатьлелеге билгесе.

Шулай итеп, Б.Ибраһимның эзләнүләр, тәҗрибәләр уздырырга яраткан татар шигърияте өчен дә шактый чит тоелган текстлары – асылда, тирән фәлсәфә белән сугарылган, уйландыра, тормыш-яшәешкә һәм кешегә, гомумиләштереп, шактый катгый бәя бирә торган сәнгать әсәрләре алар. И.Бродский, Г.Сапгир, Г.Айги иҗатындагы сюрреалистик сурәтлелекне хәтерләтеп, әлеге шигырьләр татар поэзиясенең бу сукмакны да салу мөмкинлеген күрсәтә.

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА,

академик, филология фәннәре докторы

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: