Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Салдат мәхәббәте (новелла)

Әнисенең күзләре кып-кызыл иде, гомер булмаганча, яулыгы астыннан чәчләре дә чыккан, үзе каядыр ашыга... Әхәтнең коты калмады, урам ярып кычкырды: – Әни! Әни!!! Нәрсә булды? – Һай, улым! Сугыш башланган! – Нинди сугыш, әни? – Нимес сугыш башлаган!

Гашыйкларга сүз кирәкмени? Алар күз карашы белән генә дә сөйләшә. Батыр егет Салдатка да, сылу кыз Божага да сүзләр кирәкми.
«Әйдә, йөгердек!» – ди Салдатның карашы. «Юу-ук...»
«Нигә, сөйгәнем? Әйдә!!!»
«Ю-ук. Мин үпкәләдем!»
«Нигәәә?»
«Ә менә шулай! Куып җитеп кара!» – ди дә Божа көязләнеп, юыртып чабып китә.
Салдат аның артыннан йөгерә. Кара син ул наянны!
Җайдакларны егет дип әйтерлек булсалар да, барыбер күңелләре белән малайлар әле. Җилдереп, ат өстендә чабуның рәхәтлегенә чыдый алмыйча, су буен яңгыратып кычкыралар:
– Салдат! Әйдә, куып җит!
– Божа! Божа! Син беренче!!!
Атлар, берсен-берсе уздырышка чабып, буага килеп керүгә су ерылып, икегә аерылды, тамчылар һавага күтәрелеп, әллә никадәр салават күперләре хасил итте. Буаның тирән урынында аяк тибеп йөзеп тә киттеләр. Мондый рәхәтлектән, атларның ялларына ябышкан малайларның күңел түрләреннән әче авазлар бәреп чыкты. Сөтле чәй кебек җылы суда коену рәхәтлеге атларның да күкрәкләреннән кешнәү авазлары булып чыкты. «Миһаһай!!!»
«Мин сине яратам!» дигән сүзе иде бу Салдатның. Яратам сүзен шунда да әйтмәгәч, тагын кайда әйтәсең? Сөйгәне дә ялындырмады: «Мин дә сине яратам!»
«Мин дә сине яратам» дигән сүзләрне ишетү гашыйклар өчен иң бәхетле күренеш. Сөйгәненең яратканын белсә дә, шушы мизгелне әйтеп бетергесез бер дулкынлану белән көтә. Ә инде «яратам» сүзен ишеткәч, гашыйк Җир шарын кочардай булып алгысына башлый. Ул ярата! Мин яратам!
Салдатның хисләре эченә генә сыярлык түгел, бөтен җиһанга «мин бәхетле» дип кешнисе килә. Бу – аның туган ягы. Мондагы һәр йорт, һәр агач, һәр җан иясе – атлар, кешеләр, этләр һәм кош-кортлар – аныкы. Ә хәзер инде менә аның сөйгәне дә бар. Җан иясенә тагын ни кирәк бәхетле булыр өчен?

 – Миһаһаһай!
Ат караучы Фәттерахман абыйлары – авыл балалары телендә «Фәттер бабай» – сөлек кебек ике атны малайларга ышанып тапшырды. Аларның бар да гадел – кем беренче, кем аннан соң икәне жирәбә тотып билгеләнгән. Бер малай йөздереп чыккач, икенчесенә чират җитә. Калганнары чират җиткәнне көтеп тора. Иң рәхәт мизгел – атларны юырттырып, буага йөгертеп кереп киткәне. Атларга да күңелле – берсен-берсе уздырып чабалар. Атның ялына ябышкан килеш су керүдән дә рәхәт нәрсә бар!
Салдат белән Божа – малайларның иң яраткан атлары. Берсе кып-кызыл, икенчесе ап-ак атлар – икесе дә авыл күрке. Алар янында булу – борын асты кипмәгәннәрдән алып үзләрен инде егет дип саный башлаганнар өчен дә зур бәхет. Ә су коендыру! Монысы инде күкнең җиденче катына менүгә тиң. Алай гынамы? Бөтен авыл соклана бу сөлек кебек ике атка. Алар урамнан узганда, әбиләргә кадәр:
– Сөбханалла! Булса да булыр икән мал! – дип кала.
Һәр атны яраталар авылда, әмма болары – үзгә. Тәртә арасына кереп басылган түгел болары. Салдат авыл бае Хәйдәр Орёл якларыннан алып кайткан ат нәселеннән. Хәйдәрнең ат караучылары ул нәселне карап-саклап кына килгән, диләр, хәзер бу нәселне Фәттер бабайлары карап тора. Бөтен тирә-якка бер генә ул шундый кызыл ат! Ә Божаны әйтәсе-сөйлисе юк. Авыл аты түгел ул – әкияттәге кебек ерак җирләрдән, хыялда гына булган ниндидер ерак Карпат тауларыннан кайткан ат Божа.
Божа урман эчендә урнашкан «Кызыл партизан» әртиленә эшкә килгән Җемилә биясенең тае. Җемилә – бик усал кыяфәтле агай. Ул беренче тапкырларда авылга килгәндә, әниләре пәрдәләрне кора, үзләре шул пәрдә ярыгыннан гына күзәтә.
– Ябрәй килде! Җемилә килде! Урамга чыкмагыз!
Кап-кара Җемиләнең йөрешенә кадәр үзгә. «Җен килә, Җен!» – дип, малайлар бер-берсен куркыта. Әмма барыбер кызык. Кем соң ябрәй? Нигә ул килгәч, урамга чыгарга ярамый? Нигә ул хатын-кызныкы кебек исемле? Моны Фәттер бабайлары гына белә. Ул гына Җемиләнең исемен башка төрле итеп әйтә.
– Җемилә түгел ул. Емельян!
Малайлар аның кебек итеп әйтеп карый, барып чыкмый. Җемилә җайлырак. «Җен»гә балалар бик тиз ияләште. Җемилә агай белән бергә пилорамда эшләгән кешеләр дә аның турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтү дә сәбәп булгандыр. Әртил оештырыр өчен җибәрелгән иде ул авылга. Җемилә кул астында пилорамда такта ярып, аз булса да, акча эшли башлау мөмкинлеге барлыкка килгәч, авыл агайлары өчен ул бөтенләй «безнең Җемилә»гә әйләнде. Менә шул Җемилә әртилгә үз аты белән килде. Гади генә түгел – гарәп чабышкысы нәселеннән. Шушы чабышкының үзе кебек үк ап-ак колыны тугач, Җемилә агайлары исем кушуны балаларга йөкләде. Әртил яныннан аккан инешне борын-борыннан Божа суы дип атыйлар, шуның хөрмәтенә күрә ап-ак күлмәкле тайга «Божа» исеме куштылар.
Шул ук көннәрдә авыл «егете» дә туды – авылдагы Хәйдәр бай нәселеннән калган бия колынлады. Күз явын алырлык кызыл егеткә «Салдат» диделәр. «Кызыл армия солдаты булам», – дип хыялланмаган авыл малае юк иде ул заманда...
– Сәвит армиясе сагында торачак безнең Салдат! – диде Фәттер бабайлары да.
Сугышның ни икәнен дә белмәгән малайлар өчен ул вакытта бу горурлык иде... Адәм балаларына гына хис бирелгәнмени? Салдат та Божаны күрде дә капланды.

Гарәп чабышкысы да шушы кызыл авыл егетенә гашыйк булды да куйды. Төптән юан чыккан, тояк астында җир тетри торган авыл айгырының баласы бит Салдат! Дөлдөл атлары кебек бу ике пар урамнан үтеп киткәндә, икенче бер дөньяга пәрдә ачылган кебек була иде. Бу ике гашыйк та гел бер тирәдә булдылар.
Менә шушы сөлек кебек ике атны коендырып, балалар мәш килә. Җәйге авыл буасының суы шулкадәр болганган – каләмне манып язарга яраклы кара диярсең.
Вак-төяк, әле мәктәпкә бармаган бала-чаганы атка атландырып, су коендырмыйлар. Алары, зурларның ат коендырганын карап, тау шуып рәхәт күрә. Тау шуар өчен кыш кирәкмени? Буаның кызыл балчыгы бар бит. Вак булгач, рәхәт – оят дигән нәрсә юк. Малае-кызы, башта шугалак әзерли – сөзәк ярдагы кызыл балчыкка су сибә. Аннары шунда утырып, буага шуып төшәләр. Ике-өч малай ялангач артлары белән «юл ярып» биргәч, кызыл балчыкта адәм баласының арт санын хәтерләткән эз барлыкка килә. Ике чокыр, уртасында бер сызык. Шунда утырасың да, выж гына итеп шуып, буа суына чумасың. Аннары судан чыгып, кабат ярга үрмәлисең. Шуа торгач, кызыл балчык пыяла кебек ялтырап тора башлый, һәр баланың артына яраклы универсаль шугычка әйләнә. Яшен тизлегендә шуып төшәсең дә җилне уздырып сызгыртып, буа суына килеп керәсең. Рәхәт!!!
Атны коендыру никадәр рәхәт булса да, кайтырга да кирәк. Малайларның командиры Әхмәт:
– Малайлар, китәргә кирәк, Фәттер бабай сүгәр! – дигән әче тавыш белән кычкырды.
Атлар авыл малайларының телен белә. Ярга борылдылар. Тәмле әйбер күп булмый ул! Салдат алданрак иде, Божа аның артыннан бара. Судан чыгып бетәбез дигәндә генә атның аягы яр буендагы кызыл балчыкка таеп китте. Аны-моны көтмәгән, ат өстендә кыланып утырган Гафур тотынып кала алмады, башы белән суга кадалды. Салдат, суга төшкән малайдан өркеп, читкә тайчанып китте. Сыны каткан Гафур, башы белән кадалган килеш бераз су астында торды, аннары, тыпырчынып, терсәкләренә таянып күтәрелә башлады. Башын бәргәндә кычкырырга дип авызын ачкан иде, сулыш юлына су китте, шуңа да башы судан чыгуга үзәк өзгеч аваз белән йөткерә башлады. Су эчендә утырган канлы башлы малай бик куркыныч рәвешле иде. Малайлар аның янына йөгерде, кулларыннан тотып, ярга алып чыгарга тырыша башладылар. Вак-төяк тә, судан шуудан туктап, болар янына йөгерешеп килде.
Гафур тал тамырына бәрелгән иде. Ике куллап башын кысып тоткан малайның бармаклары арасыннан кан ага. Аның кулларын алмакчы булдылар, әмма ул: «Тимәгез-тимәгез», – дип, башын алырга тырышты. Ай-ваена карамыйча, кулын каердылар, буа суы белән башын юдырдылар. Яра зур түгел кебек тоелды... Кызыл балчыкта шуудан индеецлар кебек кып-кызыл булган вак балаларны күргәч, алар каршында сынатасы килмәде, егет торып басты.
– Гафур, ничек соң син?
– Авыртамы? – дигән сорауларга бирешәсе килмичә, яшь аралаш елмайды: – Баш белән кадалдым!
Гафурның шулай шат булуы барысын да шатландырды, бар да көлеште.
«Гафур – ташбаш ул!»
– Ну Салдат, ектың син мине!
Салдат, гаепле җан иясе буларак, пошкырынып тора иде. Башын әле күтәрә, әле төшерә, аякларына да урын таба алмый. Божа аның янына килеп, сөйгәненә 
башын төртте. Малай егылып төшкән мизгелдә биянең күңелен әйтеп бетергесез хафа баскан иде: гүя ниндидер бер кадерле әйбере өзелгән кебек булды аның. «Сиңа ни булды?» – дигән Салдат сер бирмәде, пошкырынып, читкә карады. Гафур инде берни булмагандай тотарга тырыша үзен. Божа күңеленә килгән хафаның сәбәбен аңлый алмады. Ул бу сәер егылуның үзенә катнашы барлыгын бөтен барлыгы белән тойды. Юк! Бу малайның егылуы ниндидер кайгы китерәчәк иде. Нәрсә икәнен дә белми иде ул, әмма малайның егылуын сәбәпче итеп, аларны аерырлар кебек тоелды...
– Салдат!
Гафур белән Әхмәт Салдат өстенә утырырга маташа башлады. Атка шушындый хәлгә калуы, малайны егуы өчен бик оят иде. Сөйгәнең каршында тигез җирдә егыл, җайдагыңны төшереп җибәр инде! Шуңа да ул дәшмәде, Божага астан гына карады.
«Салдат! Утыртма аларны. Бар, йөгереп кит үзең генә. Тагын егылуың бар».
Кызларның сак булырга дигән киңәшләрен егетләр курку билгесе итеп кабул итә. Бу юлы да шулай булып чыкты. Салдат ачуланып, башын болгады, малайларның утырып бетереп,«әйдә» дип куалаганын да көтмичә, кызга борылып та карамый авылга таба юыртып китте.
Оят! Хурлык! Тигез җирдә егылып ят инде! Бу кызлар бигрәк әллә нинди инде, өйрәтергә генә торалар... Егетнең берни әйтми йөгереп китүен күргән Божа да үпкәләде, бөтен кәефе кырылды. Менә инде. Ничек итеп башланган матур көн шулай тәмамланды. Ул бит аны бөтенләй үпкәләтергә теләмәгән иде. Гарьләнде Божа. Егеткә дә бик ачуы килде. Хәл сораган өчен шулай үпкәлиләрме инде? Ул бит чын күңелдән... Ике малай – Әхәт белән Фазлый өстенә атлануга, шулай ук «әйдә»не дә көтеп тормыйча, егет артыннан авылга йөгерде. «Салдат, тукта!» Божаның кабат-кабат кисәтүе Салдатны бигрәк тә ачуландырды. Үз буасында, өстендә яраткан малайлары, үз авылына кайта бит. Ялгыш кына төшеп китте аның җайдагы! Юыртып барган Салдат, кызның бу кисәтүен яратмавын белдереп, бөтен авылны яңгыратып кешнәп җибәрде: «Ми-һаһа-һай!» Тояклары белән авыл тузаннарын туздырып, Салдат авылга чаба. Малайларга кызык, юл читендәге булмаган «солдатларга» бармакларын пистолет итеп төбәп ата-ата авылга чабалар. Божа аннан күзен алмады. Әнә ул, аның яраткан Салдаты. Өстендә ертык күлмәкле малайлар. Салдат юыртып, авылга кереп бара. Әмма... бетерәчәкләр бит аны авылда! «Тукта! Тукта!» – дип кычкырды ул Салдатына. Әмма әсәрләнгән батыр егет, ялларын җилдә уйнатып йөгерүен белде. Аның артыннан йөгергән Божа коточкыч күренешне күреп алды. Авыл өстен караңгы кызыл томан сарган сыман иде. Йорт өсләрендә кызыл-кара болытлар эленеп тора. Юк-юк, төтен түгел, ниндидер куркыныч томан – үзгә әйбер бу, куркыныч хәвеф килгән иде авылга... Әмма моны Салдат та, малай-шалайлар да күрми! Моны ана йөрәге бирелгән Божа гына күрде. Күрде дә, басу капкасына җитәрәк күренмәс стенага терәлгән кебек, шып туктап калды, пошкырынып, артка тайчанды. Өстендәге малайлар сәерләнделәр:
– Нәрсә булды?
– Әллә нәрсә күрде бугай!
Авылда ниндидер куркыныч бар... Һавада караңгы кызыл аждаһа эленеп тора, ул монда яшәгән кешеләргә, аларга гына түгел – зур хәсрәт алып килгән! Ул кан елатачак, ул кешеләрне бәхетсез итәчәк, ул кемнәрнеңдер җаннарын алып китәргә килгән! Авыл ягыннан килгән кара болытның куркыныч нурлары Божаның тәннәрен чиркандырып җибәрде. Баш миенең бер читеннән: «Әллә малайларны монда төшереп калдырып качаргамы?» – дигән уй да сызылып үткән сыман булды... Ул качса, Салдаты кала! Ул бөтен батырлыгын җыеп, Салдат артыннан йөгерде. Тизрәк, тизрәк! Барып җитәргә һәм авылдагы ниндидер явыз кешеләр кулыннан коткарырга кирәк иде Салдатны!!!
– Бетте!
Нәрсә бетте икәнен дә белмәде ул. Әмма ике малай утырткан кызыл ат тузан туздырып, авыл капкасына кергәндә, әҗәл ишегеннән кереп югалган кебек тоелды аңа. Аякларының җегәре калмады.
«Туктаааа...»
Малайлар, Божа кабат туктап калгач, инде куркыша ук башладылар:
– Нишләде ул? Нәрсә күрде?
Божа үзенә нәрсәләрдер әйтеп куалаган җайдакларга игътибар да итмәде.
Аның белән күңеле генә идарә итә иде. Ул кабат авылга таба ыргылды. Туктатырга кирәк Салдатны! Нигә китте ул авылга! Нигә тыңламый ул аны? Ике малайны утырткан Божа авыл капкасыннан килеп кергәндә, урамда Салдат юк иде инде – тыкрыктан борылып, ат абзарына таба киткәннәрме,
әллә инде малайлар өйләренә – югары урамга юнәлгәнме? Салдатның кая киткәнен исеннән сизәрлек түгел – авыл урамына ят ис чыккан... Әче су исе иде бу. Былтыр, ул әле колын вакытта базга егылып төшеп аягын сындырган айгырны суйган чирмеш Питыр шушындый әче су алып килгән иде... Божа өчен бу ис – үлем китерүче әйбер. Тукта!!! Божа өстендә утырган малайлар аздан гына ат өстеннән мәтәлешеп төшмәделәр. Әмма ат аны-моны карап тормыйча чабуын белде. Ә кайда Салдат? Нигә ул күренми? Кая куялар аның сөйгәнен? Кемнәр аңа пычак суза? Божа пошкырып, башын болгап кешнәде. Малайлар куркышып кычкырды:
– Божа, нишлисең, тынычлан!
** *
...Авыл урамында кешеләр тыз-быз йөгерешә... Ни булган? Кәнүшни янындагы каравыл йорты янган вакытта да кешеләр шулай чабышкан иде? Янгынмы? Юк, төтеннең әсәре дә күренми. Урамда кешеләр чабышып йөри. Божаның күзләре шушы капкалардан чыгып, аның Салдатына ябышачак куркыныч ир затларын эзләде. Андыйлар юк иде. Урамдагы күзләрен сөртә- сөртә чабышкан хатыннарны күреп, ат өстендәге малайлар да әсәреште.
– Өйгә керик әле, ни булды икән?
Әхәт атны өйләренә таба борды, жәлт кенә сикереп төшеп, өенә йөгерде. Йорттан атылып, әнисе чыкты, кулында – ике яшьлек сеңлесе. Әнисенең күзләре кып-кызыл иде, гомер булмаганча, яулыгы астыннан чәчләре дә чыккан, үзе каядыр ашыга... Әхәтнең коты калмады, урам ярып кычкырды:
– Әни! Әни!!! Нәрсә булды?
– Һай, улым! Сугыш башланган!
– Нинди сугыш, әни?
– Нимес сугыш башлаган!
– Нәрсә була инде, әни?
– Һай, улым, сугыш булгач, ни булсын инде! Атаңны алалар!!! – Ана елый иде. Әнисенә теләктәшлек күрсәтеп, сеңлесе дә елаша... Хатын ни өчен урамга чыгып барганын да аңламыйча, кире өйгә йөгереп кереп китте.
«Сугыш башланган!» дигән сүзне малайлар аңлап та бетермәгән иде бугай. Әмма «атаңны алалар» дигән сүз барысына да тәэсир итте: Әхәт өйгә 
атылды, Фазлый, Божасын да онытып, читән аркылы гына сикереп, күрше урамга – үз өйләренә йөгерде. Ат урамда ялгызы калды. «Сугыш башланган». Моның нәрсә икәнен белмәсә дә, Божа, кешеләргә – шул исәптән, яраткан малайларына килгән кайгы икәнен аңлады. Менә нәрсәне сизгән икән Божа күңеле. Шунда аяклары җегәрен югалткан кебек булды аның. Бушанудан һәм шатлыктан иде бу. Салдат! Ул бит аңа килгән зыян дип уйлаган иде. Ә күңеле исә авыл хәсрәте өчен кайгырган икән... Кешеләргә – якын дусларына килгән кайгы өчен кайгырса да, Салдатының – иң якын җан иясенең исән калуы өчен шатланды ул һәм авылны ярып кешнәп җибәрде:
«Миһаһаһай!!!»
Божа суында шомарган ялларын җилфердәтеп, авыл урамы буйлап, ат абзарына таба элдерде. Урамда тыз-быз чабышкан кешеләрнең исә бу мизгелдә урамда чабып барган биядә бөтенләй эше юк иде. Божа урамны чыгуга ук ат абзары читендә чемченеп торган Салдатны күрде һәм башын болгап, сөйгәне янына йөгерде. Сөйгәнен ялгыз калдырганга борчыла башлаган Салдат та Божаны күрүгә, дөньясын онытып, каршына таба юыртты. Авыл читендәге болында ике гашыйк очрашты да кабат дуслашты. Үпкәләр онытылды – кара кайгы килгән авыл да онытылды... «Ярый әле, Салдатым исән». Яшь күңелнең сыйфаты шундый – чит-ятларның кайгысы еракта... Божа Салдатының ялына борынын төртеп, рәхәтләнеп бер иснәде. Таныш, тәмле һәм ымсындыргыч чын ирләр исе күкрәк эчләренә үтеп кереп, бөтен барлыгын ләззәткә күмде, ул башын болгап, тагын бер кешнәде. Аның мәхәббәте, аның киләчәге бит янында! Сөйгәнеңнең яныңда һәм синеке икәнен белүдән дә зуррак рәхәтлек бармы! Кешеләргә килгән кыен кызганыч та, әмма нишлисең, аларның үз дөньясы, атларның – үзләренеке. Салдат та, чын егетләр кебек үк. Сылуын күргәч, әле генә үпкәләп йөрүе өчен үзен гаепле сыман хис итте. Кемгә эләккән әле ул шушындый бәхет? Аларның мәхәббәтеннән бар да көнләшә. Бу җиһанда булмаган, моңарчы күрелмәгән шушындый кызны эләктереп ал да шуңа үпкәләп йөр син! Вакытыңны әрәм итеп... Тиздән, бик тиздән, ул аныкы булачак... Алар бәхетле, алар бергә..
«Кил, сөйгәнем! Син – минеке! Мин сине бәхетле итәрмен! Син минеке бул!»
Хисләренә чыдаша алмады атлар, чәчәкләр үскән болын буйлап урман читендә үскән яшь наратларга таба юыртып киттеләр... Икесе дә бер-берсен сүзсез аңлады, кая барасын һәм нәрсә эшләргә кирәген беләләр. Гаҗәп, артларыннан беркем кумый, әмма икесе дә башларын болгый-болгый чаба. Ашыгалар – вакыты, көне, мизгеле җиткән чөнки...
– Тр-р!!!
Артларыннан кычкырган тавыш айнытып җибәрде. Кара юргага атланган Фәттер куып җитеп килә иде аларны.
– Малкайлар, малайлар ташлап киттемени үзегезне? Әйдәгез, кайтыгыз!
Салдат хуҗасын тыңларга теләмичә, урманга томырылды. Әмма... янында сөйгәне чабып бармаганын күргәч, туктап борылды. Кыз, өсләренә килеп чыккан хуҗаларын һәм Кара Юрганы күргәч, егет белән аулакка чабу уеннан шундук кире кайтты. Вакыты, урыны түгел. Ул кирегә борылды. Салдатка да уеннан кире кайтырга гына калды. «Бозды барысын да» дип пошкырынган Салдатны Божаның назлы бер карашы эретте дә салды. «Ашыкма, җаным, мин – синеке!»
Бу вәгъдә хакына Салдат мәңге котып салкыннарында кыш кичәргә дә әзер иде. Озак көтәсемени? Берничә көннән авыл кешеләренә повестка килә башлады. Әхмәтнең дә әтисен алдылар, Гафурныкын да. Аннары абыйларын да чакырта башладылар. Барысының да сценарий бер үк. Ирләр кырда эшләп йөргән җирдән кайта, җыена. Хатын-кызлар, балалар елаша, бабайлар дога укый. Ирләрнең кайберләре качып кына чиертеп ала, аннары, шат булырга тырышып, «кайтырбыз» дип саубуллаша. Яшьрәкләр әле үзәк өзгеч җырлар җырлап, урам да әйләнә:
Киләсе ел бу чакларда Булмас кайсыларыбыз.
Бөтен авылны елатты шул җыр. Йөз кешедән чак кына артыграк халкы булган авылны унбиш ир тотып торган икән. Шуларны алгач, сөякнең җелеген суырып алган кебек, авыл бушап калды. Атларны исә хатын-кызларга җиктерә башладылар. Авылның мондый мескен хәлдә калуын күргән Божаның йөрәге сыза иде. Салдат та, малайларның хәсрәтле йөзләрен күргәч, аларны чын күңеленнән кызгана. Икәү генә калганда, малайларны кызганып серләшәләр.
«Салдат! Малайлар боек, күңелләрен күр шуларның!» Фәттер бабайлары рөхсәт иткәндә, малайлар Салдат белән «немецларга» һөҗүм итәләр – каерысы каезланган тал чыбыгын кылыч итеп, елак талларның җиргә салынган ботакларын «кисәләр». Әйдә, Салдат, бир кирәкләрен, дип кычкыра малайлар. Салдат та тырыша – «нимесләр» җиңелә, малайлар шат. Малайлар шулай бераз юана, ә менә кыз күңеленә бигрәк кыен – авыл өстенә кайгы ишелеп төшкәндә, ничек түзәргә кирәк!
Божа суы тирәсендә печән әзерләгәндә, повестканы Әхмәткә дә китерделәр. Яңа гына унсигезе тулган егет, авыл ягыннан кәгазь тоткан Фазлыйның үзенә таба йөгереп килгәнен күргәч, барысын да аңлады, Божа да сизде эшнең нидә икәнен. Шушы сөлек кебек егет тә китеп югалачак, димәк.
– Тиз кайтырга куштылар, Әхмәт, – диде Фазлый.
– Тагын кем?
– Мин, Әхмәт...
Божа егетләрне авылга озата алмады. Вакыты ул түгел, эш күп. Авылда Фазлыйга атны болында калдырырга кушканнар: печәнне алып кайтырга кирәк. Чабышкы ат дигән булып, берәү дә ташлама ясамый – эшлисе бар. Божа малайларның артларыннан карап калды: авыл өстендәге теге караңгы кызыл томан беркая да юкка чыкмаган. Ә ике егет, өлкәннәр әйтүе буенча «борыннары да кипмәгән» дип әйтә торган малайны каядыр алып китәләр.
Нәрсә ул сугыш? Божа белми. Әмма бу малайларны ул бүтән күрмәячәк. Моңарчы сугышка киткән дигәннәрнең берсенең дә кире кайтканы юк... Печәннән арып кайткан Божаны туармадылар. Абзарда Салдат юк иде – аны урманда утын ташырга йөртәләр. Хәзер алар кич кенә күрешә. Сугыш вакыты! Урам әйләнергә Божаны алып чыктылар. Бу юлы егетләр кичтән китәргә тиешләр икән – Божа шуны аңлады. Гаҗәп! Урам әйләнергә Салдатны алып чыгалар иде бит егетләр. Шуңа да тынгысызланды. Нигә аны алып чыктылар соң? Әмма кушкач, күндәм генә буйсынды. Шулай да, егетләрне күргәч, бераз тынычланды. Ни генә әйтсәң дә, яраткан малайларын озатып калуы әйбәт инде. Авылда исә мәхшәр. Барысының да диярлек күзләре кып- кызыл, барысы да елаша, мышык-мышык борыннарын тарталар... Кешеләр арасында элек булган үпкәләр онытылган, һәркем риза-бәхил булып калырга тырыша. Көязләнеп, оялып торырга инде вакыт калмаган – моңарчы булган 
мәхәббәтләрен яшереп йөргән кызлар да барлык халык алдында яраткан егетләре белән елап саубуллаша. Әле мыеклары яңа гына тибеп чыккан бу егетләр дә аерылуның мәңгегә булу ихтималын чамалый – кызларны кысып- кысып кочаклыйлар, үбәләр. Әниләр балаларына күчтәнәчләр бирергә тырыша, әбиләр дога укый... Бабайлар егетләрнең кулларын кыса, «шулай итсәң, исән каласың» дип, акыл өйрәтә, киңәшләрен әйтә... Авыл үзенең иң яшь егетләре белән бик авыр хушлашты.
Киләсе ел бу чакларда Булмас кайсыларыбыз...
Әмма Божа егетләрне урамнан бер генә әйләндерә алды. Егетләргә клуб каршына туктарга әмер булды. Авыл кешеләре дә шул тирәгә җыелды.
– Ярар, егетләр, кузгалыйк, әнә Фәттер бабагыз да килә, – диде егетләрне район үзәгенә озатырга тиешле авыл советы башлыгы Солтан.
Таныш исне сизеп башын күтәргән Божа шатланып китте: урамның аргы башыннан өч ат күренде. Баһадирның өстендә авыл егете, Эркәкәнең өстенә хәрби кеше утырган, уртадагысы, уйнап торганы – аның Салдаты! Салдатының җайдагы Фәттер бабай иде. Айгыр сөйгәнен күргәч, кешнәп җибәрде:
«Ул!»
«Син мондамы, бәгърем! Мин бит сине сагындым! Сагынып көттем!» Җигүле Божа, уйнаклап каршына килгән өч айгырны күргәч, авылның кайгылы чагы икәнен онытып, куанычыннан кешнәп үк җибәрде. Салдатның да адымнары ук тизләнде, юыртып килде ул сөйгәне янына.
«Мин килдем!» – дип, Божага борынын төртте. Аһ, нинди ис соң ул күңелләрне шулай рәхәт итә торган? Бу нинди хис соң шундый, ул бит күкләргә күтәрә, болытлар арасында гиздерә... Атларның күңеле алгысыды, кабат теге вакыттагы кебек яшь наратлар арасына йөгерәселәре килде. Ничек тә бу егетләрне озатсыннар да, ниһаять, бәлки, барыр алар үзләрен көткән әкият дөньясына!
Эркәкәгә утырып килгән хәрби кеше, ниндидер кәгазьләрне тутыргач, колхоз хуҗасына ымлады – китәргә кирәк.
– Җәмәгать, кузгалырга вакыт, – диде Солтан халыкка. – Никадәр генә озайтырга теләсәк тә, көнне озайтып булмас. Хушлашыгыз да, кузгалыйк.
– Нигә кичтән, Солтан? – дип сорадылар аннан.
– Җәмәгать, сугыш кешеләргә генә түгел. Атларга да. Колхозның атларын җибәрергә дигән фәрман килде. Военкомат исемлеге буенча аларны да алып китәбез.
«Атларны озатабыз» дигән сүз авыл халкына егетләрне алып китүдән дә ныграк тәэсир итте кебек. Моңарчы тыныч булырга теләгән картларның да күзләренә яшь бәреп чыкты.
«И Ходаем! Нинди афәт булды бу?! Кемнәр китерде бу сугышны безнең илгә?» «Ю-ууук! Китмә, Салдат!!! Ташлама мине!!!»
Божаның үзәк өзгеч тавышы авыл өстеннән узып, урманнан кайтаваз булып
кире әйләнеп килде. Менә нигә килгән икән авыл өстенә кара болыт?! Менә ни сизгән икән ат күңеле?.. Район үзәгенә сузылган кичке юлдан җигүле ат теркелди. Ә янәшәдә исә – өч айгыр, өчесендә дә җайдаклар. Шуларның берсе – Салдат. Менә бу сугыш дигән әйбер Божа белән Салдатка да килеп җитте. Аларны аерачак, мәңгегә аерачак бу сугыш. Салдат шуны аңламый да, ахры, Сабан туе мәйданыннан барамыни, уйнаклап йөгерә.
«Кач, тиле! Йөгер, кач!»
Атлар телен аңлаучылар булса, Божаның бу сүзләрен ишетер иде. Әмма Салдат берни ишетми дә, аңламый да кебек...
Божасыннан аерып, район үзәгендәге ат абзарына өстерәп кертеп япканда да аңламады егет үзен каядыр алып китәселәрен. Әйе, аерылу авыр булды, әмма авылда да бит гел янәшә булмыйсың. Сугыш башланганнан бирле аларның бергә булганы юк – икесе ике эштә. Төрле авылларга эшкә җибәргәннәре була иде бит. Салдат та бу аерылуны вакытлыча дип аңлады. Ишегалдындагы Божа гына үзәк өзгеч итеп кешнәде:
«Салдат! Китмә! Мин сине яратам!»
Төрле яклардан җыелган ристан атлар арасында урын бүлешеп, тавыш чыгарышкан Салдат кызны ишетеп тә, аңлап та бетермәде әле бу мизгелдә. Эше күп иде чөнки, бу ат абзарында кем баһадир икәнен ачыкларга кирәк... Атларны кичтән станциягә алып барып, иртән йөк вагонына төяп җибәрергә тиешләр иде. Егетләргә дә шуңа күрә кич килергә кушканнар: бу эшне аларга йөкләргә тиешләр икән. Шуңа да озак маташмадылар, кич үк юлга кузгалдылар. Дистәләгән атны теркәп, санап, кәгазьләргә әллә нәрсәләр язгач, юлга да кузгалдылар. Әхмәтне утырткан Салдат сафның гел алдыннан барырга омтыла иде – арттан йөрергә яратмый ярсу ат! Сабан туйларында гел беренче килгән айгыр нигә артка калсын?!
...Барасы юл озак, кырык чакрымны үтеп, таң атканда, район үзәгенә барып кергәндә, барысы да бик йончыган иде. Уен эшмени көн буе эшләп йөргәннән соң тагын шулкадәр йөрү?
Станция дигәннәре бик шыксыз җир булып чыкты. Әллә нинди сумала исләре килә, адым саен хәрби кешеләр. «Ту-у» итеп зур тимер машиналар уза. Пычрак, чүп өемнәре, зур итеп үскән чүпләр! Әллә нинди ертык киемле малайлар да йөри, биштәр аскан кешеләр. Монда халык та бик кырыс икән. Гел кычкыралар. Ул арада атларны бер эшелон кырына китерергә әмер булды.
– Әйдә, – диде Әхмәт Салдатка. – Аерылабыз, дустым. Син дә китәсең.

Күндәм Эркәкәне теплушкага кертү авыр булмады. Менү юлы җайсыз булса да, авыр гәүдәле ат күндәм генә кереп тә китте. Баһадир да каршылыксыз гына кереп китте. «Үзсүзле нәрсә, моның белән авыр булыр», – дигән иде Әхмәт. Әмма егет кушкач, ул да песи шикелле генә кереп китте. Вагон эчендәге мыеклы абзыйга иярне тапшыргач, Әхмәт битен атның яңагына терәде:
– Исән кайт, дустым! Күрешә алмасак, гафу ит!
Ат моны аңлап бетермәде. Күрше авылларга эшкә йөргәндә, Әхмәт болай саубуллашмый иде кебек. Тукта! Бу ни хәл? Әхмәт вагоннан төшеп, вокзал кырыена тезелгән егетләр янына китеп барды.
Ә вагон эчендә калган мыеклы абзый атларның берсен бер, икенчесен икенче урынга урнаштыра да башлады. Салдатның ияреннән алып, вагон эчендәге күпсанлы ыргакларның берсенә бәйләп куйды. Үзләре өчен ят булган мондый җирдә атлар барысы да тынычсызлана, пошкырына. Мондый мөнәсәбәтне көтмәгән, Әхмәт үзе яныннан китәр дип уйламаган да Салдат кисәк кенә хәлнең бөтен фаҗигасен аңлады. Аны бит алып китәләр! Ниндидер тимер төрмәгә утыртып, каядыр озаталар! Ат шунда гына игътибар итте – бу тимер читлектән меңләгән атның исе килә иде. Анда аңа кадәр бик күп башка атлар да булган, аларны да алып киткәннәр һәм алар кире кайтмаган! Аны туган ягыннан – ургылып аккан Божа суы буендагы ямьле авылыннан, чәчәкле болыныннан аерып алып китәләр! Ул үзенең сөйгәнен – Божаны беркайчан 
да күрмәячәк! Ул бит әле яшәргә дә өлгермәде, ул бит әле бу дөньяда ике генә җәйне күрде! Ул бит әле Божаны яратырга да өлгермәде! Ул бит аның белән яшь наратлар янына барырга тиеш иде! Юк, юк!!! Болай булырга тиеш түгел! Әхмәт!!! Юк, Әхмәт аны коткара алмас! Әхмәтнең бит үзен дә тимер читлеккә утыртып алып китәләр. Нигә иркен басулардан барганда йөгереп качып китмәде ул Әхмәтне утыртып?! Божа китмәскә кушты бит аңа, качарга кушты. Нигә тыңламады ул аны? Ул Божасы янына кайтса, бүтән беркая да китмәс! Усал кешеләр аны алып китә алмас! Ул кайтырга, яраткан Божасын бер генә тапкыр булса да күрергә тиеш! Салдат, үзен коткарырга теләп, дулый башлады. Котырынган тавышлар чыгарып, уңга да, сулга да, өскә дә аска да тарткалады ул башын. Ат караучы мондый котырган атларга ияләнгән иде бугай – исе дә китмәде, ул калган атларны урнаштыру белән мәшгуль иде. Бавын да әйбәт итеп бәйли белгән – ычкынырлык түгел. Әмма авыл ипиен ашап үскән бит ул, һич бирешми, ычкынасына ышанып дулый иде. Салдатның дулавына түзә алмады мыек, таяк белән атның корсагына төртте:
– Тихо!
Поезд гудок бирде:
– Тууу....
Вагоннар селкенешеп куйды.
«Алып китәләр!»
Шунда Салдат Әхмәт тавышын ишетте:
– Хуш, Салдат! Бәхил бул!
Салдат җан ачуы белән соңгы ыргылыш ясады. Арт аякларына басып, башын артка чөйде, ал аяклары белән каршындагы стенага типте. Каеш бау бирешмәде, әмма вагон эченә беркетелгән тимер ыргак сынып чыкты, бәйдән ычкынган ат хәтта арткы аякларына чүкте. Әмма аны-моны уйлап торырга вакыт юк иде. Вагон ишеген ябарга маташкан мыекны күкрәге белән төртеп җибәрде дә ул, вагон ишегеннән иреккә сикерде. Язмышы белән килешкән Эркәкә аның соңгы әманәтен ишетеп калды:
– Хуш, Эркәкә! Бәхил бул!
– Сто-ой! – мыекның ямьсез тавыш белән кычкырган тавышы һавада эленеп калды.
Поездга фәрман бирелгән иде – ул Көнбатышка юл алды. Вокзал янындагы хәрбиләр атны туктатырга да базмады – өсләренә ажгырып килгән айгырга юл биреп, як-якка сибелделәр. Салдат исә Көньякка чапты.
Авыл һәр иртәдәгечә уянды. Бүре Солтан хатын-кызларны Шурасу буена печәнгә барырга куды ул көнне. Ирләр авылда булганда, бүре түгел иде ул. Ирләр киткәч, бигрәк азды. Ул иртәдә дә әшәке сүзләр белән ачуланып, тиз барып җитәргә кушты. Атларны җигеп, чалгыларын иңнәргә салып, шул якка кузгалдылар. Сызылып таң атып килә иде. Көнчыгыштан чыгып килгән кып- кызыл кояшның бер өлеше күренеп тора. Әле кайчан гына таң кешеләрне ниндидер бер илаһи көч алдында гына була торган хөрмәт һәм соклану кебек хисләр белән әсәрләндерсә, хәзер бу кызыллык, сугышны хәтерләтеп, шөбһә тудыра. Божа өчен бу кызыллык – куркыныч әйбер. Салдатны шул якка таба алып киттеләр. Ул киткәннән соң аның өчен дөньяның бер кызыгы калмады. Ник туган ул бу дөньяга? Хатын-кызларга һәм бабайларга гына калган дөньяның нинди кызыгы бар? Авыл өстенә килгән караңгы кызыл томан менә шул сугыш дигән әйбернең янгыны – кызыллыгы һәм кара төтене булган икән. Ул кызыл аждаһа аның бу дөньяда булуының мәгънәсен – яраткан җан иясен алып китте.
Ул җан иясе белән бергә бу дөньяга ярату өчен туган һәм шул ярату җимешләрен җиһанга калдырырга тиешле кыз баланың яшәү мәгънәсе дә китеп барды.
...Ялгыз калган Божа төн буе дулап чыкты ул төнне. Абзарны җимереп чыкмагае дип курыкканнар иде хәтта. Әмма ат абзары тәрәзәсеннән яктылык сирпеп кергәндә аңлады ат – дулауның мәгънәсе юк. Ул китте. Кыз аны хәтта каян эзләргә икәнен дә белми. Кая барырга, ничек эзләргә? Егетнең бит китмәскә дигән теләге дә юк иде. Күрәсең, егетләргә яратуга караганда, сугыш кирәгрәк. Кирәкмәсә, ул аны тыңлар иде. Абзарга иртәнге салкын һава бәреп керде. Менә шул салкынлык белән бергә ишекләрне ачтылар. Эш... Сугыш бара, сөйгәнең китте дип, беркемгә дә ташлама ясарга җыенмыйлар. Божаны да җиктеләр. Салкын чык. Кызыл кояш. Аякларына бәрелгән шушы чык салкынлыгы да элеккеге кебек болын буйлап чабарга ымсындырмый, «син – ялгыз», дип күңелне өшетә. Чалгы, тырма, сәнәкләрен күтәргән хатыннар арбаларга төялә башлады. Атка менгән Солтан ашыктыра, шуңа да тиз-тиз маташалар. Беришләре шыңшып кына җыр башлады:
Идел буйларына барсам, әйтер идем Иделгә Минем кайгыларымны да илтеп сал дип диңгезгә...
Кояш чыккан тарафка юл алды атлар һәм кешеләр... Беришләре атка утырды, күбесе җәяү. Һәм шунда бөтенесен шаккатырган хәл булды. Кызыл коймак кебек кояш фонында ат шәүләсе пәйда булды. Ат та кояш кебек үк кып-кызыл иде. Елга үзәненнән баручыларга тау башындагы ат әллә нинди дөньялардан килгән әкияти җан иясе булып тоелды.
– Миһаһаһай!!!
Салдат!!!
Дөньяны яңгыратып кешнәп җибәргән бу атның Салдат икәнен барысы берьюлы таныды.
– Салдат кайткан! – дип кычкырды барысы да.
Божага әйтәсе дә юк иде, ул сөйгәненә таба ук кебек томырылды. Кешеләр арбада каты борчак кебек сикерешә, әнә төшеп калалар, менә хәзер төшеп калырлар сыман... Җәяүлеләре дә атка каршы йөгерде.
Тау өстеннән авыл күренешенә баккан Салдат бәхетеннән чак кына аңын җуймаган иде. Авыл ягыннан үзенә таба йөгереп килгән кешеләр һәм Божасын күргәч, йөрәге шатлыгыннан ярыла язды аның. Бу – аның туган авылы! Бу аның туган җире! Әнә аның каршына сөйгәне – Божа чаба... Салдатның башыннан каеш төшеп тора, анда тимер ыргак кисәге. Йөгергәндә, ул тимер атның муенына бәрелә, күп тапкырлар бәрелеп, бер-ике урынын канаткан да. Әмма ат аны сизми дә, ул сөйгәненә чаба... Ике гашыйк, йөгерешеп килеп борыннарын бер берсенә төрттеләр; муеннары, яллары бер-берсенә бәйләнде... Божаның борынына Аның исе килеп керде. Аһ, берни белән дә алыштыргысыз, бары тик аныкы гына булган ис иде бу... Тимер исләре, таныш түгел ат, май исләре катнашкан, әмма бу – Ул... Ул аның янына кайткан...
«Җаным! Син – минеке. Мин синең яныңа кайттым».
«Кайттың бит, бәгърем! Мин сине көттем, мин белдем, мин белдем синең кайтасыңны!» Инде беркайчан да күрмәмен дигән сөйгәнен янында тою бәхетеннән Салдат баскан урынында уйнаклап тора иде. Бүтән беркая да җибәрмәсләр аны. Китмәс ул! Ул бит кайтты! Кешеләр атны сырып алды... Туктале, нигә болар барысы да елый соң?

– Кайтты!!! Сугыштан кайтты!!! – дип елаша иде хатыннар.
– Хәерлесе булсын... Беренчесе исән кайтты, – диде Фәттер.
Шулвакыт җаннарны өшеткеч итеп, Бүре Солтанның кычкырганы ишетелде: – Дезертир! Тотыгыз дезертирны!!!
Атка атланып килгән Солтан, килә-килешкә үк Салдатка камчы белән сыдырды, ат читкә ыргылды, Фәттер аны көчкә тотып калды:
– Нишлисең, Солтан? Нигә малны кыйныйсың?
– Ул бит стансадан качып кайткан! Дезертир ул Салдатыгыз! Сугыш вакытында, беләсезме, андыйларны нишләтәләр? Дезертирларны атып үтерәләр! «Атып үтерәләр» дигәннән хатын-кыз тагын да катырак елаша башлады. Солтан исә Фәттергә атны кәнүшнигә илтеп ябарга кушты. Фәттер кузгалмады. – Солтан, ул бит инде кайткан. Стансадагылар үзләре бинават
качырганнарына. Кем белә аның монда икәнен? Әйдә, калсын!
– Син нәрсә халык дошманы кебек сөйләшәсең? Илгә сугыш килгәндә, дезертир яшереп калдырмакчы буласыңмы? Әйдә, тагын бер кабатла әле бөтен кеше алдында, син дезертирны яклыйсыңмы?
– Юк, юк, якламыйм, – диде Фәттер. – Колхозга ат кына калсын, димәкче идем... Үзе исә, иярне йомшак кына итеп тоткан иде. Исәбе – Солтан тагын сыдырса, ат чабып китәр дип уйлады ул. Әмма авылдашлары арасына кергән атның китәргә исәбе дә юк, хатын-кызлар биргән кечкенә генә ипи кыерчыкларын бик яратып ашый, һәрберсен бик яратып иснәнә иде.
Елашкан хатыннарны Солтан тиз генә куып җибәрә алмады. Сугыштан беренче кайткан егет дип хатыннар сырып алдылар атны. Бернишләтә дә алмады ул кешеләрне.
– Ярар, алып кайтып җик тә, эшкә алып чыгарбыз, – диде Бүре Фәттергә. Аннары хатыннарны ашыктыра башлады:
– Әйдәгез, марш! Ат күргәнегез бардыр. Печәнне кем чаба?
Фәттер дусты дәшкәч, Салдат карышмады. Божаның, хатыннарның гына аттан аерыласы килмәде.
– Мин аны карточкага төшерттерәм! – диде Фәттер. Аларга кичә кич кенә шәһәрдән кунак – туганнары кайткан иде. Кайткан саен авыл кешеләрен фотога төшереп китә торган Рөстәмне искә төшереп, халык куанычыннан гөжләп алды:
– Әйе, геройны төшерергә кирәк!
– Истәлеккә калсын! Безгә дә ясатырсың! – диештеләр.
– Дезертирны карточкага төшерерсез тагын менә! – дип мыгырданды Солтан.
Әмма кешеләрнең йөзләрендә елмаю иде, алар бу җикеренүләрне авыр итеп кабул итмичә генә эшкә кузгалдылар. «Салдат кайткан!» – дип куаныша иде барысы да.
Фәттер исә атны авылга таба юыртып китте.
«Хуш, Божа! Очрашырбыз!»
«Хуш кадерлем! Бүген көндез үк күрешербез!»
Әмма Салдат көндез күренмәде. Хатыннарны эшкә озаткач ук, Солтан район үзәгенә шалтыратып, качак ат кайтканы турында хәбәр бирде. Атны алырга ике кеше килде, тимерчыбык кушып үргән камчылар белән ярып, Салдатны кабат район үзәгенә озаттылар. Аның документына «качак ат» дип язылган кәгазь дә беркетелгән иде. Бу юлы инде аны ычкындырмадылар. Кичен ат абзарына кайткан Божа Салдаттан кайткан бердәнбер истәлеккә тап булды. Салдатны вагон эчендә бәйләп куйган ыргакның сынык кисәге. Аны Салдаттан салдырып алып, идәнгә ташлап калдырганнар иде. Салдатның вагоннан ычкынырга маташып тартылуыннан чияләнеп беткән күн каешын да сүтеп алмаганнар. Ул каештан ни өчендер Салдат исе түгел, ә аны урлап киткән кешеләр һәм тимер зиндан исе килә иде. Сөйгәненең истәлеге булып, шушы куркыныч әйберләр генә калды Божага. Сугышны хәтерләткән әйберләр булса да, алар Божа өчен бик кадерлегә әйләнде. Авыр эштән тетелеп бетеп кайткан ат, күңел күз яшьләре тулган карашын шушы әйберләргә текәп, бәхетле чакларын искә төшерә иде. Акчәчәкләр үскән болыннар. Ярлары кызыл балчыклы җылы буа. Божа суын тәмләп утырган елак таллар. Бәхетле балаларның тавышы. Һәм... алар барып җитә алмаган яшь наратлар... «Бәлки, тагын качып кайтыр» дигән уйның ялган икәнен белсә дә, Божа тимер ыргак сыныгына карап, шундый хыялларга бирелә иде. Бәхетле мизгелләр мәңге булыр сыман тоелган иде бит ул заманнарда... Ул сөйгәненеке була алмады. Аларның дәвамчысы булган колыннар да Божа су буенда коена алмаячак... Божа, сынган тимер кисәгенә текәлеп, хыялындагы колыннары белән сөйләшә иде: «Әнә, балалар, күрегез атагызны! Ул нинди батыр һәм нинди кыю! Явыз кешеләр аны аермакчы, сезнең булмавыгызны теләмәкче иде! Ә ул менә шушындый киртәләрне җимереп чыкты! Сез дә шундый көчле һәм батыр булыгыз!»
Берзаман тимер ыргак юкка чыкты. Аның белән бергә бу дөньяда Божаны бик яраткан һәм гайрәте ташып торган ат турындагы хәтер дә югала башлады. Ашау ягы такырайды, эш һәм каһәр артты.
Ул елны көз килми тилмертте. Җылы җәй яшен тизлегендә үтеп китеп, пычрак, салкын көз бик тиз килеп җитә иде. Ә ул елны! Эссе җәй бәгырьләрне корытты. Көн саен кызарып чыккан кояш җанны җылыта, Божа суыннан салават күперләре ясый торган яшәү чыганагы түгел, бу яктагы халыкка сугышның дәһшәтен күрсәтер өчен килгән явыз аждаһа булып тоела иде Божага. Көн саен шул кояшны күргәч, авыл өстендәге караңгы-кызыл томанны искә төшереп, дерт итеп китә иде ул.
Теплушкага утыртып көнбатышка җибәрелгән Салдат Смоленск янындагы сугышларның берсендә харап булды. Сабан туйларында беренче булып килгән, ничәмә-ничә атларны эләктереп барган тимер ыргакларны сындыра алган ат сугыш дигән аждаһаның миллионлаган бер корбаны гына иде. Атларны түгел, кешеләрнең исәбе югалган заман иде – аның кайда, ничек харап булганын хәтта бик тырышсалар да, белә алмаслар иде. Белергә тырышучы да булмады – адәм балалары миллионлап үлгәндә, ат кайгысымыни кешедә?
Божаның язмышы нәкъ авыл хатыннарыныкы кебек үк булды. Көн- төн ачлы-туклы килеш эштә изелгән ат күз алдында картайды, бетереште. Сугышны чыга алды ул, әмма ирләрнең сугыштан кайтканнарын күрә алмады.
Ә аның иреккә омтылганда, вагоннан сындырып алып чыккан ыргагы әле дә Фәттер бабайларның оныкларында ята. Салдатның якты истәлеге дип әле дә саклыйлар аны. Әмма фотосы калмады Салдатның. Ни өчендер теге шәһәр малае төшергән фото барып чыкмаган. Плёнкасы бозык булганмы, әллә шул егет ясарга иренгәнме.
...Күп асыл ирләрен югалткан авыл үзе дә сугыштан соң мантымады, утыз- кырык еллап җан асрады да юкка чыкты, кешеләре кайсы кая таралышты. Урман эчендә яшеллеккә күмелеп яткан авылына сугыштан качып кайткан кызыл атның туган җирен күргәч, дөньяны яңгыратып кешнәгәне турында сөйләгәндә, ул заманда җиткән кыз, хәзер инде туксан яшьлек әби булганнарның күзләре әле дә яшьләнә. Сугышның бихисап күп корбаннарының берсе булган Салдат турындагы ул якты хатирә, телдән телгә күчеп, әле дә саклана.

"КУ" 7, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев