Хәтирәләр сандыгы (хикәя)

Кечкенә улымны итәгемә, ә олысын янәшәмә утыртып кино карыйм. Сугыш, атыш, кан, елау, танклар, самолётлар. Ир балага техника кызык шул инде дип уйлап куям. Итәгемдәге нәнием күзләрен йомып-йомып куя. Еларга җитешкән баламны ныграк кочаклыйм. Әлбәттә бала мондый киноны озак карый алмый, артык мәгънәсенә төшенми дә сыман. Олысы кинәт сорау биреп куйды:

- Әни, нәрсә ул сугыш? Нигә алар кешеләргә шулай аталар?

- И, улым, сугыш начар инде ул. Менә Гитлер дигән кеше безнең илне басып алмакчы булган. Үзенең гаскәрләрен алып безнең чикне басып кергән. Самолётлар өстән, танклар астан һөҗүм иткәннәр. Бер гаепсез йоклап яткан халык аңламаган да. Аннары ир-атлар  җыелышып сугышка киткәннәр. Күбесе кайта алмаган, үлеп калганнар. Ә аларның хатыннары, балалары, әниләре кырларда иген иккәннәр, завод, фабрикаларда эшләгәннәр.

- Ә минем зур әти  сугышта булганмы?  

- Юк, улым, Вәлимхәмәт карт бабаң сугышта булган. Ул минем зур әтием. Бер кулы нык яраланып кайткан иде.

- Аның турында сөйлә әле әни.

- Минем бабам Вәлиәхмәт 1941 нче елны сугышка алына һәм Мәскәү астындагы кавалерия полкына билгеләнә. 1944 нче елны бик каты яралана, бер кулы эшкә яраксызга әверелә. Озак кына госпитальдә ятканнан соң туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Гомер буе колхозда эшли. Сугыш елларын күз яшьләрсез искә алмый иде. Бөтен башында кыйпылчыклар иде, балам. Менә шул бабайның кече улы минем әтием, синең зур әтиең улым.

Шулай, сугыш беркемне дә уратып узмаган. Күпләр өйләренә   әйләнеп тә кайталмаган. Күпме күз яшьләре, югалтулар, кайгы-хәсрәт, ачлык, ялангачлык, ятимлек калдырган бу сугыш.

Авыр сулап куйды бала. Мин дә бабамны күз алдыма китердем. Бер куллы иде. 91 яшендә әти белән әни хозурында бакыйлыкка күчте ул. Авыр туфрагы җиңел булсын. 

 

Гөлназ Гаязова, Нурлат

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: