Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Пулемётчы бабам Хөснетдинов Хәйретдин

Әнигә энесенең  биштәрен, киемнәрен, документларын, фотографияләрен, ике медален һәм “Отличный пулемётчик” значогын тапшырдылар. Әни шуларны берәм-берәм карап озак елады...

Быел  Бөек Ватан сугышы беткәнгә 75 ел булды. Сугыш газапларын үз күзләре белән күргән ветераннарыбызның бик азы гына  исән-сау. Сугыш  елларында  ачлы-туклы үскән балаларның да сафы сирәгәя.  Исән чакта аларның истәлекләрен язып калу киләчәк буыннар өчен кирәк. Бабаларыбыз кем булган, нинди булган?  Без алар белән горурланырга, онытмаска тиешбез.

Пулемётчы бабам Хөснетдинов Хәйретдин (1941ел)

 

Хәйретдин  бабам:

"Госпитальдә общий палата белән төшкән фотокарточкада астан 2 нче рәт сулдан 2 нче Хуснутдинов Хайретдин. Җибәрәмен  11/ I- 45 язган хат белән бергә" - дип фотографиянең артына карандаш белән язып куйган. Аның почергы да бик матур.  Ул шундый яшь, шундый ябык. Унбер тапкыр операция кичерүе күренеп тора. Араларында урта яшьтәгеләр дә, япь-яшь егетләр дә бар. Өсләрендә больница халаты. Уртада ак халат кигән ике шәфкать туташы бар.

Гадәттә кешеләр фотога төшкәндә елмаеп төшәләр. Ә бу фотографиядә барысының  да йөзләре кырыс. Сугыш дәһшәте, газаплары, туган якларын, якыннарын сагынулары йөзләрендә чагыла. Болар: дүрт-биш ел буе ут эчендә кайнап, зур батырлыклар күрсәтеп. яраланып госпитальдә ятучы ир-егетләр.

Бу вакытта сугыш бетәргә дүрт-биш ай калган. Бәлки, бу егетләрнең кайберләре терелеп яңадан сугышка киткәндер, туган илне яклап һәлак булгандыр. Кайберләре Берлингача барып җиткәндер. Ә кайберләре терелә алмыйча, минем  бабам кебек, госпитальдә үк күп газаплар күреп үлгәндер.

Без аларны онытмыйбыз. Чөнки алар илебез азатлыгы өчен көрәшкәннәр.

 

 

Әниемнең әтисе, 73 яшьлек бабам Мөбәракшин Абрар сөйләгәннәрдән:

                                (хәзер инде мәрхүм)

“Әнинең (Хөснетдинова Гәйшәбикә) энесе Хөснетдинов Хәйретдин 1923 нче елны Карнаухово районы (хәзерге Питрәч) Татар-Казысы  авылында туган. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышына киткән. Ул бик оста пулемётчы булган. Сталинград астындагы каты сугышларның берсендә каты яраланган. Аңа  Барнаул шәһәрендә биш тапкыр операция булган. Аягындагы ярасы төзәлгән, ә эчендәге яралары төзәлмәгән. Шуннан абыйны врачлар үзләре белән Новосибирскига госпитальгә алып киткәннәр. Аңа тагы катлаулы алты операция  ясала. Хәйретдин абый, биш ел госпитальдә яту чорында, читтән торып югары белем ала. Егетнең терелүгә өмете зур була. Ләкин, ул терелә алмый, 1947 нче елны үлә.

Госпитальдән  үлү хәбәре килгәч, әни мине дә (ул вакытта миңа 11 яшь) үзенә иптәшкә Балык Бистәсенә (район үзәге) алып  китте. Хәйретдин абыйның әйберләрен  шунда җибәргәннәр иде.

Юл озын, утыз чакрым. Мин арам.

Әни:

- Улым, ә-әнә теге агачка кадәр барсак, ял итәрбез бер күкәй бирермен,- ди.

...Барып җиткәч әнигә энесенең  биштәрен, киемнәрен, документларын, фотографияләрен, ике медален һәм “Отличный пулемётчик” значогын тапшырдылар. Әни шуларны берәм-берәм карап озак елады.

Әни энесе госпитальдә ятканда янына барырга уйлаган. Тормыш бик  авыр, юлга чыгарга акчасы булмаганлыктан ак сыерын (бердәнбер сыер) сатып барырга җыенган. Ләкин Хәйретдин абый:

- Әни, апай, поездларда кешеләрне бик талыйлар икән, килеп йөрмәгез, - дип хат язган. Әти сугышта үлеп калган, ир-ат булмагач, аларның үзләрен генә юлга чыгарырга курыккан инде ул.

Әни, авылга кайткач, абыйсының күн итекләрен сатты.

Шинелен киеп, биштәрен асып мин  Солтанга (ун километр) 9-10 нчы класска укырга йөрдем. Өскә киергә кием, ашарга ризык юк. Шулай булса да, әни мине укытты. Мин бик яхшы укыдым. Әти дә, әнинең энесе Фахретдин абый да сугышта үлеп калдылар. Әни ат кебек эшләде: үз әнисен, кайнанасын, мине, апам һәм сеңлемне тәрбияләде.

Бәдербанат әбинең (әнинең әнисе) гел җырлап йөри торган җыры бар иде:

                                     “ Икәүнең берсе үлсә, бере кала.

                                      Берәүнең берсе үлсә, кеме кала?

                                      Менгән атлар, сөйгән ярлар

                                      Ятка кала... ”

 

Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән бабамның истәлекләре бик күп.

Мин аның хикәяләре аша сугышның, ачлыкның, хәерчелекнең нинди куркыныч нәрсә икәнлеген аңладым, гаиләбезнең тарихы, әби-бабаларымның авыр тормышы, яшәеше белән таныштым. Батыр йөрәкле куркусыз, түзем, Туган илне чын күңелдән яратучы, намуслы, әдәп-әхлаклы булган минем әби-бабаларым.

 

Хөснетдинов  Хәйретдин бабам “Хәтер” китабының 19 нчы том 589 нчы битенә теркәлгән.

 

Бөек Ватан сугышына безнең Татар Казысы авылыннан 214 кеше киткән. Шуларның 94 кире әйләнеп кайтмаган. Аларның исемнәре авыл уртасындагы таш һәйкәлгә  уеп язылган. Шуларның өчесе минем бабаларым.

Болар:

1. Хөснетдинов Хәйретдин

2. Мөбәрәкшин Кыям

3. Мөбәрәкшин Хәйретдин

Бөек Ватан сугышы ирләргә дә, хатын-кызларга да, балаларга да бик күп кайгы- хәсрәт, авырлыклар китергән. Бабаларымның никадәр батыр, куркусыз, намуслы, нык булуларын хәзер инде без үзебезнең балаларга сөйлибез.

“Хәтер китабы”ннан, авыл уртасындагы һәйкәлдән аларның исемнәрен эзләп таптым. Әниемнең әтисе Абрар бабамның  бик  күп истәлекләрен язып алып калдым. Абрар бабам да инде хәзер безнең арабызда юк.

Барлык истәлекләр өйдә, гаилә архивында һәм мәктәп музеенда саклана. Безнең гаиләбез дә, мәктәп укучылары да  бу истәлекләр белән таныша һәм куллана ала.

 

Филүсә Галиева

Фото: авторныкы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев