Җәлил – минем горурлыгым

Шәһәр уртасында бер һәйкәл бар

Сукмагыннан кеше өзелми.

Җәлил абый мәгърур басып тора,

Горур башы аның иелми.

 

42 нең салкын кышларында

Минзәләмдә белем алгансың,

Шәһәремә изге теләк теләп,

Яу кырына китеп баргансың.

 

Сугыш уты тынган араларда

Калкып чыккан шигырь юллары.

Шушы ләгънәт төшкән көрәшләрдә

Башын салган татар уллары.

 

Илен мактап, киләчәкне көтеп

Өмет белән иҗат иткән ул.

Фашист төрмәсендә яткан чакта

Шигъре белән каршы торган ул.

 

Сындырмаган аны бервакытта

Ялган сүзләр, коры вәгъдәләр.

“Илем өчен үләм, кирәк икән,

Ватанымда мине көтәләр!”

 

Туган илгә кайтты сине эзләп

Йөрәк хисе тамган дәфтәрләр

Илдә генә түгел, дөньяда да

Аны хәзер бар да беләләр.

 

Тормыш юлың һәркем өчен өлге!

Син һәрьяктан үрнәк булгансың.

Тыныч тормыш, муллык киләчәген

Күп еллар ук алдан күргәнсең.

 

Синең исмең горур яңгырый, Җәлил,

Җир шарының һәрбер читендә.

Якты кояш, еллар иминлеге

Балкып торсын илем күгендә!

 

Самат Камалов, Минзәлә шәһәре “Беренче санлы мәктәбе”нең

8 нче сыйныф укучысы

Фото: авторныкы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: