Айзилә Абдрахманова. «Ялгыш атылган йолдыз»

Хикәя жанрындагы текст балалар әдәбиятына карый һәм иҗат ысулы ягыннан

авторы фантастиканы сайлаган. Бу очракта әсәрнең төп элементы булып гадәти

тормышта була алмый торган күренеш, хәл, вакыйга торырга тиеш. Айзиләдә ул

шулай, текст ике тормыш күренешен очраштыра: Җир шарындагы Казан шәһәрендә

Айзат исемле астрономның Азамат һәм Айсылу исемле игезәк балалары һәм

Сүлпәнстан йолдызлыгында яшәүче абыйлы-энеле ике Алып баласы, Сүлпән-А-Бер

белән Сүлпән-Б-Ике.

Гомумән алганда, фантастика сүзе грек-юнан теленнән уйланма, күзаллау сәнгате

дигән эчтәлеккә туры килә. Борынгы юнан мифологиясенә мөрәҗәгать итсәк, имеш,

йокы алласы Морфейның энесе Фантаз Олимпта иллюзияләр белән идарә итә!

Фантастика, шуңа да, мифта, әкияттә һәм әдәбиятта иллюзия-уйланма элементы

дигәнгә туры килә. Димәк, әдәбиятта фантастика, иң беренче чиратта, уйланманың

гадәти булмавы, яңалыгы белән гаҗәпләндерергә тиеш.

Айзилә хикәясендә уйланманы өр-яңа дип булмас: әйдәгез, сюжетны аерып карыйк.

Сүлпән-А-Бер белән Сүлпән-Б-Ике иксез-чиксез галәм киңлегендә таш ыргытып уйнап

йөриләр. Ныграк селтәнеп ыргыткан метеоритлары Җиргә юнәлә! Аның планетаны

җимерү мөмкинлеген фаразлап, алыпсүлпәннәр Җирне коткарырга ташлана. Бу хәлне

белгәч тә, әтиләре Сүлпәнбәк метеоритны икенче якка тотып ыргыта, фаҗигане

булдырмый кала. Азамат һәм Айсылуның әтиләре дә Җиргә якынлашкан метеоритны,

каршысына ракета җибәреп юк итә. Әмма җир кешеләре шартлаткан объект улларын

эзләп юлга чыккан Сүлпәнбикәнең метеорит кыяфәтенә кергән корабы булып чыга: гаилә

әнисез кала. Әниләренең җаны күчсен өчен, Айсылу Сүлпәнстаннан килгән дусларына

курчагын бүләк итә. Шул рәвешле, язучының фикере дуслык, үзара ярдәмләшеп яшәү

мөһимлеге турында булып чыга. Хикәя ахырында бу турыдан-туры әйтелә дә.

Хикәя сюжетына балалар әдәбияты таләпләренә җавап бирә алмаган элемент

килеп керә: Сүлпәнбикәнең һәлакәте ул. Уеннан уймак чыгу кисәтү кебек уйланылса

да, бу фикер текстта ассызыкланмаган. Айсылуның курчагы гына малайларның

әниләрен тулысынча алмаштыра алмас! Әгәр инде алмаштыра дип расласак – бу әхлак

кануннарына каршы килер!

Айзилә хикәясе фәнни фантастикага карый. Фәнни фантастиканың тууын

француз язучысы Жюль Вернның (1828-1905) романнары белән бәйләп карыйлар.

Борынгы Шәрыкта оча торган келәмнәр кешене бер дөньядан икенчесенә күчерсә,

фәнни фантастикада бу рольне фән казанышлары башкара. Әдәбиятта фәнни-галәми

әсәрләрнең берничә сыйфаты-хасияте аерып күрсәтелә: 1) үзәккә фәнни проблема

куелу; 2) фантастик образлар һәм ситуацияләр тудырылу; 3) көтелмәгән караш ноктасы;

4) фәнни фаразлау элементы катнашу; 5) психологик, иҗтимагый фаразлар; 6) кешене

гадәти булмаган, фән алгарышы шартларында бәяләү – шундыйлардан.

Инде әлеге сыйфатларны Айзилә хикәясендә күзәтеп карыйк. Үзәккә куелган фәнни

проблема – җиргә метеорит белән бәрелешү куркынычы янау. Актуаль, кызыклы

проблема. Айзилә аны чишүнең нинди юлын күрсәтә соң? Сүлпәнбәк ташны юлыннан

алып ыргыта, Айзат метеоритны шартлата. Әмма фәнни проблематика текстның

авторына (бәлки, Фантазны ярдәмгә чакырып?!) аны чишүнең гадәти булмаган юлын,

чарасын фаразлап карарга да мөмкинлек бирә бит! Тик Айзилә бу мөмкинлектән

файдаланмаган...

Икенче сыйфатка килсәк, хикәядә фантастик образлар катнаша һәм ситуацияләр

тудырыла, алар арасында, бигрәк тә Сүлпәнбәк йорты, андагы яшерен бүлмә,

йолдыз-планеталар ясалган һәм алар өстенә басуга сурәтләнгән объектка күчерә

торган портал игътибарны җәлеп итә. Бер үк вакытта әлеге күренеш – өр-яңа түгел,

кино-мультфильмнардан таныш. Әмма Айзиләнең порталны – күчеш ноктасы итеп

күзаллавы, галәм кунакларының күчеш вакытында юнәлгән планетада яшәүчеләр

кыяфәтенә керү мөмкинлеге үзенчәлекле килеп чыккан.

Өченче сыйфат – көтелмәгән караш ноктасы, минемчә, метеоритларның галәмдәге

газ балалары уйнап җибәргән таш булуы дип аңлатылудадыр. Әгәр шулай икән, аны

текстта калкытыбрак кую мәслихәт булыр иде.

Дүртенче сыйфат – фәнни фаразлау элементы катнашу, ул галәм кунаклары белән

кешеләрнең очрашуын колачлыйдыр, мөгаен. Фәнни фаразлауны да яңалык дип булмас.

Бишенче сыйфат – психологик, иҗтимагый фаразлардан бигрәк, хикәядә кешенең

асыл сыйфатлары бер заманда да үзгәрмәү, тотрыклы саклану хакында әйтелә!

Алтынчы сыйфат – кешене гадәти булмаган, фән алгарышы шартларында бәяләү

хикәядә шактый уңышлы башкарылган. Ул Айсылу белән Азаматның беренче сөйләшүендә

үк күренә башлый. Кыз белән малай тере уенчыкларга хуҗа булу, галәм киңлекләрен урап

кайту турында хыялланалар, киң күңеллелек, җаваплылык та хас аларга!

Текстның үзендә язучы фикере итеп үстерергә, киңәйтергә, яңалыгы күренеп

торган әсәр иҗат итәргә мөмкин булган идея сюжетка ук салынган, аны эзләп йөрисе

дә юк! Минем фикеремчә, җир балаларының һәм галәм балаларының фикерләвендә,

дөньяга карашында уртак якны һәм аерманы ассызыклау юлы ул. Бәлки, Айзилә

хикәяне, шушы мөмкинлекне файдаланып, яңадан язып карый алыр иде. Беренче

карашка охшаш булган һәм фантастиканың тәүге үрнәкләреннән, аны формалаштыруга

йогынты ясаган дип саналган Гомерның «Илиада» һәм «Одиссея»сы яки «Мең дә бер

кичә», Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы арасында никадәр зур менталь аерма ята

бит! Шәрык һәм Гареб фикерләве арасындагы аерма. Ә менә Җир һәм галәм затлары

арасындагы аерма никадәр зур булырга тиеш!

Шул ук вакытта хикәядә үстерергә мөмкин булган берничә мотив күзгә ташлана.

Галимнәр фантастиканың чишмә башын борынгы мифологик фикерләүдә, төгәлрәк

әйткәндә, тылсымлы әкиятләрдә табалар. Татар мифологиясендә Алыплар хакындагы

миф соңгы еллар татар әдәбиятында гаҗәеп кызыклы әсәрләр язылуга китерде. Әйтик,

бу очракта Ф.Бәйрәмованың «Алыплар илендә»сен искә төшерү урынлы булыр. Бу

хикәядә дә алыплар мотивын милли мифология белән кушып киңәйтү мөмкинлеге

бар, әмма ул файдаланылмаган. Файдаланылган очракта, ул нәрсә бирер? Милли

мифологик фикерләү хакында мәгълүмат бирү, хәтта милли космологик күзаллауны

укучыга күрсәтү мөмкинлеге...

Хикәядәге космологик күзаллау – Европа мәдәниятендәгечә. Татар әдәбиятында

милли космологик күзаллауны тергезгән әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Чөнки фәнни

фантастикада, галәм хакындагы әдәби барышта гарби авторларның текстлары

шулкадәр көчле һәм йогынтылы була ки, алар әдәби фикерләүне үзенә буйсындыра.

Ә менә борынгы төрки-татар мәдәни күзаллавында галәми фәлсәфә нинди булган һәм

бүгенге көнгә кадәр ничек үзгәргән соң? Алыплар образы моны аерып чыгарырга

ярдәм итә алыр иде.

Тагын бер фикергә игътибар итик әле! Ольга Фрейденберг, мондый әсәрләрне

өйрәнеп, гаять кызыклы бер нәтиҗә ясый: аның фикеренчә, фантастика үзе романтизмнан

юл алса да, реализмның барлыкка килүе нәкъ менә әдәбиятның фольклордан аерылуы,

текстта гадәти булмаган күренешләрнең гадәти тормыш күренешләре белән янәшә түгел,

чиратлашып урнаша башлавы белән бәйле була! Шуңа күрә дә фантаст-язучылар үз

текстларында моңа кадәр беркем дә сурәтләмәгән, әлегә кеше хыялы барып ирешмәгән

күренешләр, детальләр тәкъдим итүне – осталык билгесе дип саныйлар. Айзилә һәм

фантастикага мөрәҗәгать иткән башка яшьләр колагына бу...

Татар әдәбиятында фантастик әсәрләрнең бармак белән генә санарлык булуы – бүген

татар телендәге яшүсмерләр әдәбияты үсмәүнең бер сәбәбе булып тоела миңа. Бигрәк

тә бөтен дөньяда яшүсмерләр фэнтези белән мавыккан XXI гасырда, Гарри Поттер

турындагы китаплар һәм фильмнар иң зур укучы һәм тамашачы аудиторияләре җыйган

бер вакытта яшь каләмнәрнең аңа мөрәҗәгать итүе шатландыра. Уңышлар, Айзилә.

 

Хикәяне монда укырга мөмкин.

 

Айзилә Абдрахманова 2002 елның 12 ноябрендә Кайбыч районының Борындык авылында туган. Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровск гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 сыйныфында укый. Хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр яза, синтезаторда уйный. Район һәм республика күләмендә төрле фән олимпиадаларында, шахмат ярышларында, иҗади бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. 2019 елда «Глаголица» Халыкара әдәби бәйгесенең «Проза» номинациясендә Гран-при иясе; Бөтенроссия «Илһам» бәйгесенең «Проза» номинациясендә җиңүче; «Сәләт»кә нур булган йолдызлар» бәйгесенең «Балалар әдәбияты» һәм «Публицистика» номинацияләрендә I, II һәм III дәрәҗә дипломнар иясе. «Ялкын» журналының редколлегия әгъзасы һәм штаттан тыш хәбәрчесе.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: "Казан утлары" архивыннан

(фотода Айзилә Абдрахманова)

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: