Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Колга башларында чиккән сөлге

Үләргә дип китмәдек бит, туган...

Колга башларында чиккән сөлге

Эленеп калды. Сугыш башланган.

Яман хәбәр барча өйгә кергән,

Аналарны егып өлгергән.

 

Сабан туе булган авылларда,

Бил алышкан кыр батырлары.

Чиккән сөлгеләрне яуларга дип,

Туган якка бер кайтырлармы?

 

Хатын, сиңа гәрәбә кирәкме,

Кызым, сиңа ни а(лы)п кайтырга?

Әни карчык, җимеш а(лы)п кайтырмын

Күптән теләгән идең татырга.

 

Үләргә дип китмәдек бит, туган,

Бик тиз генә кайтырбыз дидек.

Йөз егерме кеше кайтты исән,

Ә киткәндә биш йөзләп идек!

 

Колга башларында чиккән сөлге

Безне хәтерләтеп җилфердәр.

Солдат белә: гасыр арты гасыр,

Аны газиз анасы көтәр.

 

Чиккән сөлгеләргә тимәгез сез,

Авылым исе сеңгән, тимәгез.

Без бит туган ил өчен үләбез,

Беркайчан да башны имәбез!

 

Әлфирә Галиева, Аксубай

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев