Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Ятимнәр дөнья көтә

Күпме хатыннар тол калган, ә балалар - әтисез...

Һәр яз саен бөек илем

Җиңүне бәйрәм итә.

Исән калган әби-бабай

9 нчы майны көтә.

 

Алар өчен бу бәйрәм

Бигрәкләр дә кадерле.

Үз башларыннан үткән,

Кичергәннәр бик күпне.

 

Зәйтүнә әбием унсигездә

Миннешәех бабайга

Кияүгә чыга яратып,

Гел бәхетле булырга.

 

Фатыйма кайнанасы

Аңа зур терәк була.

Ә бабай, сугышка китеп,

Мәңгегә ятып кала.

 

Юанычы - кызы туа

Миннәлфия исемле.

Фатыйма әби сөенә:

- Нәкъ минем улым төсле!

 

Сөенечләр озак булмый,

Тимер Фатыйма авырый.

Зәйтүнә әби кайнанасын

Кер дә төшерми карый.

 

Алып кала әбиебез

Кайнана фатихасын.

Үстерә кызын, ким итми,

Булса да ялгыз башы.

 

Яшиләр ачлы-туклы

Салам түбәле өйдә.

Бүрәнә ярыкларыннан

Бертуктаусыз җил өрә.

 

Яңгыры явып китсә,

Түбәдән суы үтә.

Өйдәге бар әйберне

Шундук манмасу итә.

 

Җәе ничек тә үтәр,

Көзе, кышы, язы кар.

Өйдә катып үлмәс өчен,

Утынга барасы бар.

 

Әнисе урынга ята,

7 яшьлек бу сабый,

Нишләсен, чүплеккә төшеп,

Йомычка эзләп карый.

 

Тапмагач, китә урманга,

Өч чакрым ерактагы.

Чыбык-чабык салыштырып,

Кайтып җитә ул тагы.

 

Укытучы, хәл белергә,

(Нигә килмәде диеп),

Өйләренә килә кичен,

Шакката кызны күреп.

 

Сап-салкын караңгы өйдә,

Тар сәкегә утырып,

Бәрәңге әрчи бу бала,

Әнисен карый торып.

 

Укытучы апа әйтә:

- Кадерле авылдашлар!

Бергәләшеп ярдәм итик,

Юкса, үләләр болар.

 

Икенче көн китерәләр

Бер ат арбасы утын.

Рәхмәт Мөҗәллия апага,

Изге йөрәкле хатын!

 

Сугыштан соңгы елларда

Бик авыр заман була.

Ятимәләр өйдәш яши,

Идән, сәкеләр тула.

 

Ничек тә җан асрарга кирәк,

Бозау, бәрәннәр өйдә.

Озаграк йоклап ятсаң,

Өстеңнән дә йөгерә.

 

Һәрбер тоткан мал өчен

Хөкүмәт нәрәт салган.

Салым түләмәгән кеше

Самаварсыз да калган.

 

Үзең ачмы, тукмы син,

Тик нәрәтеңне үтә!

Ит бир, сөт, йон, йомырка,

Хәтта бир сарык сөте.

 

Кара таңнан олылар

Җәен эшкә китәләр.

Урам тулы ятимнәр

Дөньяларын көтәләр.

 

Ашаганнары - үлән,

Алабута, балтырган.

Кем урыннар җәеп торсын,

Түшәге - чирәм булган.

 

Ярый Тәкермән халкы

Чабата үрә белгән.

Урманнан юкә ташып,

Чабата сатып көн күргән.

 

Каравылчылар, оялмый,

Ятимнәрне рәнҗеткән.

Тартып кайткан утыннарын

Үз өенә илттерткән.

 

Шушы кадәр авырлыклар

Кичергәннәр ятимнәр.

Намусына тап төшерми

Ирләрен гел көткәннәр.

 

Күпме хатыннар тол калган,

Ә балалар - әтисез.

“Жибадурдай” ирләребез.

Югалганнар хәбәрсез.

 

Дәү әниләр күптән үзе белән

Алып киткән йөрәк ярасын.

Мондый мәшхәр, мондый авырлыкны

Башка күрергә дә язмасын!

 

Гүзәл Әмирова, Яр Чаллы шәһәре

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Гүзәл, акыллым. Рәзмәт яусын сиңа. Ул заманда үсмәсәң дә, ул чорларның бөтен хәсрәт-михнәтен бар тулылыгы белән ачып салгансың.Минем дә бабам сугышта хәбәрсез югалган. Мәдинә әбием берсеннән-берсе кечкенә 3 бала белән калган. Алар күргән авырлыклар сөйләп бетерә торган түгел. Әбием соңгы көннәренә кадәр бабамны көтеп яшәде. Көтеп кенә җиткерә алмады. Хәзер инде аның 3 баласы да( 1се минем әнием) вафат. Барысының да урыннары оҗмах түрләреннән булсын! Иҗат уңышлары сиңа. Тәкермәннән Гөлсинә апаң.