Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Халкым батырлыгы үлемсез!

Сугыш кыра барган, җирдә ятып калган Илебезнең батыр ирләре. Туган җирдән читтә – кайдадыр еракта - Аларның ялгыз каберләре.

Алсу таңнар күреп яшәү нинди рәхәт!

Айлы төннәр, ямьле иртәләр …

Тынычлыкны бозып, илебезгә

Илбасарлар бәреп кергәннәр.

 

Һәм башланган сугыш – кырыс сынау,

Көчлерәкләр җиңә сугышта.

Җиңелер дошман, әгәр ил уллары

Ватаны өчен тугры сугышса.

 

Илем халкы шул минуттан киткән

Ватан азатлыгын якларга!

Һичберкем дә гомерен кызганмаган,

Туган Җирен тырышкан сакларга!

 

Сугыш кыра барган, җирдә ятып калган

Илебезнең батыр ирләре.

Туган җирдән читтә – кайдадыр еракта -

Аларның ялгыз каберләре.

 

Сугыш дәвам иткән кайгы-хәсрәт белән,

Авыр айлар, еллар үткәннәр…

Яше-карты, түземсезлек белән,

Бөек Җиңү көнен көткәннәр.

 

Җиңгән илебез! Үткән бу сынауны!

Үз уллары аны яклаган!

Алар тыныч, матур тормыш өчен,

Безнең өчен Җиңү яулаган!

 

Бу дәһшәтле сугыш онытылмас,

Тарих битләренә уелып калыр!

Халкыбызның бөек батырлыгы

Хәтеребездә мәңге сакланыр!

 

Габдрахманов Адель

Казан шәһәре Яңа Савин районы

13 гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы

Җитәкчесе: Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

Фото: авторныкы 

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин! Булдырасыз!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шээп, Адель, булдыргансын

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодец!