Карт бабамнан калган гармун

Җырлата, елата, юата...
Бабамның уйнаган көйләре.
Кулында әтисе гармуны,
Кичкән ул гаятъ күп җирләрне.
Карт бабам сугышка киткәндә
Юлдашы иткән шул гармунын.
Шаһиты бу гармун сугышның,
Ул күргән дәһшәтле яу кырын
Күргән ул сөлектәй ирләрнең
Ил өчен башларын салганын.
Күпме кан тамганын, күпме яшь.
Шәһәрләр, авыллар янганын.
Сугышлар бер тынган арада
Киткәндә күңелләр әй тулып,
Моңланган , җырлаган ,елаган
Батырлар гармунга кушылып .
Берлинга кадәр үк җиткән ул
Күргән ул җиңүнең ал таңын
Исән- сау әйләнеп кайткан ул
Сагынып үзенең Сарманын.
Карт бабам уйнаган ул көйләр
Саклана бабамның күңелендә.
Бу гармун - кадерле истәлек.
Урыны өебез түрендә!
Соловьева Зәрина
Сарман районы Җәлил посёлогының
Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
5 нче Б сыйныфы укучысы
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз