Үпкә (хикәя)

Латыйп үзенең Салихасы белән матур гына яшәп яталар. Сөендереп, уллары Шамил үсеп килә. Салиханың аңа иптәшкә сеңлекәш алып кайтырга теләге бик көчле булса да, сәламәтлеккә туймыйрак тора. Яшәп туймас чаклары. Шатлыклы тормышны Германия челпәрәмә китерә.

Сугыш башлану белән, беренчеләрдән итеп, утыз биш яшьлек Маннанов Латыйп Хәбир улын Башкортстанның Кырмыскалы районы хәрби коммиссариаты чакыртып ала. Шунда ук Волхов фронтына озаталар. Мәхшәрнең башында ук бу юнәлештәге фронта безнекеләр үзләренең күп көчләрен югалта, чөнки табигать тә дошманга ярдәмләшә. Зур авызлы, явыз Волхов сазлыклары кешеләрне, атларны гына түгел, тимердән эшләнгән машина-танкларны бер кабудан йота. Күп кенә частьләр камалышта кала, шагыйрь Муса Җәлил биредә шушы чорда әсирлеккә алына, немец снайперы совет солдатын чүпләп кенә тора. Безнекеләр дә йоклап ятмый. Яшел гимнастеркасы тиренә тозланып каткан Латыйп чираттагы снайперны теге дөньяга озаткач, командиры исән калган сугышчылар алдында кычкырып әйтә:

‒ Маннанов Латыйп, бу батырлыгың өчен сине орденга тәкъдим итәчәкмен!

Күп тә үтми батыр солдат яраланып госпитальгә эләгә. 1942 нче елны, аягыннан кан белән тулып, чәлтеренә ябышкан итеген ярганнан соң, ике ядрә ярчыгы алып, аны сугышырга яраксыз дип табалар, туган ягы Башкортстанга кайтарып җибәрәләр. Кайткач, аксаклап йөри торгач, берничә елдан тагы бер ярчыг чыга, ә берсен үзе белән бергә бакыйлыкка алып китә.

Сагынып көткән Салихасы аңа кыз бүләк итә. Сәламәтлек турында уйлап торыр заманамыни, өченчегә бәби алып кайтырга уйлыйлар. Яраласы җан сугар сәгатен көтә. Сугар сәгате җитсә, сәбәбе табыла. Азагы күңелсез тәмамлана. Бала тапканда, хатынының бөерләре эшләмәс була. Ул сабыен якты дөньяга китергәч, күзләрен башка ачмаска йома. Берничә көннән дөньяның тәмен татырга өлгермәгән гөнаһсыз сабыйның да җаны әнисенекен эзләп күккә күтәрелә.

Алдагысын тоя белүче, сабыр хатын Салиха гомеренең бетәрен күңеле белән сизгәндер күрәсең, ирен чакырып кырына утырда да хәлсез куллары белән кадерлесенең кулларыннан сыйпап, кайнарлыктан яргаланып беткән иреннәрен чак кыймылдатып, аска иелгән күзләренә төбәп карарга тырышып:

‒ Суфиягә өйлән, балаларны да ятимсенмәс, үзеңне дә тәрбияләр, ишле итеп бәбиләр үстерерсез, минем җаным тыныч булыр, ‒ дип, сак кына пышылдый.

Сугыш артыннан ачлык хөкем сөргән, тамак бәрәңгегә дә туймаган авыр еллар. Суфияләр агач кисеп, аны сал итеп, Сим елгасына агызганнар. Латыйп соратып килгәч, мин синнән унбер яшькә кече дип тормый, ризалыгын бирә, унике яшьлек малайга, өч яшьлек ятим кызга әни булып килә. Аннары бу гаиләгә Аллаһ тагы биш җан өсти. Маннановлар бер-беренә терәк һәм киңәшче булып, кырык ел бергә яшиләр.

Сугыштан кайткан көннән алып, вафат булганчыга кадәр Латыйп Хәбир улы бер урында Карламан загот зерносында (Карламанский хлебоприемный пункт) эшли. Язлы-көзле яңгырларда, кышкы бураннар чорында, җәен табигать көйсезләнгәндә, солдатның ядрә ярчыгы калган аягы сызлап җанына тия. Эренләп шешеп сызлауларга түземлеге калмыйча, хирургка барса:

‒ Латыйп абзый, интекмә, кисик тә ташлыйк. Рәхәтләнеп бушка запорожецта йөрерсең, ‒ дип тәкъдим итә табиб.

Телевизордан сугыш турында кинофильм караганда, күз яшьләрен тыя алмаган балаларына карап әниләре Суфия:

‒ Эх, балакайларым, әгәр дә безнең сугыш вакытындагы тылдагы тормышны күрсәтсәләр, анысы тагы да кызганычрак, ничек елар идегез, ‒ дип, үзенең үксеп мышкылдаганын күрсәтмәс өчен, алъяпкычы белән авызын каплап, авыр сулап көрсенә.

‒ Латыйп абзый гомер буе кеше арасында командиры вәгъдә иткән орденны түшемә тагармын дигән өмет белән яши. Үләр алдыннан бигрәк еш искә ала, ахырда оныттымы икән дип,  берсенә дә сиздермичә, эченнән генә үпкәләп тә куйгалый. Юк онытмас, командир әйткәнен эшли, биргән вәгъдәсен үти, сүзендә тора торган кеше… Бәлки аны үлем сагалап торгандыр… 1986ның көзендә ул фани дөньяны калдыра. Якыннары шартына туры китереп, соңгы туен (күмү йоласын) үткәрәләр. Соңгы юлга озатып, атна үткәч, кызы белешмә алу өчен, үзләре яшәгән Кырмыскалы районы Олыкүл авыл биләмәсенә бара. Авыл советы сәркатибе:

 ‒ Сезнең әтиегезгә дип аталып килгән менә бу әллә кайчаннан бирле буталып, шушы орден “Орден Отечественной войны 2 степени” ята, нигә берегез дә килеп алмадыгыз? ‒ дип награданы биреп җибәрә.

Минем уйлавымча, ул орден, мөгаен, 1985нче елны Җиңүнең кырык еллыгына Кырмыскалы военкоматына кайткандыр. Кемнәрнеңдер эшләренә салкын каравы нәтиҗәсендә, бик күпләрнеке өстәл тартмаларында яткандыр, ярый әле бөтенләй юкка чыкмаган. Кем белә, белешмә кирәкмәсә, югалуы да әллә кая китмәс иде. Үзләре китереп тапшырырга иренгәннәрдер инде, чөнки ул чакта ветераннар сафы байтакка ишле иде, ничек орден-медаль таратып чыкмак кирәк.

Әниләре орденны зәңгәр тамырлар белән сырланган кулына алгач: ”Әтиегез, мәрхүмкәем, шушы шатлыкны күрүне күпме тилмереп көтте”, ‒ дигәндә, ихтыярсыздан күзләреннән яшьләре тәгәрәп-тәгәрәп төшә. Бу вакыйгадан соң Суфия апа якты дөньяда ун ел яши.

 

P.S. Мин үземнең язмамны балачагын сугыш көйдергән, хәзерге көндә Волгоградта яшәүче 75 яшьлек Минира Нуйкина (Маннанова)ның сөйләгәннәренә нигезләнеп яздым. Якташымның язмышына игътибарсыз кала алмадым. Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән халкым белән горурланам, алларында чал башымны иям.

Сания Шәрипова, Башкортстан, Бүздәк

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: