Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Һәйкәл янында уйлану

Ул көннәрдә вакыт туктап калды. Көн яктысын күзләр сизмәде...

Дагаланган фашист итекләре

Туган җирне, илне таптаганда

Юл алдыгыз илне сакларга.

Ил кырларын вәхшиләрдән саклап,

Изге бурычларны акларга.

 

Сезне озатканда намусыгыз:

“Тап төшермә ана хакына!

Ал кулыңа атаң койган кылыч,

Мен пәһлеван, тулпар атыңа”.

 

Сез киттегез, дуслар, яу кырына

Туачаклар тын булсын өчен,

Туй мәҗлесләрендә җырланачак

Җыр өчен һәм туган җир өчен.

 

Изге таңнар, хәерле юл теләп,

Саф туфрагын үбеп Уралның,

Коткарырга илне, сөйгәнеңне,

Син, каһарман, яуга юл алдың.

 

Малай-салай агач мылтык тотып,

Сафка басты сезгә алмашка,

Ант иттеләр күз яшьләрен сыгып,

Фашист коллыгына калмаска.

 

Бәхәсләштегез үлем белән,

Мөмкиненчә аны көттереп,

Коендыгыз яшен суында,

Яшәү өчен безгә көч биреп.

 

Ул көннәрдә вакыт туктап калды,

Көн яктысын күзләр сизмәде,

Үлем белән яшәү көрәшендә

Корыч атлар хәтта түзмәде.

 

Көзге сары яфраклар шикелле

Кипте сезнең хәлсез иреннәр,

Җиңеп кайту теләкләре белән

Көтте сезне тугры киленнәр.

 

Күпме газизләрне югалттык без,

Күпме каберләрен югалттык!

Әммә, югалтмадык иман нурын,

Ятим аналарны юаттык!

 

Сафка басты хезмәт фронтында

Тол хатыннар, үсмер балалар,

Иген икте, олаулар озатты

Карт-корылар, ятим аналар.

 

Иртә таңнан яулык читен кабып,

Көнбатышка төбәп күзләрен:

“Исән генә булсын, балакайлар...” –

Ана тезде сагыну сүзләрен.

 

Сабыр аналарга ант иттегез,

“Җиңеп кайтырбыз!”, – дип әйттегез,

Көткән халкыбызның күз нурында

РУХИ ҺӘЙКӘЛ булып кайттыгыз.

 

Салкын мәңгелекне нурландыра

Даныгыздан төшкән ак нурлар.

Яфрак яра җанда изге теләк,

Уза барган саен гомерләр.

Нәдһәт Фәтхиев

 

Югары Чатта туып үскән, хәзерге көндә Уфада яшәүче Нәдһәт Фәтхиев, техник фәннәр кандидаты, атказанган уйлап табучы, дистәләгән гыйлми язмалар авторы, берничә техник һәм әдәби китаплар авторы. 

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев