Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Килер ул көн

Маруся, җәхәт кенә барып, баланы кулына алды. Юрганыннан бераз гына арындырды. Үзе тунын чишеп җибәреп, күкрәген балага каптырды.

Фатыйма йокыдан торганда таң атмаган иде әле. Ул лампага ут элдерде дә, кече яктагы сәкегә утырып, шомырттай кара чәчләрен тарап үрде. Юынгыч янына килеп, бит-кулларын юып алды. Һәм, бер мизгелгә генә, юынгыч өстендәге уч төбедәй көзгегә күз салып алды. Кайчандыр янып торган кара күзләр оялып кына каш астына кереп сыенган. Тулып өлгергән алмадай түгәрәк йөзе суырылып, ябыгып калган иде. “Картаела...” – диде ул, үз-үзенә, кәефсез генә. Әмма мондый уйлар ничек туган булса, шулай ук юкка да чыкты. Юлга кузгалганчы, балаларга шулпа булса да өлгертеп калдырасы бар иде. Учак белән мәш килеп, таң атуы сизелми дә калды кебек. Казанда кайнап торган шулпага Фатыйма бер уч кипкән кычыткан, кузгалак, какы һәм дә, капчык төбен кагып-сугып, ике учка якын көрпә салды. Кашык алып салмак кына болгатып та куйды әле. Учакның күмерләре күп иде. Шулпаны ахыргача кайнатып чыгарырлык. “Менә бусы булды да, инде өс-башны кайгыртасы”, - дип Фатыйма мич башындагы чабатасына үрелде. Сәке йөзлегенә утырып, тула оегын, чабатасын киеп куйды. Өстенә исә иренең кәчтүмен элде. Юлга чыкканчы, олы улын уятырга кирәк тапты. Ярты өйне биләп торган зур сәкедә кул-аякларын як-якка тибәргән җиде бала әлегә татлы йокыда иде. Унөч яшьлек олы улы Мирсәет әнисенең “Торыр идең, улым!”- диюенә урыныннан кузгалды. Ана кеше улына киңәшләрен ирештерде:
- Шулпа пешеп чыккач, агач табакка сосарсың. Сәкегә ашъяулык җәеп, барыгыз бергә ашагыз. Эчегезгә җылы керер, ичмаса. Учактагы утлы күмер идәнгә төшә күрмәсен, күз-колак бул! Мин Тубылгы авылына бәрәңге юнәтергә җыенам. Насыйп булса, бүген үк  кайтырмын,  җае чыкмаса – иртәгә иртән. 
- Әни, хафаланма инде, бүген генә калмыйм бит, - диде улы.
- Бәләкәчне үзем белән алам. Биш айлык сабый елый башласа, кая керер урын тапмассыз, - диде әнисе. Инде Сөмбелне өшемәслек итеп төрергә кирәк иде. Баланың астына Фатыйма җылы чүпрәк куйды. Аннан аны кечерәк кенә юрганга төреп алды. Иренең тунын бала астына чанага җәергә булды. Үзе дә кәчтүм өстеннән сарык тунын киеп алды. Искерәк кенә мамык шәлен башына япты.
Тагы бер кат сәкедәге балаларына күз салып, аларны Ходай Тәгаләгә тапшырды. Күтәреп чыккан баланы Мирсәет үрәчәле чананың алдына – печән өстенә куйды. Әнисенең суккан – чиккән сөлгеләре салынган капчыкны арткы якка җайлады. Менә инде барысы да әзер кебек. Җил капка ачылып ябылып куйды. Фатыйма юлга кузгалды. Алдан сөйләшү буенча, күрше йорттан Саимә килеп чыкты. Аның да чанасында сатырдай мөлкәте җыйнак кына бәйләп куелган иде. Хәерле иртәләр, хәерле юллар теләнде. Калкурак буйлы Саимә алгы якта урын алды. Фатыйма исә арткы яктан иярде. Янәшә атламагач, сүз алышу җайсыз булса да, сүз булмаганда сүз булсын дип, Фатыйма сорау бирде:
- Нәрсәләр куйдың инде алмашка?
- Менә соңгылары: иремнең кәчтүм-чалбары, үземнең ике күлмәгем, унлап көмеш кашык. Кабарга ризыгы булмагач, ниемә соң ул кашыклар? Агачы да ярап торыр әле. Ә синдә нәрсә?
- Минем дә соңгылары: сөлге белән чиккән япмалар инде. Сүз шунда төгәлләнде. Мөһаҗирләр, авылны чыгып, 30 чакрым ераклыктагы Тубылгы авылына юл тоттылар. Ике күрше. Икесенең дә ирләре фронтта инде. Икесендә дә сигезәр бала үсә. Икесенең дә 20 яшьлек уллары сугыш юлларын таптый.
Бераз баргач, Фатыйма тынлыкны бозып куйды:
- Икәү генә булгач, бераз шикләндерә дә инде, янә бер-ике юлчы булса, ни әйттең иде дә бит. Сугыштан, төрмәдән качкан качаклар урман тулы икән анда. Аның өстенә, ач бүреләр ишәйде, - дип сүз башлады Фатыйма. 
Саимә дә бу турыда уйланмый түгел, уйлана. Ни кайгырсаң да, тәвәккәлләнгән бит инде. Кире якка юл ябык. Шулвакыт Рус Кармәте юлында ике хатын күренде.
- Рәхмәт, Ходай Тәгаләм, гозеремне ишеттең, - дип куанып куйды Фатыйма.
Хатыннар, тиз атлагангамы, килеп тә җитә яздылар. Болар, былтыргы танышлары, Маруся белән Әлфия булып чыкты. Аларда да шул хәсрәт – бәрәңге орлыгына дип, озын юлга кузгалганнар. Җылы гына исәнләшүләр булды. Озын буйлы, киң җилкәле Маруся алга басты. Калган чаналар исә аныкына иярделәр. Орчык буе Фатыйма янә дә артка калды. Инде урманга да бер кул сузымы гына. Бер чакрымга сузылган шул урманны исән-сау кичеп чыксалар, Тубылгыга да бик ерак калмый бугай.
“Күлмәктән” туган март кояшы иренеп кенә җылылык сирпи. Тирә-як тынлыкка чумган. Бары тик чаналар гына ухылдап аваз сала. Күпереп торган күксел кар инде тыгызлана төшкән. Ныклап торып, җылы җиргә сыенган. Киң кырларны иңләгән җир өсте шул кадәр тигез, бер калкулык, бер түмгәк күренми. Зәңгәр төскә төренгән урманнар гына кар өстендәге бердәнбер буяу булып күзләрне иркәләп тора.
Өзек-өзек ыңгырашкан бала тавышына Фатыйма куырылып куйды. Тора бара бу аваз тоташ елауга әйләнде. Йә Ходаем, урманны кергәндә генә!!! Бала тавышына бүреләр, караклар җыелса... Юлчылар, артка борылышып, Фатыймага күз салдылар. Һәрберсендә дә бер генә теләк чагыла: “Имез балаңны!”
Буш күкрәктә нинди сөт булсын инде. Ике-өч көн бәрәңгесез кычыткан суы эчеп.
- Стоп, давайте немного отдохнем, - диде Маруся. Үзе исә Фатыйма янына ашыкты. 
- Почему не кормишь?
- Молоко нет бит әле, - диде ул, күз яшьләрен бияләе белән сөрткәләп.
- А ну ка, дочурку давай сюда!
Маруся, җәхәт кенә барып, баланы кулына алды. Юрганыннан бераз гына арындырды. Үзе тунын чишеп җибәреп, күкрәген балага каптырды. Һәм, акрын гына чанага утырып, аклангандай сөйләнеп куйды:
- Моей дочурке уже год. И не сосет. А у меня молока много.
Хәйран гына вакыт узды. Имеп туйган бала тынычланып йокыга талды. Фатыйма аның юеш чүпрәген алып, култык астында тоткан җылы чүпрәкне куйды һәм, җайлап төреп, печән эченә салды.
- Рәхмәт, рәхмәт, большой рәхмәт инде – диде ана, чын күңелдән куанып.
Тагын да матур сүзләр аның телендә әлегә туып өлгермәгән иде.
- Урманга кергәч, таяклар сындырып алыгыз. Куркуны җиңәргә бераз файдасы булыр, - диде Мәрьям. Бар да аны җөпләделәр. Менә ул ерактан зәңгәр булып күренгән сихри урман.
- Не будем шуметь, - диде Маруся. Үзе исә бармагын авызына куеп алды. Кая инде монда шаулашу. Аяклар да җиргә тия-тимәс кенә атлый. Менә урман эче. Ерактан зәңгәр күренсә дә, эчкә кергәч, бөтенләй башкача икән. Яфраксыз агачлар арасыннан тирә-як ачык шәйләнә. Кыскасы, урман түгел, таяк та таяк кына. Дөрес, сирәк кенә булса да, тәртәгә, бүрәнәгә ярардай усаклар да очрап куя. Фатыйма әле як-ягына, әле артына күз салды. Үзе исә эчтән генә “Аятел Көрси”ен кабатлый иде. Алда ачыклык күренде. Бәрәкаллаһ, әллә чыгып та җиттеләр?! Сизелмәде дә!
Кинәт Маруся шып итеп туктап калды. Барысы да, куркышып, алдагы юлга күз салдылар. Алардан бер утыз адым читтәрәк, юл кырыенда, бер бүре утыра иде. Менә сиңа котылдык! Инде нишләргә? 
- Әйдәгез, шаулашып куыйк үзен. Берәү генә бит, - диде Мәрьям. Үзенең исә чамадан тыш куркуы йөзенә чыккан иде.
- Кууын куарбыз да бит, ә ничек куарга соң аны? Пошел димиләрдер инде, эт түгел бит ул, һайт, һайт, дисәң генә инде, - диде Саимә. Юлчылар кычкыргалап, шаулашкалап алдылар. Бүре исә урыныннан да кузгалмады. Болай торып булмый бит инде. Хәлсез бүреме әллә, ташланырга да җыенмый. Юлчылар, таякларын күтәреп, акрын гына алга таба “шуыштылар”. Менә Маруся бүрене узып китте. Мәрьям белән Саимә дә “сират күперен” кичтеләр. Фатыйма да кузгалды. Бүре турысына җиткәч, аңа күз салмыйча һич кенә дә түзмәде ул. Бу хайванның кайбер җирендә йоннары коелып беткән. Ул урында агарган шәрә тәне ачык булып шәйләнә. Ә артында, кар өстендә, үлгән бүре ята иде. Аның авызы ачылган. Без кебек очлы дүрт теше ачык күренеп тора. Эче эчкә ябышкан. Аяклары барлык буена сузылган. Ачлыктан үлгән, күрәсең. Барысы да үлгән бүрене күргәннәр инде, билгеле. Тик эндәшмәделәр генә. Урманны чыгып җиткәч, Мәрьям әйтәсе килгән сүзен ашыгып әйтеп куйды:
- Теге үлгән бүре йә дусты, йә баласы инде бу исән бүренең, - диде ул.
Саимә дә урманчы бабасыннан ишеткәнне өстәп куйды. Имеш, бүре үлгән җиргә бүреләр өере башка аяк та басмыйлар икән бит. Бу яңалык, кем әйтмешли, юлчыларга файдага гына булып чыга ич.
Куркынган, ачыккан мөһаҗирләр тынып утырган зур гына авылга килеп керделәр. Маруся белән Мәрьям икенче якка – Борисовка авылына юл тоттылар. Анда Марусяны күптәнге танышы көтә икән. Саимә исә өйдән-өйгә кереп сатып йөрергә булды. Ә Фатыйма инде күптәнге дусты Әминәгә бармакчы. Авылда капка бикләү гадәте юк, шуңа шөкер. Фатыйма йортка керде. Баласын, капчыгын күтәреп, җылы өйгә ашыкты.
- Сөбеханаллаһ, әллә Фатыйма инде, әллә баласы да бар, - дип дустын кочып алды Әминә. Фатыйма баласын сәкегә куйды. Куанышып күрешүләр, сагынышып сөйләшүләр белән чәй янына утырдылар ахирәтләр. Әминә кайнап чыккан самоварын сәке түренә утыртты да күп итеп җәймәсен, бәрәңгесен алга куйды.
- Ахирәтем, син бер дә тартынмый гына капкалый тор, мин сыерны савып керим, булмаса, балага сөте булыр, - дип хуҗа хатын абзарына юнәлде. 
Фатыйма, ни тыелып ашаса да, дусты кергәндә, җәймәләр дә, бәрәңге дә азаеп калган иде.
- Ахыйрәткәем, синең догаларың аркасындадыр инде, Фазылым исән-сау, хатлары килеп тора. “Тиздән Берлинга да җитәрбез,” – дип язган иде соңгысында. Менә бу сөтне сәдака итеп бирәм. Мәкамең матур, “Йәсин”, “Тәбәрак” сүрәләре укып, янә дога кылырсың, - дип Әминә дустына ярты литрлы сөтле шешә тоттырды. 
Күз яшьләрен сөртеп, Фатыйма ахыйрәтен кочагына алды.
- Йә ярый, күрсәт товарыңны, ни белән куандырасың? – дип куйды Әминә.
   Фатыйма, капчыгын чишеп, алып килгән кызыл башлы сөлгеләрен, чигелгән күкрәкчә, аякчукларын берәм-берәм күрсәтә барды.
Хуҗа хатын исә, зәвык белән эшләнгән бу кул эшләренә соклануын белдереп, озак кына карап торды.
- Риза булсаң, ике чиләк бәрәңге, бер кабак, ике чөгендергә алып калам үзләрен, - диде ул ахырда. Риза булмыймы соң инде Фатыйма! Туктамый аккан шатлык яшьләре яулык очын һаман чылата торды.
- Алай булгач, мин кайтыр юлга кузгалыйм. Балаларымны куандырыйм әле бер, - диде ул, үзе дә шатлыгын яшермичә.
Сәкедәге бала күзләрен ачкан иде. Юлда еламасын дип, әни кеше Сөмбелне имезергә утырды.
Бәрәңгеләрне чанага урнаштырып, тунга төрелгән баланы печән эченә “чумдырып”, Фатыйма юлга кузгалырга булды.
- Җәймәләрне, сөтле шешәне куеныңа куй да билеңне киндерә белән урап ал әле! – диде хуҗа хатын. - Шуып төшә күрмәсен! Әмма ахыйрәтендә андый калын баулар юк иде шул. Шуңа күрә Әминә, чоланга чыгып киндерә алып керде дә, үзе үк, дускаеның билен нык итеп буып куйды. “Кара, чынлап та, бил буылгач, көч артып киткәндәй булды. Ә-ә, әйтәм дә солдатларның билләре гел буылган, көч-куәтләре артып торсынгадыр инде”, - дип уйланды Фатыйма.
   Җылы гына кочаклашып елашулар, саубуллашулар булды. Фатыйма исә бер кулына таяк, икенчесенә чана киндерәсен алып, зур-зур адымнар белән Дума ягына юл тотты.
   Караңгы иңгәнче, ничек тә урманны чыгып өлгерә алсаң икән! Юлда бит уй диңгезенә һич киртәләр кирәкми. Фатыйма дускынаеның бәхетеннән бераз гына көнләшеп тә куйды бугай. Үзгәрмәгән ахыйрәте, үзгәрмәгән. Сөрмәле күзләре һаман шулай җылы сирпеп балкып тора. Ире исән-сау. Хатлары килеп тора. Сыеры бар. Тамагы тук, өсте бөтен... Ә Фатыйманың нәрсә? Моннан бер ел элек 50 яшьлек ире Гомәрне сугышка алып киттеләр. Җиде баласын кочып, орчык кадәрле Фатыйма суык өйдә ярдәмчесез торып калды. Дөрес, Гомәреннән бер хат килеп җитте җитүен. “Марий урманнарында, агач мылтыклардан атып, учибкәдә ятабыз, - дигән. – Ачтан үлеп калмасак, бер күрешербез, Ходай Тәгалә язса”, - диеп тә өстәп куйган. Фатыйма әлегә аңлап та җиткермәде. Гомәре әллә чын, әллә инде шаяртып кына язган. Агач мылтык тотарга бала-чага түгел ләса инде ул. Аннан соң, ач булырга, бөтен кыр икмәге фронтка китеп бетә түгелме соң? Янә тагын: “Землянкаларда, җир идәндә йоклыйбыз. Ике ай була инде, әле мунча күргәнебез юк”, - дип тә өстәгән.
Фатыйма һич кенә дә ышанмаган иде. Бергә киткән иптәше Суслонгердан, шыр сөяккә калып кайтып, вафат булгач кына ышана язды. Ә нигә хатлары юк соң? Фатыйма сизә, күңеле белән сизә: исән ул, исән!
Кара инде күп уйланып бара торгач, урманга да җителгән бит. Марий урманнары артка чигенде. Ә алда – чыны, бүреле урман көтә иде. Курку дигән төшенчә бөтен тәнгә таралды. Аяклар да камырга әйләнә язды. Хатын үзен кулга алды. Таякны ныклап тотты. Бер бүрегә генә ничек тә каршы торачак әле ул! Ә нигә соң теге бүре күренми? Фатыйма ул урынны тиз генә узып китте. Исән бүре шылган бугай, ә үлгәне, тешләрен ыржайтып, һаман да шунда ята. Юлчы хатынга хәл кергәндәй булып китте. Ул, тиз-тиз атларга тырышып, урман башына ашыкты.
Менә инде урман да артта калды. Фатыйма, әледән-әле артына борылып, үткән юлына күз салды. Белмәссең дә, урман эчендә йөгерә алмаган бүре, йә карак ялан кырда иркенләп йөгерә ала ич. Адымнар кызуланды. Чана да, ничектер, җиңеләеп, алга таба шуышты. “Үз авылыңда читәннәр дә булыша”, - дигән кебек, авыл ягыннан ниндидер җылы җилләр исеп куйды. Хәзер инде баш миендә бөтенләй башка уйлар урын алды. Менә ул кайтып җитәр. Бәрәңге, кабак, чөгендер турап, кызыл төстәге аш пешерер. Табак тутырып аш сосарлар. И ул ашның тәмлелеге!!! Балаларның йөзләре дә куанычтан балкып торыр. 
Матур хыялларга чумган Фатыйма тирә-якның караңгылана баруын сизми дә калды бугай. Яктылык, нурсыз томан белән уралып һаман да куера барды. Аяклар инде җиргә дә тими кебек. Хәзер, хәзер. Тиздән авыл да шәйләнер. Калса бер өч-дүрт чакрым калгандыр. Тирә - якның үле тынлыгы колакларны чыңлата. Шул вакыт бала ыңгырашып куйды. Их, булмады, кайтып җиткәнче түзмәде. Катырак елаганчы, имезеп алырга кирәк. Фатыйма күкрәгендә сөт юклыгын да белә. Әмма шулай да! Ул баланы кулына алып, бәрәңге янына, чанасына утырды. Тукта! Аның куенында сыер сөте бар ич әле. Хатын, бутылканы алып, бер кабырлык сөт капты. Аны, авызында җылытып, күгәрченгә су каптыргандай, Сөмбелнең авызына тамызды. Бала борынын җыерып, йөзен читкәрәк борды. Фатыйма янә тамызып алды. Сөмбел инде иреннәрен ялап куйды. Хатын һаман тамызудан туктамады. Сөт исә әкрен генә йотылып бара иде. Шундый рәвеш 3-4 кат кабатлангач, бала тынычланды бугай, күзләре йомык иде. Фатыйма сабыйны, тиз генә тунга төреп, печән эченә куйды. Үзе исә шундый хәлне уйлап чыгаруына хәйран калып, шатлыклы мизгелләр кичерде.
Кайтып җитә бит, җитә! Янә аз гына, тагын бераз гына калды. Аякларның хәле юк, әмма алар атлый да атлый гына. Менә Фатыйма шып итеп туктап калды. Алда кичке эңгер аша, ике бүре күзгә чалынып алды. Атылып чыккан тозлы яшьләр күзләрне бөтенләй каплый язды. Әнә алар, бәдбәхетләр, әле алга, әле артка сикергәләп каршы йөгерәләр. Хатын, шәл чите белән күзләрен сөртеп, яхшылабрак күрмәкче булды. Юк, бүреләр сикермиләр, алга таба томырылып, җилдерәләр генә. Их, кайтып җиткәндә бит! Берсе миңа, берсе балага ташлана инде аның. Урмандагы бүренең бездәй очлы тешләре күзалланды. Йә Ходаем, нинди гөнаһларым өчен мондый язмыш яздың соң?! Күз алдына чәчелеп яткан сөякләр, ертылган туннар шәйләнде. “И Газиз Аллаһым, балаларым хакына коткарсана бу бәладән?” – дип, тезләнгән килеш Ходайга ялварды ул. 
Аякларның хәле бөтенләй киткән икән. Әмма торырга кирәк! Таяк белән генә булса да, берәрсенә сугып өлгерәсе иде. Фатыйма, үз тавышыннан үзе куркып, “һайт, һайт”, - дип кычкырырга кереште. Үзе исә таякны уңга-сулга суккалады. “Һайт, һайт, бәдбәхетләр!” хатынның тавышы кире үзенә әйләнеп кайткандай булды. Әмма “һайт, һайт”, - диеп түгел, “әнәй, әнәй”, - дигән тавышлар иде. Тукта, тукта, “әни”, - диләр түгелме соң? Менә “бүреләр” килеп тә җиттеләр. Бактың исә болар Фатыйманың Мирсәет белән Рәис дигән уллары икән. Алар килеп җитү белән әниләрен кочып алдылар.
- Әни, без сине ерактан ук күреп алдык, шуңа күрә йөгердек тә. Сиздек без, бүген кайтасыңны сиздек. Бүген кайтмасаң, иртәгә янә килә идек, - дип гөрләштеләр балалар.
Фатыйманың “ә” диярлек тә хәле юк иде. Ул чанасына утырды.
- Менә шулай, Сөмбелне кулыңа ал, әни, өскәрәк үрмәлә. Без хәзер сезне выжылдатабыз гына.
   Йортка кайтып кергәч кенә Фатыйма фани дөньяны аңларлык халәткә кайтты. Мирсәете баланы, Рәисе бәрәңгеләрне алып, гөрләшеп өйгә керделәр. Өйдәге бала-чаганың шатлыклы авазлары йөртны да нурлы итте. Инде килеп, әниләрен кочып арыган балалар аңа чишенергә булыштылар: кайберләре тун салдыра, кайберләре, чабатаны чишеп алып, мич башына урнаштыра. Фатыйманың куенындагы сөте белән җәймәләре сәкедәге ашъяулыкта урын алды.
- Чокырларыгызны алыгыз да сәкегә тезелегез, - диде ана.
Кәефенең күтәрелә баруы ачык сизелә иде. Ул һәр чокырга чамалап кына сөт агызды. Чамалап кына һәрберсенә җәймә өләште. Керүгә үк үз урынына – бишеккә “чумдырылган” бала һаман да йоклый иде. Сыер сөте иллә дә килешкән икән үзенә. Инде ничәмә көннәр буе кычыткан шулпасы гына эчеп торган балалар сөт тәмен, җәймә тәмен тойдылар. Сүлпәнлекләре бетеп китте. Бер-берсенә елмаешып күз салдылар.
Фатыйма күзләрен йомды. Күкрәк турысында ниндидер көчле дулкын йөрәкне кысып куйды һәм бугазга үрмәләде. Аннан баш миенә җәелде һәм күзләрдән кайнар яшь сытылып чыкты. Фатыйма беркемне күрмичә, беркемне сизмичә кычкырып-кычкырып еларга кереште.
- О-оо, ууу, о-о-о, ууу, - дигән авазлар бүлмәне яңгыратты.
Әниләренең күз яшен гомер бакый күрмәгән балалар куркышып калдылар. Кечеләре әниләренә сыенып, елый ук башладылар. Олыраклар исә, әниләрен кочып, юатырга керештеләр. Фатыйма, тәмле итеп, бик озак елады әле. Ниһаять, тавыш акыраная төше һәм сукылдауга күчте. Өйдә тынлык хөкем сөрде. Лампаны да күптән инде кабызырга кирәк иде. Ана кеше торып басты. Җыеп куйган җиерннән шырпы алып, лампага ут элдерде, һәм, гадәттәгечә, балаларына әмер бирде:
- Әйдәгез, оланнар, бергәләп аш пешереп ашыйк әле. Төн озын, йокы качмас. Мирсәет улым, ашка дүрт бәрәңге турарсың, Рәис улым, ярты кабакны чистартып куй, Мидхәт улым, чирек чөгендерне кискәлә. Ә Әнәс улым учакка чыралар кертә. Мин исә казанны арулап шулпа салырмын. Кычыткан, кузгалакларны да чит итмәбез, аш куерак булыр, - диде ул тыныч кына.
Һәр эш, җиренә җиткерелеп, ашыкмый гына башкарылды. Ана кеше учак каршысындагы сәкедә урын алды. Балалары исә, нәни чебешләр кебек, аның өргәсенә сыендылар. Өйдә җылы. Казанда быгыр-быгыр килеп, кызыл төстәге аш пешә. Шул вакыт, акырын гына ишекне ачып, хат ташучы кыз эчкә үтте. 
- Фатыйма апа, менә Гомәр абыйдан сезгә хат бар. Ике мең акчасы да килде, - диде ул, тыныч кына. Фатыйма торып басты, дулкынланып сорап куйды:
- Кай тарафлардан килгән соң инде ул хат?
- Хат тышында кыр почтасының номерлары язылган. Ә печатендә Норильский МВД дип куелган, - диде кызый.
Балалар хатка ябыштылар. Фатыйма исә акчаны алып күкрәгенә кысты.
- Рәхмәт, Ходай Тәгаләм, догаларым хозурына ирешкән икән, амин.
Балалар хатны ачтылар, тик ул гарәп хәрефләре белән язылган иде шул. Укыса, бары тик әниләре генә укый алыр. Фатыйма, хатны алып, мич куышындагы лампа янына килде. Озак кына тырышкач, ниһаять, хат укылды.
- Әнә ул ничек икә-ә-ә-н! – дип куйды ул ахырында һәм балаларга гади телдә аңлатырга кереште.
Суслонгерда 4-5 ай яшәгәннән соң, Гомәр, бөтен җәһәннәм газапларын кичеп, исән кала. Шул вакыт алар частенә бер офицер килеп төшә һәм теләүче солдатларны Норильскийда хезмәт итәргә димли. Гомерлеккә ябылган тоткыннарны һәм әсир төшкән немец солдатларын сакларга кирәк икән. Ашау-эчү теләгәнчә, җылы кием бирелә, акча да җитәрлек түләнә. Бер генә кыен ягы – пароход ул җир читенә елына бер тапкыр гына керә ала икән. Лена елгасы тиз туңа. Кышларын бик салкын – 60 градуска җитә. Гомәр, ике дә уйламыйча, бу тәкъдимгә кушыла. 3-4 иптәше дә аңа ияргән була. Шулай итеп, алар Норильскийга дип юлга кузгалалар. “Салкыннарга түзә алам, без – чыныккан халык. Командирларым бик әйбәт. Бер дә тел-теш тидермиләр. Үзем дә тырышып хезмәт итәм. Сугыш беткәч, күрешербез, Ходай кушса, озак калмады диләр...” Шундый сүзләр белән хат төгәлләнгән иде.
Менә бит, бер килсә, ишелеп килә ул бәхет дигәнең. Үзе исән булуы да зур шатлык, әле акча да юллаган. Бу акчага бит күпме он, бәрәңге, тоз алып була. Он булгач, бәлки чумарлы аш та пешерелер. Тиздән яңа кычытканнар, кузгалаклар, какылар үсеп чыгар. Күп итеп бәрәңге чәчәрләр. И-и ул матур хыяллар! Бүген намазлар да укылмады бит әле. Аш пешкәнче ястүне генә булса да укып, Аллаһы  Тәгаләгә олы, олы  рәхмәтләрне ирештерәсе иде.
Фатыйма тәһарәт алырга кереште. Кулларын, авыз-борынын юып алды. Яулыгын артка шудырып, чәчләренә, колак артына, муенына мәсих кылды.
Шул вакыт әниләрен күзәткән балалар шаулашырга керештеләр.
- Әнинең чәчләре нишләгән?
- Әнәй, әллә инде агарган?
Фатыйма, тиз генә, юынгыч өстендәге уч төбедәй көзгегә күз салды. Әнекәй генәм, бүген генә иртән шомартып тараган чем кара чәчләре көмеш төсенә кереп, күкселләнеп тора иде. Фатыйманың тыны кысылды, беравыкка гына йөрәге дә туктап калгандай булды. Әмма күпне кичергән хатын өчен бу хәсрәт бик кечкенә булып тоелды. Ул үзен җәхәт кенә кулга алды:
- Хафаланмагыз, оланнар, чәч ул карала да агара да. Аның бөтен эше шул, - дип яулыгын ябып, ияк астыннан бәйләп куйды. Һәм, кыйбла якка юнәлеп, намаз укырга кереште.
Балалар исә, аш кайнавын тыңлый-тыңлый, шундый акыллы, көчле әниләре булганга сокланып, горурланып аңа карап утыралар иде. 

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев