Сугыш тынган арада

Тынлык. Әйтерсең әле бер ярты сәгать элек, дөңгердәп шартлаган мина, снаряд, тирә-якны каплап сызгырган пуля тавышлары да, аларга кушылып ыңгырашкан яралыларның да тавышлары булмаган. Тирә якка сыек томан кебек, көйрәгән агач, куаклардан күтәрелгән төтен таралган һәм алар, яз көнендә бәрәңге бакчаларын сукаларга әзерләп, бакча чүпләрен яндырган, гап-гади авыл кичен хәтерләтә. Агачлар арасыннан, кайдадыр ерактарак, ябалак ухылдап куйды. Аның, әле күптән түгел генә булып узган, тамашага зарлануы булдымы, әллә инде, бу тамашада югалткан иптәшенә авыз салуымы, Миннехан аңа артык игътибар бирмәде. Аның бөтен игътибарын, немецлар атакага килгәндә, аларга аты юлы белән кычкырылган татарча тавыш биләде. Кем ул? Димәк, аның белән якташы татар сугыша. Әле ничектер, тавышы да таныш тоелды. Анысы болай гына инде, өч ел сугыш  дәверендә, татар авазын ишетергә теләгәннән генә, шулай ишетелгәндер. Кем икән ул!? Исән калдымы икән? Миннехан бу мәхшәрдән исән калган сугышчылар арасыннан, шул татар кешесен эзләп китте. Фронт линиясе урман каршыннан узганга, солдатлар ныгытылган казылмаларыннан чыгып, төрле төркемнәрясап, снарядлар актарып ташлаган агачларга утырып, кем нәрсә эшли... Күбесе, яңа гына сугышчыларга өләшенгән боткалары белән мәш килә. Ә менә кабат, татар авазы ишетелми. Үлдеме икәнни? Их, үлгәнче күрә алмады! Бер рәхәтләнеп авыз тутырып, татарча сөйләшкән булырлар иде. Их, булмады инде, хәерле булсын! Шулай уйланып барып, Миннехан урман кырыена ук, килеп чыкты. Алда сугыш кыры. Ике яктан да, каравылда торучы солдатлар, ара тирә ракеталар атып, үз тирәләрен яктыртып торалар. Инде иң кырыйдагы төркемгә килеп җиткәндә,  кемдер татарча кычкырып, аның каршына сикерде. Әле, алай гына да түгел, исеме белән:

- Миннехан! Синме бу, авылдаш?!

- Галиәкбәр! Авылдаш, син ничек монда?! Миннехан үзенең күзләренә ышанмады. Аның каршында авылдашы. Ул, үзенә кочагын җәеп килүче авылдашы Галиәкбәргә ташланды.

- Син ничек монда булсаң, мин дә шулай, авылдаш! - дип алар, бер-берсен кочаклап, онытылып калдылар. Күзләреннән аккан яшь, көне буе тузан болытында йөреп, туфракка буялып беткән битләреннән, үзләренә  киң генә эзләр ясап, аларның иреннәренә, иякләренә агып,муеннары буйлап, күкрәкләренә актылар. Ул күз яшьләренә, берсе дә игътибар бирмәде. Аларның күңелләрендә бер-берләрен күрү, ул аларның авылларын күрү белән бер иде. Миннехан аңына килеп, башын артка ташлап, тагы авылдашына кычкырды. - Галиәкбәр, вәт сиңа мә! Мондый бәхет бу мәһшәрдә, кемгә генә татый икән. Без синең белән иң бәхетле кешеләрдер. Мин хәзер авылымда булдым кебек! Их малай, сөйләп җибәр, ничек анда авылда? Син бит миннән, өч айга соңырак киттең. Минем кызым әтисен сагынгандыр инде. Их күрәсе иде үзләрен, менә хәзер синең белән очрашкан кебек кенә булса да. Сиңа рәхәт, синең әниең генә калды. Хатының да юк! Ә мин  гел алар турында гына  уйлыйм. Ярар,  нишлисең инде, үзем үлсәм минем урынга кызым калыр! – дип, Миннехан авыр сулап куйды. Әле бит аның  Хәнифәсе дә, бик үк таза түгел, егыла торган чире бар. Ничек икән инде алар?... Калхозы да юньләп икмәген бирә алмый, бөтенесен дә фронтка җибәрәләр дип, язалар. Хәер, икмәге дә юньләп чыкмыйдыр да инде, аның авылда эшләр кешесе дә калмаган. Калганнары да шул карт-коры бабайлар да, хатын-кызлар, аннан булышырдай балачага. Аның әз генә буш вакыты булса да, өйдәгеләре бөтен күңелен телеп, күз алдына килеп баса иде. Әле бу, соңгы яраланып госпитальда ятканда, аның өе төшенә керде. Тавык  төшенә, тары кергән, кебек булгандыр инде. Имеш, әзрәк рәтләнгәч аны, әйбәтләп рәтләнеп бетәр өчен авылга кайтарганнар. Шәмәрдән станциясеннән авылына тикле, утыз километр җәяү кайта. Вакыт төнге берләр тирәсе. Җәй көне. Авыл йоклый. Ул өйләренә кайтып җитеп тәрәзә шакый. Тәрәзәдән  әнисенең тавышы ишетелә: “Хәнифә, бар карале, кем бар анда!” Ул калтыранган тавышлары белән тәрәзә аша: “Бу мин, Миннехан, ачыгыз!” Ул арада аның Хәнифәсе чыгып аны кочаклап: “Исән, исән! Исән кайткан! Кызым, тор, атаң кайткан, исән кайткан! – дип, бөтен өйгә кычкыра. Әнисе дә ачык ишектән чыккан уңайга: “Улым, исән! Раббым, улым исән! - дип, ул да кочаклап ала. Ул аларның авырлыкларын күтәрә алмый, бусагага аркылы килеп егыла. Менә анасы белән Хәнифә аны, бусагадан өйгә сөйриләр. Ә әнисе ниндидер догалар укый: “Бусагада калдырырга ярамый, алайса, исән кайтмас!” - ди. Шул вакытта  түр  як сәкесе янына, ялангач, озын кара чәчләре тузгыган һәм ястык мамыгына буялып беткән бер кыз килеп баса. Әнисенә, бусагада яткан кешене кызганып: “Әни ник сөйрисез абыйны, авыртырасыз бит!” - ди. Хәнифә: “Кызым, бу синең әтиең, сугыштан исән кайткан, кочакла әтиеңне!” - дип, аның кулыннан тотып, аны кочаклатырга алып килмәкче була. Миннехан да түзми, бөтен өйне яңгыратып: “Кызым, Фәния, бу мин атаң, танымыйсыңмы!?” - дип аңа кулларын суза. Ә ул кычкырып елый башлый:

- Алдамагыз, минем әти матур, көчле, батыр! Озакламый ул, немечләрне үтереп бетергәч, кайта! Синең минем әтине күргәнең юктыр!? - дип, яшенә буялып беткән нәни куллары белән, аның  битеннән сыйпамакчы булып, аңа сузыла һәм кулын кире тартып ала. - Минем әти, мондый җонлы, пычрак битле түгел! Әти кайткач, мин сиңа үземнең әтиемне күрсәтермен! – дип, аны җәлләп, аның битенә кагылмый гына сыйпагандай итеп, кулларын йөртеп ала. Аннан әбисен кочаклап: - Әни миңа ялганлый! Минем әтиемне күрәсем килеп җылаганым өчен, мине куркытып, бу бабайны күрсәтә. Әби, әйт әнигә, мин ул абыйдан курыкмыйм, мин аны жәллим генә! Кабат, кызының аның янына килергә куркуына түзә алмыйча, ул бөтен күңеленә кычкырып җибәрә. Шул чакта уянып та китә. Ул саташып торырга азапланганда, койкадан егылган һәм медсестралар аны көч хәл белән койкага күтәреп салганнар. Шул вакытта алар үзара, өйләре турында сөйләшкәннәрдер инде. Ә аңа җитә калган, тәне авыртса да, колаклары тиз ишетеп, үзләренчә юрап куйганнар. Нишлисең, сагынылган шул инде кызы да, әнисе дә, хатыны да! Ул саташа башлаганда палатага врач килеп керә һәм аның кычкыруына борчылып аның янына килеп баса. Ул аны саташуыннан туктатмый, ә киресенчә аның гаиләсен күреп саташканын аңлап, янындагы медсестраларга тынычланырга куша: “Тимәгез, саташсын! Хет гаиләсен төшендә күреп, алар янында булсын!” - ди.Ул күзләрен ачканда, врачның күзләреннән шыбырдап яшь ага. “Бәхетле син Миннехан!  Төшеңдә генә булса да гаиләң янында булдың һәм күзләреңне тутырып аларга карадың. Кызым, кызым! - дип, кызыңны чакырдың. Менә озакламый син тереләсең һәм сугыш беткәч авыңа кайтып, гаиләңне кочакларсың. Алар инде сине зарыгып көткән булырлар! Ә мин, нишләрмен?! Кайда, кем көтә мине?! Кызымның әтисен Мәскәү астында үтерделәр. Сугыш башланганда биш яшьлек кызым әнием белән авылда калды. Ә Смоленский якларында. Немецләр бөтен авылларны яндырып, кешеләрне Германиягә куалар. Кайда алар?! Минем кызым Наташам, кайларда азаплана? Күрерменме икән, мин аларны?!” - дип врач кычкырырга тырышмыйча тешләрен кысып, бөтен йөзе  яшенә чыланып, аның күкрәгенә капланды. Аның тавыш тынсыз гына елавы, бөтен гәүдәсен калтыратып, Миннеханның күкрәген дерелтәтә иде. Миннехан авыртмаган кулы белән аның аркасыннан сыйпады. “Син иптәш военврач, өметеңне өзмә! Сугыш беткәч, син кызыңны табарсың, өметеңне генә югалтма! Өмет кешенең яшәү дәрте, ансыз кеше, җансыз! Рәхмәт сиңа, без үлеп барганнарны  үлемнән коткарып, аякка бастырганың өчен! Ходай тәгалә, үзенең рәхмәтеннән ташламас!” Шул вакыт эчендә врач та үзен кулга алып, торып басты. Аннан Миннеханнан үзенең җебеп төшүе өчен гафу үтенде. - ,,Сез мине гафу итегез инде, бу җебүем өчен! Ләкин нишлим соң, мин дә  кеше бит! Минем дә, кызымны, әниемне күрәсем килә!” -диде врач, йөзен халаты кесәсеннән алган кулъяулыгы белән сөртеп.

- Тизрәк, сугышны гына бетерәсе иде! Әле, бер мәртәбә дә әтиләрен күрмәгән балалар да, үзләренең хыялларында, әти кайта! - дип көтәләрдер! Кайткач та башта танымасалар да, барыбер танырлар! Җан тартыр, кан тартыр, исән генә кайтырга иде! Ходаебыз нәрсә кушкандыр инде! – дип, үз эченнән генә сөйләнеп куйды Миннехан шул минутларда

Галиәкбәргә бу очрашу көтелмәгән бәхетле  хәл булса да, бер ике минутка аның күңеленә авыр булып, бөтен күңеле актарылып чыкты. Шушы минутларда ул авылында, әнисе янында һәм күрше тол хатын янында булып өлгерде. Аның күз алдыннан, аны озатып калган көн узып китте. Ул киткәндә, әнисе аның күкрәгенә капланып, бик озак елады. Ул бит аны бер үзе, шушы булып узган ачлык елларыннан ук, бернинди суык, яңгыр тидермәскә тырышып, үстерде. Кем өчен?! Шушы каһәр төшкән сугыш өченме? Ничек икән инде ул анда? Ә Мәрзия! Ул ике яшьлек малаен күтәреп, аңа кырыйдан гына карап торды. Ә үзенең күзләреннән елгадай яшь ага. Малае, аның күзеннән аккан яшьләрне, бәләкәй бармаклары белән бутап, аның борыннарына, битләренә сөртте. Бала шул әле, берни дә аңламый. Әтисен дә белми. Әле сөйләшә белмәсә дә, әни белән әти сүзен әйтә башлаган. Бер көнне, урамда ул аңа әти, - дип әйтте. Ул вакытта аның шатланулары. Ул бу турыда Мәрзиягә әйтмәкче булган иде дә, тыелып калды. Мәрзияне ничек яратса да, ул турыда беркемгәдә белгертмәде. Нәрсә әйтсәң дә, бәләкәй чакта бергә уйнап үссәләр дә, хәзер бит инде ул укытучы. Балачак  аның өчен  ничек авыр булса да, ул аның Мәрзия белән уйнаган чакларындагы якты хатирәләре белән мәңгегә күңелендә калды. Галиәкбәр әтисен белми. Әнисе аның белән көмәнле булганда, аның әтисен Кызыл Армиягә  алалар һәм шул ук елны Казанда ак чехлар белән сугышканда, аның әтисе үлә. Мәрзия белән Галиәкбәр бер үк көнне туалар. Әнисенең сөйләве буенча, әтисен армиягә алгач һәм инде үлгәнлеге беленгәч, әнисе күршеләре белән сөйләшеп, алар белән бергә тормышын алып барырга уйлап, атын һәм җирләрен күршеләренә биреп, ул аларга дип әйтерлек, эшли башлый. Мәрзиянең бабалары болай да, урта куллы, нык хуҗалыклы кешеләр һәм алар Галиәкбәрнең әнисен үз кешеләре кебек итеп күрәләр дә.  Галиакбәрдә үзен  аларда, иркен тота. Мәрзия белән алар көне буе уйнауда. Качышлы уйнаумы, әбәклеме,әни белән бала булыпмы, аларга беркем берсүз әйтми, ашауларында бергә утырып ашыйлар иде. Бәлкем әнисенең әйтүе буенча, бәбиләгәчтә Мәрзиянең әнисенең күкрәгенә бер  атналап сөт төшми һәм Галиәкбәрнең әнисе, ике баланы да бер үзе туйдыра. Инде Галиәкбәргә алты җиде яшь тулганда аңа җиңеллерәк кенә эшләрдә куша башладылар. Җәен көтү көтәргә, малайлар белән атларны төнге көтүгә алып төшү, язын ат сыртына утырып уҗымнар тырмалау, печән өстендә чапкан печәнне әйләндерү, кабарту,шулай итеп ул әкренләп балалыктан чыгып, хуҗалыкта кул арасына керә башлады. Ә Мәрзиянең эше өй тирәсендә, әнисенә булыша һәм укырга өйрәнү. Галиәкбәргә тугыз яшьләр булгандыр, бер олы яшьтәге абзый белән, авыл көтүен алдылар. Авыл халкы аларны чиратлап, көнгә өч мәртәбә ашата һәм көтү туктагач, сөйләшенү буенча аларга көтү өчен нәрсә түләнергә тиеш, шуны бирделәр. Бу инде аларга, кышлык азык иде. Инде авыл халкын колхозга кертә башлагач, хуҗалыгын алып бару өчен  ялчы тоткан  байларны һәм урта куллы хуҗалыкларны авылдан сөреп җибәреп, хуҗалыгын колхозга алдылар. Аның әнисе Мәрзияләрдә эшләгәнгә күрә, аларны да кулак дип, урал якларына куалар. Менә шулай итеп аларның Мәрзия белән аралары югала. Инде сугыш башланырга ике ел кала, авылга, бер ир  һәм өч айлык баласын күтәреп, Мәрзия кайтып төшә. Аларның, икесенең дә кулларында, укытучы дигән язулары булганлыктан, авылларындагы җидееллык мәктәпкә, укытучы итеп куялар һәм торырга үзләренең иске йортларын, кеше торырлык итеп сипләп бирәләр. Әнисе дә, Галиәкбәр дә, бәк куандылар инде аларның кайтып, яңадан күрше булып урнашуларына. Әле беренче көннәрне, йортларын сипләп биргәнче, аларда торып тордылар. Әнисе ашарын бүлмәде, нәрсә бар, шуны бергәләп ашадылар. Галиәкбәр, Мәрзиядән нәрсә булса да, сорарга оялды. Әле ире дә бит, үзе кебек укытучы. Әнисе, алар авылга кайтып төшүгә, Мәрзияне үзләренә алып керде.Әниләре турында сорашты. Аларны Казаннан, шундый ук кешеләрне җыеп Уралга, ниндидер зур төзелешкә алып китәләр. Килеп җиткәч,торырга урын юк, кайчандыр бараклар салынасы ди, ә менә бүген торырга урын юк. Күп кешеләр төзелештән ерак түгел генә җир казып, үзләренә торыр урыннар ясаганнар. Бер өч көнгә, үзләренең йортларын казыганчы дип, аларны бер  гаилә үзенә кертә, ләкин аларның юлда килгәндә чирләгәннәрен белгәч, икенче көнне үк куып чыгара һәм алар бульниска эләгәләр. Әтисе белән әнисе рәтләнә алмый, тифтан үләләр. Мәрзияне балалар йортына һәм анда, аны укый белгәне өчен, алга таба укыталар. Мәктәпне укып бетергәч, шул шәһәрдә укытучылар мәктәбендә өч ел укый һәм үзе кебек егет белән танышып өйләнешәләр. Ә Мәрзияне, авыл үзенә тарта һәм ире белән сөйләшеп, авылларына кайталар. Галиәкбәр, Мәрзияне күргән саен, нишләргә дә белмәде. Ул аны күреп, хыялында, аның белән генә яшәде. Мәрзия аның хәләкәтен бәлкем сизгәндер дә, ләкин ул үзенең ирен ярата иде. Бер вакытны, алар инде бер ел укытканнар иде, мәктәптә райкомнан килгән кеше белән, Мәрзиянең ире арасында тавыш чыга һәм ул аңа ниндидер ярамаган сүз әйтә. Шул ук төнне, районнан милицеонерлар килеп, аны районга алып китәләр һәм башка аның турында белүче булмады. Мирзиянең үзенә дә, кулак кызы булуын исенә төшереп, мәктәптә укытуын тыйдылар. Галиәкбәр сугышка тикле авылда, Миннеханнан бер нәрсә турында сорыйсы килеп йөрде. Әмма, сорарга хәленнән килмәде.Үзе турында да һәм шул ук вакытта кеше арасында сүз чыгып, Мәрзия турында да начар уйларлар, - дип уйлады. Шушы сугыш башланыр алдыннан,  ул алъяпкычы астына бер шешә кыстырып, бакча артыннан гына Миннеханнарга кереп китте. Бер уйлаган иде дә, аның  чыкканын көтеп торып: “Нигә кеше тормышын бозарга йөрисең!” - дип оялтырга, кире уйлады. Юкка, кире уйлагандыр! Белергә иде, нәрсә булганын. Инде ул берәр төнне, Миннеханны саклап торып, кыйнарга да уйлаган иде, өлгермәде, сугыш башланды. Миннеханны беренче көннәрне үк алып киттеләр. Менә хәзер монда, Миннеханны очрату, аның өч ел буена үлем белән яшәү арасында, шул сорауга җавап эзләве һәм нинди авыр чаклада да Мәрзия белән әнисен күз алдына китерү, аңа көч биреп, яраланганда да үлем алдында яшәүгә этәрүе, аны  үз соравы каршында каушатып калдырды. Нишләргә, сораргамы?! Әллә юкмы? Бәлкем шулай әйбәтрәк тә булыр! Чөнки үлем белән бер аяктан атлап йөри.Үлә калса,үзенең саф мәхәббәтенә коенып үләр! Ә башкача? Юк, бу турыда уйларга да кирәк түгел!

Сугыш башланасы елны Миннехан, һәрвакыт үзен, аны Галиәкбар күзәтә кебек тойды. Нәрсә кирәк моңа миннән, дип уйлады ул аның турында. Теге вакытта Мәрзияне бодай белән тотканда, ул әллә  күрдеме икән? Күреп кешегә сөйләгән булса, әле бәлкем хәзер дә, кая кирәк шунда язып бирсә, штрафбатка эләгеүеңне көт тә тор. Юк моны сузып булмый, сорарга кирәк:

- Галиакбәр әйт әле дөресен, сугыш башланасы елны, җәйге төндә , син нишләп йөрдең безнең абзар кырыенда? Теге көчле яңгырда,  Бай урманы астындагы сазлыкта, минем ике сарык белән бәрәннәрен батырган өчен, мин сиңа көз көне көтү көткәнгә, йон белән майны түләмәгән идем, шуның өчен минем малларны берәр нишләтергә йөрдеңме һәм мине күреп курыктыңмы?  Булган хәл, булган инде, син аның өчен мине кичер?! Әле Ходаебыз кушса,исән сау әйләнеп кайткач, мин сиңа барсын да кайтарырмын. Ул  шатлыклы күзләре, тулы сагыш белән, Галиакбәргә карады. Бу караш усал булмаса да, Галиәкбәрнең күңеленә тиеп алды. Аның какча йөзендәге тирән җыерчыклар, бер секундта тартылып куеп, аның эчкә баткан күзләрен, тагы да шомландырып алдылар.

“Кара син аны, күргән икән! Шул вакытта каршысына чыккан булса, бөтен авылга даны китә иде. Ходаем, саклаган аны!” Хәзер нәрсә дип, җавап бирергә дә белмәде. Үзенә башта сорарга иде. Юк, хәзер ул аңа җавап биреп, көлкегә каласы килми. Бәлкем вакыт булыр әле, - дип уйлап, Галиәкбәр, тиз генә үзенең ни хәлдә икәнен яшерер өчен, ул елмаерга тырышып: 

- Син Миннехан, юк бар, әллә кайчангы хәлләр турында сорап, минем башны катырма! Мин синең җоның белән маеңа, үпкәләмәдем. Чөнки гаеп, үземдә иде. Син лутчы сөйлә әле, ничек бу Дан орденын эләктердең? - дип Галиәкбәр, Миннеханның күкрәгендәге тузанга батып, сорыланып калган орденын тотып карады.

Галиәкбәрнең соравы, Миннеханны авыл турындагы уйларыннан айнытып җибәргәндәй, уйларыннан йолкып алды. Авыл турында күпме уйласаң да, ул еракта! Ә менә янындагы авылдашы, аны авылына уйларында түгел, ә чынында, инде сугыш та юк кебек хис иттерә. Уйланып утырганчы, бер рәхәтләнеп, авылдагы кебек авыз тутырып, татарча сөйләшеп утырсыннар әле...

- Аның нәрсәсен сөйлисең инде. Булды инде, бирделәр!

- Шул хатле, башыңны чөймә инде,сөйлә! - дип Галиәкбәр аның орденына сокланып карады. Миннеханның ул турыда беркемгә дә сөйлисе килмәде. Әгәр сөйләсә, бәлкем, аңа орден урынына, трибуналга тарткан булырлар иде. Рәхмәт инде командирыма, башына барып җитеп, ялгыш сүзе өчен гафу үтенгәнгә. Ул сугышның икенче елы иде. Немецларны Мәскәүдән алып ыргыткач, алга таба безнекеләрне туктатыр өчен көчле оборона корылмалары төзеп, үзләренең төп көчләрен Краснодар һәм Сталинград юнәлешләренә бордылар. Безнең ният ни булгандыр, анысы безгә, солдатларга караңгы. Бер төнне, минем ул вакытта развед ротада сугышкан чагым, без взвод командиры белән разведкага киттек. Безнең максат, немецләрнең ут нокталарын билгеләп, картыга төшерү. Төнлә белән таң атыр алдыннан безнең батареяләр, алар ягына снарядлар тондыра башлады. Алар уйлаганча, без наступление башладык һәм аларда  безгә каршы ата башладылар. Ут чыгышына карап, без  нокталар билгелибез һәм аларны ышандырырлык итәр өчен, үзебезнең батареяләргә корректировкада бирәбез. Сизделәр ахырысы, безнең кайда ятканны. Сизмәслек тә түгел шул. Бу тирәдә басу уртасындагы урманчык, ап ачык былып күренеп тора һәм башка агачларда юк. Вәт тотындылар болар, безгә таба атарга. Бер снаряд ул менгән агачны төбеннән  кубарып ыргытты. Ярый әле агачка тотынып утырмаган, агач бер  якка, ул икенче якка очтылар. Мин дә агачымнан төшеп, аның янына йөгердем. Исән! Ике аягыда сынган.Аны плащка салдымда, сөйри башладым. Урманга хәтле, бер биш йөз метрлап барырга кирәк.Килгәндә дә, шуннан килдек. Кайтырга, өч чакырымнан артык.Урманга килеп җитеп, эчкә таба керә башлаганда,  яктыра да башлады һәм атуда туктады. Шулвакыт артыма борылып карасам, басуда безнең эздән җиде сигез немес йөгерә. Боларның башларына барып җиткән ахыры, без билгеләгән ут нокталары, безгә кайтып җитсә, аларны шул карты буенча, йә самолётлар, йә авыр артелерия юкка чыгарачак. Немесләр турында командирга әйттем, ул тыныч кына үзен аркылы яткан агач астына куйдырып, автомат патроннар һәм ике граната сорап алды. Ә миңа читкәрәк китеп урнашырга кушты. Башта ул аларны үзенә җәлеп итә һәм ачык кырда, аларның күбесен юк итәчәк. Аннан ул бер минутлап туктап кала һәм немесләр аны үлгән дип аңа йөгерә башлаганда мин тотыначакмын, ул да кабат башлаячак. Менә командирның шундый планы белән без аларны юк иттек. Юлда бер ерганак очрады. Арыганмындыр инде. Чыгып кына булмый, шул ерганактан. Югыйсә күрә инде, минем азапланганны. Кычкырмасынмы бу миңа аты юлы белән: “Дохлый татарин, тяни! Ото мы не успеем, другие придут и нас плен возмуть!” - дип. Минем болай да ачу чыккан чак, аның татарин дип кимсетүе, мине чыгырдан чыгарды. Мин чамалап килдем дә, моның сумкасы белән пистолетын алдым. ”Если татарина обзываешь, тогда тебя немес поможет. Я пошел!” Ерганакны үрмәләп мендем дә, ял итеп утырам. Башка, уй төште бит, аның гаиләсе бардыр, балалары көтәдер, дип. Киттем кире. Ул эндәшми. Әллә аңын югалткан, әллә каты йоклый. Мин моны көчкә чакка, өскә сөйрәп алып мендем һәм  өйләгә генә сөйрәп алып, кайтарып җиткезә алдым. Бер аңына килгәндә, ул миннән гафу үтенде. “Я не знал, что ты такой человечный! Ты уж меня прости, хоть без ног буду, но все ровно жить охота!” - ди. Мин әйтәм: “Татары все такие, никого не оставляют в беде!” - дидем. Икенче көнне немесләрнең ул ныгытмаларын, без төшергән карта буенча, самолётлар пыр туздырдылар һәм без, ул ныгытманы алдык. Ә миңа орден! Менә шулай, өйрәттем мин аңа татарның кем икәнен, - дип, Миннехан кулын Галиәкбәрнең җилкәсенә куйды. - Әй, кырыла инде халык! Немеснеке дә, безнеке дә! Ул пулемёт белән йөргәндә, кырдым инде мин аларны. Көтү кебек чабып киләләр, чалгыдан ауган үлән кебек, таралып ятып калалар. Лентаны рәтләп торучы напарнигым көчкә өлгерә. Ну үзләре дә эләктерделәр, минем җилкәдән, калак астыннан умрып алган иде, ярый әле сөяккә тимәгән. Ике атна гостипельдә ятып чыктым. Ә напарникны үтерделәр, әйбәт малай иде, каядыр мари ягыннан. Әнисе, дүрт бала белән хатыны калды. Менә ничек үстерә инде ул хатын, балаларын. Дәүләт, чукынса да ярдәм итә алмаячак! Үзең күрәсең бит, немесләрдән соң, нәрсә генә кала. Аны бит торгызырга кирәк булачак. Шулай да Галиәкбәр әйт әле, синең кара каршы немескә атканың булдымы? Бергә бер, каршыңа килгәндә. Мин үтердем, олы яшьтәге бер немесне. Хәзер дә күз алдымда! Гаиләсе дә булгандыр инде. Җәл инде, нишлисең!? Мин аны үтермәгән булсам, ул мине үтергән булыр иде, ә бәлкем юк! Ну бу сугышны, кемгә кирәк инде бу кан кою. Ярар, без үзебезнең илебез өчен сугышабыз, ә алар?

- Юк өчен башыңны катырма әле. Аларны кырып себереп, үзләренең ояларына куып бетереп, юкка чыгармасак,безгә барыбер рәт булмаячак. Ә менә шулайда,  бер немецне җәлләп, Аллах Тәгаләнең хөкеменә озаттым, дисәм дә ярый. Сугышның беренче елында, немесләрнең Мәскәүне алабыз дип, хыялланып йөргән чаклары. Бер авылны пыр туздырабыз. Йә тегеләр кулына. йә безнең кулга төшә. Авыл эченә килеп кердек тә, исән калган йортлардан, сарайлардан немесләрне эзәрлеклибез. Шунда, сарайда бер немес, бер үлгән солдатның тунын салдырып ята. Тун әйбәт күренә, мин дә кызыктым бит. Уңны сулны уйлап та тормыйча, бер кулымда винтовка, икенче кулым белән, немес кулындагы тунга ябыштым. Ул тарта, мин тартам! Күзләребез, бер беребездә. Аның кулында автоматы да юк. Теге үлгән солдатны чишендергәндә, кая да булса куйгандыр инде. Менә тартышабыз! Шунда башыма килеп җитте бит, мәйтәм, ничек инде үлгән немесның тунын киеп йөрим, дип. Өшесәм өшермен, әммә үлгән немес туны белән җылынып йөрмәм, дидем дә, ычкындырдым тунны. Теге, туны белән очып төште. Исән калгандырмы, юкмы, Ходаемның үзенә тапшырдым! Үзең беләсең, мин кышларын тимерчедә ярдәмче идем. Минем куллар кувалдыдан ким төшерми, - дип Галиәкбәр үз сүзләренә кәнәгать булып, елмаеп куйды. Аннан икесе дә шаркылдап көлеп җибәрделәр. Аларның күңелләрен, бу сугыш гәләмәтләре тупасландырып, көлү ирекләрен дә чикләгән иде инде. Шушы минутларда, икесенә уртак бер мәзәк табу, аларның күңелләрен бушатып, көлүләренә ирек бирде. Инде гел сагышка баткан күңелләрендәге бу хәләкәт, аларның күңелләрен күтәреп җибәрде.Икесенең дә күңеленә, тагы да шаянрак булып, узган тормыш мизгелләрен, исләренә төшерергә этәрде.

- Әй малай, бар иде кайчандыр яшь чагындагы рәхәт юләр  чаклар. Ул Җомга уеннарында, Сабан туйларында авыл белән, авыл сугыша идек. Күлмәкләрне канга буяп бетереп Мишәдә рәхәтләнеп су коена идектә,кызлар янына барып масаеша идек. Аларда бит безнең кебек калай әтәчләргә, икенче төрле карый башлыйлар иде.

- Әй Галиәкбәр, төрлечә була иде инде. Синең исеңдәме, бер Җомга уенында, шәһәрдән кайткан кунак кыз өчен, Мамалай егетләре белән сугышкан идек. Син ул вакытта, безнең авыл кызы Сәлимә белән йөргән егетнең башын тишкән идең. Шуннан бирле ул егет, безнең авылга, аягында басмады. Ә көзгә табан Сәлимәләргә кич утырырга килгән чагында, ул сине кертмәде. Син тәрәзәдән кермәкче булган идең,ул сиңа бәрәңге кабыклы, пычрак су койды Әй кычкырып көлгән идек синнән, шул чакны! Бүрегең, бишмәтең лычма су һәм бөтен җиреңә бәрәңге кабыклары асылынган иде.

- Ә син,  үзеңне хәтерлисеңме,бер кич утырганда,күз бәйләме  уенында, сиңа Гайшәнең әбисен кочаклаттылар. Анда барысы да: “Ничек әбинең кочагы!” - дип, тәгәри-тәгәри көлделәр. Аннан тагы, икесе дә кычкырып көлеп җибәрделәр. Аларның көлүләре, шушы сугыш арасы тынлыкта,урман буйларына таралып, ике як сугышчыларының күңелләренә кереп,яшисе килүләрен исенә төшергәндер. Галиәкбәр көлүеннән туктап, бик җитди генә караш белән Миннеханга карады. Аның, күңел күтәренкелеге, инде күпме вакытлар йөрәгендә саклап йөргән сорауга, җавап табасы килде.

- Миннехан, күптәннән синнән бер нәрсә сорыйсым килеп йөри иде. Әйт әле, син Мәрзия белән чуалдыңмы ,юкмы? Бер мәртәбә ул, алъяпкычы астына шешә яшереп, сезгә кереп китте. Аннан, хәйраннан соң гына чыкты. Хатының өйдә булдымы икән, белмим. Әллә исән калабыз, әллә юк, шуны беләсем килә иде. Кыска гына әйт, булдымы, юкмы? Галиәкбәрнең йөзе җитдиләнеп, кырысланып калды. Әйтерсең лә бу сорау аңа, бу сугыштан да җитдиерәк иде. Бәлкем шулай да булгандыр, чөнки сугыш та барсы да ачык, синең алдыңда бер генә эш тора. Сугышны җиңеп чыгып, өйгә исән сау кайту! Ә менә белмәгәнлек, билгесезлек, гел җелекне корытып,күңелне ашап тора.

- Галиәкбәр, менә нигә йөргәнең икән әле син, минем абзар кырыенда! Мәрзияне сагалап! Күпме вакыт шул соравыңны эчеңдә тотып, монда үлем белән яшәү аралашкан вакытта, тапканың сорар нәрсә, - дип Миннехан көлеп куйды. Әллә, күзең төшкән идеме аңа. Хәер күз төшмәслек тә түгел, үзе чибәр, тырыш, белемле, шуның өстенә бүгенге көндә ире дә юк һәм шуларга өстәп малае бар. Үзеңә дә азапланасы юк! – дип, шаркылдап ук көлеп җибәрде.

 Бу җавап Галиәкбәрне тынычландырмады аны киресенчә ярсытты. Ул үзен белештермәстән Миннехангат ашланды.

- Мин  синнән Мәрзиягә характеристка түгел, ә ике генә сүз сорадым. Йөрдегезме, юкмы дип, - ул аның җилкәсеннән, гимнастёркасын йомарлап тотты. Йөзе бөтенләй уссалланып, ташланырга әзерләнгән этнекенә охшап калды.

- Син нәрсә, Галиәкбәр?! Мине кемгә саныйсың! Нәрсә өчен шулай булганын, мин беркемгә дә сөйләргә тиеш булмасам да,  монда инде сөйләми булмас. Бүген исән ,иртәгә шайтан белгән! Беләсеңме, авылдаш, әгәрдә бу хәлне авылда берәрсе белеп, тиешле урыннарга хәбәр иткән булсалар, миндә монда түгел һәм Мәрзиядә каядыр Себердә, урман кисеп, ә малае детдомда булыр иде. Сугыш башланасы елның алдагы көзендә, мин аны әвеннән, уып җыйган бер алъяпкыч бодай белән тоттым. Мин какрас молотилканы күчерерлек корырак әвен карап йөри идем, ай яктысында, бер әвен артында, ниндидер шәүлә күренде. Мин атка, берне чыбыркы белән сыпырдым да, әһ дигәнче, әвен янына барып та җиттем. Карасам, Мәрзия! - Нишлисең монда? - дип соравыма, ул елый башлады.Күзләре зураеп, миңа текәлгән,ә аннан, елгадан ага мени,тулыпяшь ага. Куркудандыр инде, бөтен тәне калтырый, сүзен әйтерлек тә рәте юк. Мин аңладым инде, нәрсә икәнен. Улда, берничә секундтан соң, аңлата башлады. Бер яшьлек баласы ашарга сорый, күршеләренең дә сыерлары ташланган чак, менә әз булса да ботка пешереп бирермен дигән идем, ә хәзер син мине тапшырсаң, мине утырталар. Әле утыртып кына калырлармы, мин бит халык дошманы хатыны һәм  кулак кызы, атарга да мөмкиннәр. Балам нишләр?! - ди. Минем дә бәгърем таш түгел бит! Үзем турында да, уйлап куйдым. Өйдә хатыным, кызым бар. Нишләргә? Аннан, әзрәк уйлап тордым да, нәрсә булса шул булыр дип, аңа тагы әзрәк качып ятарга да, караңгы төшкәч, кайтырга куштым. Ләкин, син мине, мин сине күрмәдем. Берәрсе белсә, икебезгә дә әйбәт булмаячак! Менә хәзер, син беләсең инде. Ә ул яртыны мин әкренләп эчеп бетердем. Алар хатын белән икәүләшеп чәй эчтеләр. Мин тышка чыгып кергәндә, синең абзар кырыеннан үтеп киткәнеңне күрдем һәм сине бу турыда белми микән, - дип, куркып та калдым. Ләкин тиз тынычландым, чөнки теге Бай урманы янындагы очрак искә төште. Әгәр дә ул вакытта бу турыда сораган булсаң, мин сиңа бер нәрсә дә әйтмәгән булыр идем һәм үзе дә шулай эшләр иде. Вәт малай, нинди дөнья!? Ничек яшәргә икәнен дә аңламассың! Тегеләй дә, тегеләй. Болай да, болай! - дип Миннехан йөзенә караңгы чырай кертеп,каядыр караңгылыкка карап куйды.

Авылдашының сүзләреннән соң, Галиәкбәрнең күңеле күтәрелеп китеп, авылча бер көйгә, сызгырып та куйды.

- Син Миннехан, кичер инде мине, шундый начар уйлавым өчен!? Әгәрдә минем белән берәр нәрсә булса, кайткач аңа, минем аны яратуымны әйтерсең. Аннан, сорарсың әле, минем әнине ташламасын инде! Минем әни аның малаена, болайда әби кебек үк, - иде инде. Юк, Миннехан, иртәгә мин аңа хат язып салам!-дип Галиәкбәр,урынынна ук сикереп торды һәм  капчыгыннан талян гармунын алып, авыл көе алмагачны, сузып җибәрде. – Әйдә, үзебезнең алмагач көен сузып, шушында, авылыбызның кичен искә төшерик әле! - дип ул Миннехан янына килеп елышты. Шул минутларда, бөтен урман буйларына һәм тирә якка сузылган сугыш кырына, гармун моңы  агылды. Ул тынып калган сугыш кырына җан кертеп, аның үлем кыры түгеллеген исбатлагандай, бөтенесенең күңелендә яшәү дәрте, яшәү өмете уяткандыр.Ул арада алар янына, солдатлар җыела башлады. Бу минутлардагы яңгыраган татар моңы, солдатларның күңелләрен туган якларына, аларны анда көтеп калган туганнарына, сөйгәннәренә һәм аларның  кайтуын көтеп утырган малай, кызлары янына очырткандыр. Кемдер шул минутларда русчалатып, “Вот татарам все ровна,что война,что сабантуй, никогда не  унывает! Молодцы!” - дип кычкырды һәм  аңа дәррәү, кул чабып та алдылар. Миннехан да түзмәде:

- Да мы такие! Никогда не унываем! - дип кычкырды. Һәм шул вакытта, әллә куркып, әллә инде аның сүзләрен җөпләп, һавага ракеталар очты.

фото: http://www.pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: