Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Карчыга давылы

Девятаев кебек бөркеткәйләр барда Хур булган шул, Гитлер” бичара”...

Килгән давыл илем өстенә

Кара болыт кебек таралып.

Гитлер явыз җәйгән канатларын,

Карчыгадай очкан масаеп.

 

Явыз коштай канатларын җәеп,

Кайгы сипкән безнең җирләргә.

Чеби белән бутап,ахмак нәрсә,

Уйлагандыр ахры җиңәргә...

 

Халкым киртә куйган бу давылга,

Масаерга ирек бирмәгән.

Мәгубәдәй лачыннары белән,

Карчыганың юлын бикләгән.

 

Ә карчыга канатларын җәеп,

Ычкынырга эзләгән чара...

Девятаев кебек бөркеткәйләр барда

Хур булган шул, Гитлер” бичара”...

 

Камил Минхаҗев

Теләче районы Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев