Алинә Бикмуллина шигырьләре

 

Алинә Бикмуллина исеме татар матбугатыннан хәбәрдар кешеләр өчен таныш:

шигырьләре әледән-әле газета-журнал битләрендә басыла. Сәләтле кыз, «Казан

утлары» журналына тәкъдим ителгән шигырьләрдә дә аның иҗат кануннарыннан

хәбәрдарлыгы күренеп тора. Шуңа сүзебез осталыкны арттыру турында булыр.

Шигырьләрне җыйнап торган исем кинаяле, символик: «Уйда – таулар,

ымсындыргыч үрләр...». Татар поэзиясе ХХ гасырда тау символының тотрыклы

берничә мәгънәсен танылырлык итеп беркетә: ирешергә омтылган биеклек тә ул;

абруйлы, танылган шәхесләр дә шушы атама белән билгеләнә; идеал, өмет эчтәлеге

дә актив.

Беренче шигырь шушы гомуми исемгә аеруча ярашып тора. Ул постсимволизм

юнәлешендә иҗат ителгән, ягъни эчтәлеге символларның мәгънәсен ачыклауга бәйле

булып чыга.

«Юк тынасы бу җилнең» дип исемләнгән шигырьнең үзәгенә татар шигъриятендә

еш кына тау символы белән янәшә, парлы кулланыла торган җил символы куелган.

Әлеге символның төп мәгънәсе иҗтимагый-сәяси авырлыклар буларак, Һ.Такташ һәм

Х.Туфан иҗатларында тәкъдим ителә. ХХ гасыр буена, бигрәк тә 1960 елларда – эзоп

теле алымы белән бергә, гасыр ахырында узган тарихны бәяләү вакытында шушы

мәгънә гаять активлаша. А.Бикмуллина шигырендә дә символның шушы эчтәлеге

беренче планга чыга. Беренче строфа соңгы еллардагы татар теленә, милли үзаңны

саклауга «килеп бәрелгән җилне» күңелгә китерә. Җил белән бергә, тау һәм тамыр

образлары да символга әйләнә.

Шигырьнең лирик герое – милли-иҗтимагый хәл-халәткә битараф булмаган кеше.

Бу очракта шигырьдәге фикер берничә юнәлеш алырга мөмкин: ситуация хакында

хәбәр итү, аңа мөнәсәбәт белдерү; йә булмаса укучыны, халыкны бирешмәскә өндәү

– шундыйлар исәбеннән. А.Бикмуллина тарафыннан иҗат ителгән текст башка

фикергә юнәлтә. Исемгә – көчле позициягә чыгарылган «Юк тынасы бу җилнең»

дигән фраза шигырьнең үзендә дә өч тапкыр кабатлана. Беренче-икенче кат ул

лирик герой исеменнән яңгыратылса, өченче тапкыр «гасыр» исеменнән кабат көчле

позициягә чыгарыла, текстны йомгаклый. Ягъни әлеге кабатлаулар иҗтимагый-сәяси

авырлыкларны җиңүгә бернинди өмет калдырмый, киресенчә, мондый авырлыкларның

даими булачагы турындагы фикер кат-кат укучы аңына сеңдерелә. Соңгы ике тезмәдә

ул тулысынча әлеге хәл белән килешергә чакыру кебегрәк аңлашыла башлый:

«Карыштың, карышмадың ни – / бу җилнең юк тынасы...». Ахыр чиктә, шигырьнең

идеясе циклга куелган исем белән дә каршылыкка керә: уйда таулар булганда, бу

дәрәҗәдә өметсезлекне шигырь аша әдәби җәмәгатьчелеккә таратырга мөмкинме,

кирәкме икән дигән уйга киләсең.

Әлбәттә, беренче шигырь турында шулай озак итеп, вакланып сөйләү юкка түгел:

ул каләмгә алынган һәр кешегә адреслана. Чынлыкта, беренче текст – шигырь, ул

шигырь булган инде. Әмма аның идеясенә бәйле тәнкыйть каләмгә алынган һәр яшь

кешенең үз укучысына, коллектив аңга нинди фикер белән тәэсир итәчәге хакында

уйланырга тиешлеге, аның шәхси җаваплылыгы хакында искәртә!

Шигырьнең формасына-эшләнешенә кагылышлы кайбер күзәтүләр белән дә

уртаклашыйм. А.Бикмуллинаның башка текстларында да очрый торган сыйфат –

рифмаларның һәрвакытта да уңышлы сайланмавы. Икенче строфадагы «өстән – өскә»,

өченче строфадагы «җилнең – җиңел» соңгы строфадагы «гасыр – тынасы» шул хакта

сөйли. Беренче очракта «кайтаваз булып өскә» фразасында фикер төгәлсезлеге бар;

хәтта «кайтаваз килә күктән» дип аз гына үзгәрткәндә дә, ул күпмедер тигезләнер

иде. Өченче строфада рифма төгәлсезлеге ритм бозылу белән кушыла. Икенче тезмә

3+2+2 вәзенендә булса, дүртенче тезмә 4+1+2 рәвешен ала! «Юк» сүзенең урынын

алыштыру да бу очракта гармонияне-көйне саклый ала.

«Чулмансу» шигырендә һәр строфаны башлап, өстәмә итеп куелган сүз

куллану – А.Бикмуллинаның матур табышы. Мондый алымны шагыйрәнең визит

карточкасы буларак та кулланырга мөмкин. Бу текстта «чылатсам да», «уятсам

да» кебек эчке рифмалар, «каурый-каурый үпкә», «Болыткача кизәп ярсуларын»

кебек детальләр матур. Биредә дә вәзен ягыннан төгәлсезлекләр бар. Беренче

строфа – 10/9; икенче строфа – 10/10; өченче строфа 10/10 (әмма биредә беренче

тезмәдә 9 булып укыла) үлчәме кулланыла. Классик төзелешле текстта мондый

күчеш рөхсәт ителми.

Өченче текст – «... Йөгерәм дә чыгам...» – эмоциональ тәэсирле, лирик героиняның

борчулы-чарасызлык халәтен тулы тергезүе белән җәлеп итсә дә, биредә әлеге халәтнең

сәбәбе аңлашылмау фикер ачыклыгына комачаулый. Сәбәп шәхсиме, гомумиме – моны

укырга ачкыч юк. Шул ук вакытта кабатлауларның урынлы кулланылуы, риторик

эндәш – бу очракта Алинәнең осталык билгесенә әйләнә.

«Бу – безнең көн...» шигырендә календарь битеннән төнәтмә ясау – абстракт

образлылыкка, модернистик шигърияткә дәгъва итә. Әмма текстта сурәтләнгән

гомуми картина бу юнәлештә түгел (ул классик мәдәният тибы таләпләренә җавап

бирә). Яки әлеге образны үзгәртәсе, яки текстны тагын берничә шундый образ

белән баетасы килә. Бу очракта, XXI гасыр әдәбияты эклектиканы ярата дисәк

тә, иҗат методларын бер текст эчендә янәшә куллануның үз законнары барлыкны

искәртергә кирәк.

«Шәһәр-авыл...» шигыре – циклдагы иң уңышлысы, мөгаен. Шәһәр-авыл бинар

оппозициясенә корылган текстта хис-кичереш тә, сурәт тә – үз урынында! Шигырь

авылда үсеп, шәһәрдә авылын, әнисен уйлап гомер кичерүче бик күпләрнең хискичерешләрен чагылдыра. Шушы матур шигырьне фәлсәфи йомгаклап куясы да килә:

ул өзелеп калган кебек тәэсир уяна. Соңгы строфада вәзен ягыннан чатаклык бар: ул

шунда ук шигырьнең гомуми көен-яңгырашын боза башлый. Моннан тыш, «кыйтгада

– җаны-рухы бар», «уңда вә сулда – төн уртасында» рифмаларының уңышсыз булуын

күрсәтергә кирәк.

Кыска шигырьләрдә фикри яңалык булырга тиешлеген искәртеп, мондый яңалык

бар икән, рифма яки вәзен килешсезлегенең текстны бозуын әйтергә кирәк. Кыска

шигырь – камиллеккә иң сизгер форма; сүзләр сайланышында камиллек, көтелмәгән

яңа образ яки деталь ярдәмендә тудырылган гадәтилектән ерак дөнья сурәте;

сискәндерерлек фикер булганда гына, бу форманы файдаланырга мөмкин.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: