Айсинә Сәлахова. "Кулдашым".

ХИКӘЯНЕ МОНДА УКЫРГА МӨМКИН.

Укып чыгуга, беренче тәэсир – афәрин, Айсинә! Башлап каләм сынаучы өчен текст, чыннан да, кызыксынып укыла, авторының күңел байлыгы, канатлы фантазиясе турында сөйли. Һәм иң беренче күзгә ташланган сыйфаты – укучының караш офыкларын киңәйтә, аны үзгә дөньяларга, чит илләргә алып китеп тә, үз туган җире, халкы, шул халыкның гүзәл көнкүреш гадәтләренә игътибар иттерә.

Сүзне жанрдан башлыйк. «Кулдашым» күләме ягыннан хикәя белән повесть арасында. Бу – татар әдәбиятына хас (аңа гына хас һәм үзенчәлеген билгели торган) күренеш: фольклордан килә торган «озын көй», «озын җыр» әдәбиятыбызга күчеп, ХХ йөз башы шигъриятендә «озын шигырь» дигән жанр формасын хасил итә. ХХ гасырның уртасында исә «озын хикәя» пәйда була: аның иң гүзәл үрнәге – Әмирхан ага Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре дияргә (дөрес, язучыбыз әле жанр формасын беренче тапкыр «Тауларга карап» (1948) әсәрендә сыный, «Җиз кыңгырау»да һ.б. дәвам итә...) җөрьәт итәм! Мондый жанр формасы – татар әдәбиятының зур казанышы, аның ерактан килгән традицияләрне үстереп алып китү сәләте турында сөйли. Әдәбият белемендә аны жанр формасы гына түгел, бәлки, мөстәкыйль жанр дип исбат итү омтылышы да булды (В.Р. Әминева). Әгәр әдәбият үзе хуп күрсә, бу форманы үстерсә, ул фәндә шулай ныгып калырга да мөмкин.

Чит әдәбиятларда мондый күренешләр бармы, дигән сорау туар. Европа әдәбиятларында хикәянең новелла тибындагы һәм драма төре сыйфатларын үзенә туплаган, ягъни көчле конфликтка корылган жанр формалары турында күзәтүләр мәгълүм. Әмма бу мәсьәләдә төгәл генә теория булдырылмаган.

Шунысы гаҗәп: милли әдәбиятыбыз бу жанр формасына үзгәрешләр чорына килеп кергән вакытларда мөрәҗәгать итә. Әйтик, ХХ йөз башында да, 1920-1930 елларда активлашкан вакытында да «озын шигырь» модернистик алымнарның чит тоелмыйча урнашуына хезмәт итә (бу хакта Д.Ф.Заһидуллина хезмәтләре бар). ХХ гасыр уртасындагы «озын хикәя» исә татар әдәбиятына социалистик реализм кысаларыннан арыныр, романтик, психологик проза традицияләрен кайтарыр өчен кирәк була.

Фәндә повестьның хикәядән аермалы сыйфаты итеп, үзәгенә герой сынау, сайлау алдына куела торган йомык сюжет схемасы булу күрсәтелә. Шушы сыйфатның «озын хикәя»дә табылуы аның мөстәкыйльлеген һәм оригинальлеген тәэмин итә.
Ә.Еникинең озын хикәяләрен тикшерү исә татар әдәбиятында мондый әсәрләрдә лирик башлангычның көчле булуы турындагы нәтиҗәгә этәрә.

Айсинә Сәлахованың озын хикәясендә дә повестька хас шушы сыйфатлар калкуландырылган. Автор героинясын ике тапкыр сайлау алдына куя. Текстның аерым исемләнгән өлешләргә бүленүе, психологизмны көчәйтүче детальләр андагы лиризмны тәэмин итә. Шушыннан этелеп китеп, әсәр турында аның көчле һәм йомшак якларына кагылып сөйләшеп алыйк.

Беренче уңай сыйфат әсәрнең башламында ук күзгә ташлана: «Сөн кызы» дип аталган беренче бүлекчәдә гади генә деталь – яран гөл образы аша Айсинә героинясының холык-фигылен, эчке дөньясының матурлыгын ача, шуның белән аңа карата кызыксыну уята, укучы текст башланганчы ук аның «ягына» чыга, героиняның «кулдашына» әйләнә! Гөл кызның туган җирен, гаиләсен сагынып яшәвен аңлатырга да мөмкинлек бирә.

Асылда, «Шэн Ли» дип аталган икенче бүлекчә дә кыз образын идеаллаштыруга хезмәт итә. Тыныч холыклы, сабыр, эшкә чын күңелдән бирелгән, итагатьле кебек сыйфатлар шушы өлештә ачыла. «Аерылган юллар» бүлекчәсендә тагын берничә сыйфат – оптимистик рух, нечкә, хәтта шигъри күңеллелеге күренә. Төп героиняның гел уңай амплуада гына бирелүе, бер яктан, әсәрнең романтик-идеалистик пафосына тәңгәл килә. Әмма... ышандырмый: төп герой характер (каршылыклы, катлаулы) буларак ачылырга тиеш, ди әдәбият фәне.

Тәрбияви әһәмиятле фикерләр ачык, әмма арттырмыйча героиня уйларында җиткереп барыла. Туган җирнең һәркем өчен кадерле урын булуы, кешедән үз максатына ирешү өчен ныклык таләп ителү («Аягыңда нык басып торып: «Менә мин сайлаган мәсләк, менә мин сайлаган юл!» дип әйтә белергә кирәк»); яки халыклар, кешеләрнең охшашлыгы («Әй, син дөнья... Синдәге серлелекне бернинди алтын ачкычлар, кеше күзе күрмәгән сихри таяклар белән дә ачып бетереп булмый. Ләкин... Ләкин шушы җиһанда яшәүче халкың өчен син бер!»), бер һөнәрнең дә җиңел булмавы («Исеңдә калдыр, Сяо Лун: дөньядагы һәммә эш авыр. Аларның без күрмәгән меңләгән кыенлыклары бар. Аны бары тик шул һөнәр ияләре генә аңлый») һ.б.

Текст буенча матур детальләр табылган, алар укылышны тәэмин итә.

Әмма... кимчелекләр дә юк түгел. Иң беренчесе – текстның идея ягыннан таркаулыгы! Хикәя яки повестьта да әсәр бер үзәк фикер тирәсенә җыелып бетү шарт. Хәтта берничә фикер калкуландырылганда да, аларның берсе структураны хасил итүче була. Әсәр Асия исемле героиняның, сынаулар үтеп, максатына ирешүе турында. Ул Әмирнең әтисен коткарып кала алмау белән бәйле күренешне искә төшереп ныгытыла. Болайрак конкретлаша: «Монда килүем юкка түгел: зур тәҗрибә туплап, туган ягыма кайту. Туган ягым минем өчен бик кадерле. Мин аның шушы түгәрәк шарда билгесез бер нокта гына булып торуын теләмим...»

Сяо Лунның мәхәббәте һәм илгә кайту белән бәйле сайлау алдында калгач та, кыз шуны төп аргумент итеп куя: «Минем әле туган ягыма кайтып, эшлисе эшләрем, чынга ашырасы максатларым бар»!

Әмма әсәр ахырында Асия үзе максатка ирешүен болай аңлата: «Кытайдан кайттым, Әмир һәм аның кызчыгы белән бер гаилә корып яши башладык, мондагы яңа эшем... Аллаһ бирсә, бирә икән. Сабыр гына көтә белергә кирәк икән. Тиздән Асиягә энекәш тә алып кайтып бирербез әле. Аллаһ кына ярдәменнән ташламасын». Шул рәвешле, хезмәт, халыкның тормышын яхшырту теләге – шәхси бәхеткә ирешү биргән канәгатьлек белән чикләнә. Соңгы фикерне әйткән Асия әсәр башында без очрашкан ут күбәләге белән тәңгәллеген югалта. Әгәр уйланма шулай икән (әйтик, тормышның кешеләрне үзгәртүе үзәккә куелса), бу махсус шәрехләүне сорый. «Көчле позиция» буларак, укучы фикерен юнәлтергә, җыярга тиешле әсәр исемендә дә мондый мәгънә юк (гәрчә матур сүз-төшенчәне активлаштыру булса да!)

 «Ышанмыйм» дип әйтергә мәҗбүр иткән тагын бер момент шулай ук әдәбият кануннары сакланмау белән бәйле. Язучы үзенең сурәтләү объектын яхшы белергә тиеш! Шуңа да зур язучыларның производствога китеп эшләп, яшәп алуы билгеле. Әсәрдә шушы мәгълүматның җитеп бетмәвенә бәйле ике мөһим күренеш бар. Беренчесе – семинар әзерләү: җиһазның ватылуы семинар уздыруны куркыныч алдына куя. Әмма аны тасвирлау, җиһазга кагылмый гына, Асиянең «6 айлык яңарыш» проектын тәкъдим итүенә (маркетолог эшенә) кайтып кала!

Икенчесе Әмирләр бригадасының кара алтынны фонтан юлы белән чыгарып каравына бәйле. Фонтан ысулы – гомумән, нефть чыгаруның иң беренче ысулы, шуңа күрә аны сынап карау турында сөйләү ышандырмый, Әмирнең авария ясап сырхауханәгә эләгүе, аннан соңгы вакыйгалар сериалларны хәтерләтә башлый.

Сяо Лунның мәхәббәте хакына җиһаз ватуы, аннары гына моның нәтиҗәсенә төшенүе логик аңлатылса да, егетнең бу эштә Асияне гаепләве («Монда минем хатам юк, чөнки җиһазлар кулланышка яраклы түгел. Аларның ватылуында мине гаепли алмыйсыз, нигә җаваплы кеше кирәкле чаралар күрмәгән? – дип директорга бик җитди рәвештә үз фикерен әйтте») әсәрдәге мотивлаштыру кысаларыннан чыгып китә.

Яшьтән бергә үскән Әмир белән Асиянең ХХI гасырда хәбәрләшми яшәүләре, Асиянең, хәтта, өйләре сатылуыннан да бихәбәр булуы кебек детальләр сораулар уята. Әмма болары – осталык, тәҗрибә белән килер. Иң мөһиме, Айсинәдә язу сәләте, тормышны сурәтли алу куәсе, зәвык бар! Шушы сәләтне үстереп, олы әдәбият мәйданына чыгар, дип ышанам.

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: