Альбина Гайнуллина. "Дустым, сердәшем..."

Мәдәнияттә «эклектика» дигән төшенчә бар. Ул бер әсәр эчендә (рәсем сәнгате, әдәбият, музыка, бигрәк тә архитектура үрнәге, диик) яки тормыш күренеше (мәсәлән, кием, йорт яки бүлмә бизәлеше) чикләрендә төрле, янәшә килә алмый торган стильләрне, идеяләрне, карашларны, төсләрне һ.б. кушуны аңлата.

Әлеге төшенчә бик ерак тамырлы: аны беренче тапкыр безнең эраның икенче гасырында Искәндәрия (Александрия) шәһәрендә туган юнан философы Потамон кулланганы мәгълүм. Шул вакыттан бирле төшенчәгә караш гел алмашынып торган. Башта ул тискәре мәгънәдә әйтелгән булса, тормыш һәм сәнгать үзгәргән саен, аңа мөнәсәбәт тә тискәредән – уңайга, аннары кабат тискәрегә сикерешләр ясаган. Бүген без бу төшенчәнең уңай мәгънәдә  яшәү чорында: заман сәнгатендә эклектика – стильләштерүнең бер төре, янәшә була алмый торган элементларны кушып өр-яңа фикер әйтү мөмкинлеге дип карала. (Әлбәттә, бу хикәягә бернинди катнашы булмаган заман сәнгате – постмодернизм шушыңа, берничә автор язган кебек тоелган берничә текстны бер әсәр итеп оештыруга корылган булуны, хәзер дөнья сәнгатендә аңа алмашка килгән пост-постмодернизм дигән күренешнең исә, тагын да камилләшеп, әлеге төрле текстларның чикләрен дә аерып булмау кебек күрсәтелүен әйтергә мөмкин. Әмма, тагын бер кат искәртик: бу төшенчәләрнең без укыган хикәягә бернинди катнашы да юк.)

Альбина Гайнуллинаның «Дустым, сердәшем...» хикәясе эклектик әсәр булып чыккан. Гади генә итеп, әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап биреп карыйк: ул – яшь хатынның, ирен һәм ике баласын ятим калдырып, яман шеш авыруыннан бакыйлыкка күчүен сөйли. Һәр әдәби әсәрдә шуннан соң тагын бер сорау куела: монда нинди фикер-идея белдерелә? Бу очракта стиль ягыннан бер-берсенә охшамаган һәр «текст»ның һәм аларның кушылмасының, ягъни эклектика куллануның үз мәгънәсе табылу шарт. Шуларны эзләп карыйк.

Хикәя яшь хатын-кыз исеменнән сөйләнә, хикәяләүче – героиняның якын дусты. Әсәр вакыт ягыннан гына түгел, стиль ягыннан ике өлешкә аерылган.

Беренче өлеш, беренче вакыйга – туй көнне ике дус кызның сөйләшүе, биредә әдәби, аның да психологизм кулланылган стиле (әдәби-психологик стиль) күзәтелә. Туй алдыннан Зилә исемле кәләш үзенең дусты Кәримәгә шикләре, куркуы турында сөйли. Хикәяләүче Кәримә аны юата. Ун-унбиш минутлык сөйләшүне сурәтләгән бу өлеш хикәя структурасында шактый зур – аның яртысына якын урынны били. Әлеге сөйләшүдә хис-кичерешләрнең чиктән тыш ярсуы да, төш элементы да,  кинәт кенә килеп кергән көзге яфрак детале дә бер максатка – психологизмны тирәнәйтүгә хезмәт итә. Монда автор нәрсә әйтергә тели – күрәсең, чын дуслыкның мөһимлеген ассызыклыйдыр. Моның өчен генә чиктән тыш арттыру, хисләрне киеренкеләндерү кирәк идеме? Сорау җавапсыз кала. Бу мәсьәләгә әле әйләнеп кайтырбыз.

Текстның икенче өлеше – публицистик стиль белән язылган. Анда, сурәтләүдән бигрәк, хәбәр итү төсендә, Зиләнең гаиләсендә ике кыз бала туып, аның өченчегә малай алып кайтырга хыяллануы, Кәримәнең дә, кияүгә чыгып, малай тудыруы, беренче өлештә әйтелгән «төш»тәге кебек, Зиләнең авырып китүе, гаиләсе никадәр генә аны терелтергә тырышса да, үлеме, Кәримәнең иреннән аерылуы сөйләп узыла. Текст Зиләнең ире һәм әти-әниләренең Кәримәгә бер гаилә булып яшәү тәкъдиме әйтелгән вакытта төгәлләнә. Күзгә яшь китерерлек үкенечле бу өлеш белән автор нәрсә әйтергә тели? Яшь кешеләрнең, балаларын-яратканнарын ятим-ялгыз калдырып, авырудан вафат булуы – зур фаҗига, диме?

Икенче публицистик текстка нисбәтле беренче – әдәби текст кереш ролен үти, мотивлар ягыннан, биредә яшь кешенең күңел сиземләве дә, Кәримәнең әбигә өшкертергә барырга вәгъдә биреп, анда тора алмау үкенече дә, яфрак детале дә үстерелеш таба. Бу, һичшиксез, уңай момент. Әйтик, әлеге көзге яфрак турындагы кабатлана торган күренешне фәлсәфи, романтик яки автор теләгән башка юнәлешле фикерне-идеяне ассызыклау өчен файдаланырга мөмкин булыр иде. Әмма бу очракта ул мөмкинлек булып кына калган. Беренче тапкыр көзге яфрак – Зиләгә карата, икенче тапкыр Кәримәгә карата кулланыла. Беренче күренештә ул Зилә язмышына ишарә ясый, ә Кәримә очрагында – аның психологик халәтен белдерә. Мондый детальләрне кабатлау, шиксез, бер фикерне үстерә барырга, бәйләнештә булырга тиеш. Әлеге деталь ярдәмендә тулы текстны әдәби әсәргә әйләндереп булыр иде.

Беренче һәм икенче текстларда ялганган тагын бер мотив – гомернең кыскалыгы. Зилә, туй алдыннан сөйләшүне искә төшереп, болай ди: «Син гомер озын ул, дигән идең. Түгел икән бит... Бирелгән кадәр генә. Күпме көрәшсәң дә, артыгын алу мөмкин түгел икән...» Әмма фәлсәфә бу мотивта дәвам итми, шушы урында өзелеп кала.

Шул рәвешле, ике төрле (әдәби һәм публицистик) стильдә иҗат ителгән ике текст ялганмый. Татар хикәясендә, гадәттә, публицистик өлешне әдәби текст эчендә, искә төшерү яки аңлатып китү өчен куллану тәҗрибәсе ешрак очрый. Әмма биредә соңгысы зуррак булып, киресенчә, әдәби өлеш публицистик тарихны шәрехләү өчен кертелгән дигән тәэсир кала. Шуңа да әдәби әсәр килеп чыкмаган. Беренче вакыйганы кыскартканда, текст публицистик язма яки мәкаләгә әйләнә.

Әдәбилек (художестволылык) нигезе табылмаганга, текстның аерым урыннарында чиктән тыш арттыру тискәре эффект бирә: ышандыру көчен киметә. Мәсәлән, гел аралашып торган Кәримәгә Зиләнең, инде туй күлмәге киеп, кунаклар янына чыгар алдыннан: «Мин куркам. Син шуны аңлыйсыңмы? Куркам. Башка түзәр көчем калмады. Эчемдә генә саклый алмыйм. Миңа уртаклашырга кирәк. Югыйсә шашам. Әйе, шашам! Җүләрләнәм! Ярдәм ит миңа», – дип эндәшүе ышандырмый. Бу сүзләр ахыргы карар кабул ителгәнче, туй күлмәге киелгәнче әйтелергә тиештер... 

Шулай да, А.Гайнуллина текстындагы уңай моментларны билгеләү кирәк. Публицистик стильгә төшеп китү – татар хикәясендә еш очрый торган сыйфат. Ул, гадәттә, үгет-нәсихәт кебек формалаша торган идеянең әйтелүе белән төгәлләнә. Бу текстта ул юк.

Авторның хикәяләү теле матур, ул детальләр ярдәмендә күренешләрне күз алдына китерә белә. Мин исеменнән сөйләү, сурәтләнә торган мизгелдә кичергәннәрне тергезү тәэсирлелекне арттыра. Аерым детальләрне кабатлау (мәсәлән, «сары чыпчыгым») кичерешләрнең көчен күрсәтерлек итеп уйланылган.

Әмма хикәя әлегә хикәя таләпләренә тулысынча җавап бирми. Чөнки анда тормыштагы вакыйганы кабатлап сөйләүдән зуррак булырга тиешле әдәбилек юк. Ике стильне кушу – эклектиканың вазифасы билгеләнмәгән. Бу очракта авторга, каләм алып яза башлаганчы, укучыга җиткерергә теләгән вакыйга-күренешне генә түгел, бәлки фикер-күзаллауны да уйлап бетерергә тәкъдим итәр идем.

Дания Заһидуллина,

академик, филология фәннәре докторы

 

фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: